Домой Спорт Тәпи йөри башлаганчы ук бии иде

Тәпи йөри башлаганчы ук бии иде

0
Тәпи йөри башлаганчы ук бии иде

28 ноябрьдә Беренче канал эфирында «Лучше всех» тапшыруында спорт биючеләре – Самара йолдызлары Сабир МӨХӘММӘТҖАНОВ һәм Лиза ШЕРЕМЕТЬЕВА катнаштылар. Миллионлаган телевизор ка-раучыларны таң калдырган татар малае Сабир белән “Бердәмлек” укучыларын якыннанрак таныштырырбыз

Сабирның әнисе Лилия Мөхәммәтҗанова Самарада туган, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, башта Самараның дәүләт икътисад академиясендә, аннан магистратурада, аспирантурада укыган, диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты, доцент дәрәҗәсен алган. Дүрт бала анасы хәзерге вакытта тагын декрет ялында, бәби көтә.

Малайның әтисе Рәшит Мөхәммәтҗанов та Самара егете, Самара дәүләт икътисад академиясен тәмамлаганнан бирле Себер якларында газүткәргечләр төзү белән шөгыльләнә.

– Сабирның Латин америкасы биюләре белән шөгыльләнә башлавы очраклы хәл түгел. Лилия дә бит кечкенәдән биергә ярата иде. Бию мәктәбенә аны бабасы – минем әтием Фоат йөртте. Ул үзе дә искиткеч оста биюче иде, оныгының да биюче булуын теләгән иде, әмма, кызганычка, хыялы тормышка ашмады… – дип сөйли Сабирның әбисе Ләйлә ханым. – Лилия үзенең балачак хыялын улы аша тормышка ашырды. Киявебез Рәшит тә улының бию белән шөгыльләнүенә шат. Сабирның әле берничә айлык чагында ук, музыка тавышы ишеткәч, җанланып китүенә игътибар иттек. Тәпи йөри башлагач та, ошаган көйне кат-кат кабыздырып, сәгатьләр буе бии иде, – дип елмая әбисе.

Сабирның әби-бабалары турында язмыйча булмый монда. Чөнки нәкъ менә алар оныкларын бию мәктәбенә, бәйгеләргә йөртәләр, башка мәшәкатьләрне дә үз өсләренә алалар.

Лилиянең әти-әнисе Самарада яши. Хәлил Сәгыйть улы тумышы буенча Оренбург өлкәсеннән, Самарага укырга килгән һәм шунда калган. Ләйлә ханым исә Самарада туып-үскән, Куйбышевның инженер-төзелеш институтын тәмамлаган. Алар 40 елдан артык гомерләрен газүткәргечләр төзүгә багышлаганнар, хөкүмәт бүләкләренә һәм «Россиянең хезмәт ветераны» исеменә лаек булганнар.

Ә Рәшитнең әтисе – Минсәгыйть Минегата улы Нурлаттан, ә әнисе Хәдичә Нурмөхәммәт кызы – Туплидан.

– Хәзерге вакытта барыбыз да лаеклы ялда һәм буш вакытыбызны балаларыбызга, оныкларыбызга багышларга тырышабыз. Өч балабыз һәм сигез оныгыбыз бар. Һәрберсе үзенчә сәләтле, талантлы, яраткан эше белән шөгыльләнә, – ди Ләйлә Фоатовна.

Сабирга 4 яшь тулгач, малай “СКА” спорт клубының бию классына йөри башлый. Тренер шунда ук малайның искиткеч пластикасын күреп ала һәм бию белән ныклап шөгыльләнергә тәкъдим итә. Шул көннән башлап Сабирның яшәү рәвеше нык үзгәрә, спорт ритмындагы яңа тормыш башлана.

Беренче вакытларда төп авырлык, әлбәттә, ата-ана җилкәсенә төшә. Яңгырмы, кар-буранмы, ял көннәреме бер генә дәресне дә калдырмаска тырышалар. Алар Сабирны эштән соң тренировкаларга йөртәләр. Өйгә кайткач та, бөтен хәрәкәтләрне дә кабатлап, кирәкле нәтиҗәгә ирешәләр.

