Домой Жизнь татар “Төннәрен 5-6 рейс ясарга туры килде”: Җырчы Юнысовларның берсе һөнәрен алыштыра?

“Төннәрен 5-6 рейс ясарга туры килде”: Җырчы Юнысовларның берсе һөнәрен алыштыра?

0
“Төннәрен 5-6 рейс ясарга туры килде”: Җырчы Юнысовларның берсе һөнәрен алыштыра?

Явыз дошман булып бөтен Җир шарына ябырылган коронавирус пандемиясе күпләрне күнегелгән тормыш ритмыннан чыгарды, башка төрле һөнәрләр эзләргә мәҗбүр итте. Тормышларын сәхнәдән, концертлардан, шау-шулы корпоративлардан башка күз алдына да китермәгән эстрада артистлары өчен март-август айлары аеруча зур сынау булды.

Күп кеше җыела торган тамашалар, сәхнә чаралары, рестораннарда юбилейлар, туйлар үткәрү тыелгач, аларның күпчелеге акчаларыннан мәхрүм калды. Хәтта урыс эстрадасының популяр артистлары да акчасызлыкка зарлана башлады. Шундый шартларда татар эстрадасы артистлары ничек көн күрә икән? Алар “таҗлы зәхмәт” тудырган икътисади кризистан ничек чыгалар? Шушы сораулар белән без популяр җырчы һәм композитор, гармунчы Айдар ЮНЫСОВка мөрәҗәгать иттек.  

Явыз дошман булып бөтен Җир шарына ябырылган коронавирус пандемиясе күпләрне күнегелгән тормыш ритмыннан чыгарды, башка төрле һөнәрләр эзләргә мәҗбүр итте. Тормышларын сәхнәдән, концертлардан, шау-шулы корпоративлардан башка күз алдына да китермәгән эстрада артистлары өчен март-август айлары аеруча зур сынау булды. Күп кеше җыела торган тамашалар, сәхнә чаралары, рестораннарда юбилейлар, туйлар үткәрү тыелгач, аларның күпчелеге акчаларыннан мәхрүм калды. Хәтта урыс эстрадасының популяр артистлары да акчасызлыкка зарлана башлады. Шундый шартларда татар эстрадасы артистлары ничек көн күрә икән? Алар “таҗлы зәхмәт” тудырган икътисади кризистан ничек чыгалар? Шушы сораулар белән без популяр җырчы һәм композитор, гармунчы Айдар ЮНЫСОВка мөрәҗәгать иттек.  

– Чынлап та, бу пандемия тормышны шактый авырайтты, – дип башлады сүзен Айдар. – Яшәр өчен, акча кертә торган яңа чыганаклар эзләргә туры килде. Ләкин мин әмәлен таптым.  

Эш шунда: минем хатынымның әти-әнисе – Фәһим һәм Хөснә Әхмәтҗановлар – Ишембай районы Ибрай авылыннан. Бу авыл Гафури районы белән чиктәш. Бабай Гафури районындагы урманда, табигать тыюлыгында умарталык тота. Анда – барлыгы кырыклап умарта. Шуларның унысы – минеке. Бу җәйне мин тулысынча умарта карауга багышладым.  

Мин үзем Илеш районы Түбән Череккүл авылында туып үстем. Умарта тотмадык, аның нәрсә икәнен дә белми идем. Ләкин, булачак тормыш иптәшем Азалия белән танышып, алар ягына кайтып йөри-йөри, акрынлап бу һөнәрнең нечкәлекләренә төшенә башладым. Умартачылык эшендә бабайга ярдәм итә торгач, үземдә дә бу эшкә кызыксыну туды. Шулай да минем бу өлкәдәге тәҗрибәм 5-6 ел белән чикләнә.  

Быел исә пандемия мине умартачылык эшенә ныклап тотынырга мәҗбүр итте. Аннан зур шәһәрләрдән читтә, табигать кочагында бу “таҗлы зәхмәт”тән качып калу да җиңелрәк бит.  

Үземә калса, кортларны умарталыкта караудан бигрәк, әзерлек эшләре күпкә мәшәкатьлерәк. Аларны исән-имин кыш чыгарырга, тукландырып тотарга кирәк. Көннәр җылыткач, умарталарны урман эчендәге умарталыкка күчерәсең. Бу эшне төнлә генә башкарырга ярый. Бабай белән икебезгә, кырыктан артык умартаны урманга чыгару өчен, төннәрен 5-6 рейс ясарга туры килде. Аннан соң инде бөтен вакытымны умарталарга һәм кортларга багышладым.  

Аның каравы, үзеңнең хезмәт нәтиҗәләреңне күрү шундый рәхәт икән! Шул ун умартадан мин кырыгар литр сыйдырышлы ун феләк бал аертып алдым. Тәҗрибәле умартачылар моннан күбрәк тә аерта, ләкин минем кебек, умартачылык эшенә яңа керешүчеләр өчен, бу – бик яхшы нәтиҗә. Өстәвенә, нинди бал бит әле ул! Зур шәһәрләрдән, завод-фабрикалардан читтә, табигать кочагыннан җыеп алынган юкә балы!

Чыганак

matbugat