– Әмма тренировкалар без уйлаганнан да катлаулырак булып чыкты. Бу сиңа бию генә түгел, бер хәрәкәтне йөзләгән тапкыр кабатларга кирәк икән. Беренче елда Сабир белән күп сөйләшергә, хәтта тренировкага алып бару өчен үгетләргә дә туры килә иде. Бию мәктәбен ташлап, футбол белән шөгыльләнергә теләгән чоры да булып алды. Әмма без аның сәләтен үстерү өчен бөтен гаиләбез белән тырыштык һәм нәтиҗәсе көттермәде. Оныгыбыз уңыш яулаган иң беренче зур бәйге Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» үзәгендә узган чемпионат финалында булды. Сабирның бәхете чиксез иде! Бу мизгел аның өчен иң якты тәэсир булгандыр. Нәкъ менә шул вакытта бала күңелендә биюгә чын мәхәббәт, медальләр һәм кубокларга омтылыш уянды, – дип искә ала әңгәмәдәшем Ләйлә ханым.

Бию спорты белән шөгыльләнү Сабир тормышына җитди үзгәрешләр кертә: көн саен берничә сәгать дәвам иткән тренировкалар, семинарлар, җыеннар… Турнирлар гимназиядә уку белән аралашып бара. Бармый калган дәресләрне дә, һичшиксез, үзләштерергә кирәк. Шуңа күрә самолетта һәм поездда, кунакханәдә һәм чыгышлар арасында әзерләнергә туры килә. Спорт Сабирны вакыттан дөрес файдаланырга өйрәткән. Моннан тыш, ул бик теләп шахмат, бильярд уйный, бик яхшы йөзә һәм биек таулардан сноубордта шуарга ярата.

Хәзер бию аңа зур ләззәт бирә. Шуңа күрә Сабир даими рәвештә Европа һәм Россия чемпионнары үткәрә торган бер генә семинарны да калдырмаска тырыша. Җәйге каникуллар вакытында узган җыеннарда күп очракта көннәр буе биергә туры килә. Диңгез буендагы ялны да гаилә Сочида уздырылган җәйге җыеннарга, семинарларга туры китереп планлаштыра. Чөнки нәкъ шунда гына чемпионнар белән аралашу, яңа хәрәкәтләр өйрәнү мөмкинлеге туа.

Ел дәвамында Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Сочи, Волгоград, Чиләбе, Ижау, Чебоксары кебек шәһәрләрдә халыкара, бөтенроссия һәм региональ турнирлар үткәрелә.

Спорт карьерасы таңында ул Мәскәүдә узган “Russian Open” дип аталган иң зур халыкара турнирында катнашып, финалга чыга. Бу уңыш алга атларга мөмкинлек бирә.

– Оныгыбызның Сочида узган зур халыкара турнирда чыгыш ясавы, Мәскәүдә Ирина Винер-Усманованың гимнастика сараенда узган халыкара турнирда катнашуы безнең күңелләрдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Крокус Сити Холл» халыкара телевизион яшьләр үзәгендә ФТСАРР турнирында катнашу да бик дулкынландыргыч булган иде. Сабир үзенә карата бик таләпчән булып чыкты. Хәтта призлы урыннар яулаганда да, ул еш кына үзенең чыгышыннан канәгать түгел, тагын да яхшырак чыгыш ясый ала идем, дип көрсенә. Тренерының фикере һәм бәяләве аның өчен бик мөһим, – дип сөйли Ләйлә әбисе. Бүгенге көндә Сабирның копилкасында 120 медаль бар. Аларның 75есе – алтын, 30ысы – көмеш, 15есе – бронза.

Узып баручы 2021 елда Сабир тормышында бик күп әһәмиятле вакыйгалар булган. Мәсәлән, бал биюләре буенча I олылар разряды бирелгән. Бу искиткеч зур уңыш, чөнки аңа бары тик 12 яшь кенә. Сабир “Гран-при-2021” рейтингы унлыгына кергән Идел буе чемпионы да. «Лучше всех» тапшыруында катнашу да – зур дәрәҗә. Бу уңышларның барысы да тырышлык, максатчанлык, үҗәтлек һәм иң алдынгы булу теләге нәтиҗәсендә ирешелгән. Хәзер Сабирның максаты – бал биюләре буенча Россия чемпионы булу. Ә үсеп җиткәч, үзе балаларны биергә өйрәтергә тели. Сүз уңаеннан, аның бүген үк «В» осталык классы бар. Әмма әлегә аңа укытучы булырга иртәрәк.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.