Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Төрек журналында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә чыкты

Төрек журналында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә чыкты

0
Төрек журналында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән әңгәмә чыкты
Рушания Алтай

Төркиянең абруйлы әдәбият журналы октябрь санын махсус татар шигъриятенә багышлап чыгарган.

Төркиянең «Һәҗә» әдәби-нәфис журналының соңгы санында тәрҗемәче Фатиһ Кутлуның Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән үткәргән әңгәмәсе басылып чыкты. Ул «Татар шигыренең үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дип атала.

«Һәҗә» журналы октябрь санын махсус татар шигъриятен танытуга багышлап чыгарган. Анда 20 татар шагыйренең иҗаты яктыртыла. Татарстан Язучылар берлеге рәисе белән әңгәмә шушы уңайдан әзерләнгән.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла төрек укучыларына татар поэзиясенең тарихы, борынгы татар шагыйрьләре һәм аларның әсәрләре, туксанынчы еллардагы шигърият, яшь шагыйрьләр, татар поэзиясенең үзенчәлекләре турында сөйли.

«Әдәбият белгечләре XX гасыр башын татар поэзиясенең алтын чоры дип бәялиләр. Тукай заманыннан ук татар поэзиясенең төп темасы – дәүләтчелегебезне югалту газабы. Аны һәр шагыйрь үзенчә кичерә. Кемдәдер ул өске катламда , ә кемдәдер бик тирәнгә яшеренгән. Шунлыктан Казан ханлыгының соңгы хакиме булган Сөембикә турында шигырь язмаган татар шагыйре юк дияргә була», – дип, татар шигъриятенең лирикадан гына тормавын искәртеп үткән Ркаил Зәйдулла.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе белән әңгәмәдән соң журнал битләрендә 20 татар шагыйренең шигырьләре урын алган. Аларның авторлары турында кыскача мәгълумат бирелгән. Татар шигъриятенә багышланган сәхифә тәрҗемәче Фатиһ Кутлуның кереш сүзе белән башланып китә.

«21 гасыр татар шигъриятеннән шигырьләр бәйләме тәкъдим итәбез сезгә. Яши торган шагыйрьләрне танытырга булдык, дөньяга килгән елларына карап, 1950-1960, 1960 – 1971, 1980-1990 кебек өч аеры чорда туганнар сайлап алынды. Иҗатлары сагыш, шатлык-куаныч, дәрт, өмет һәм милли гамь белән сугарылган», – дигән ул.

Журналда Лилия Гыйбадуллина, Луиза Янсуар, Гөлүсә Батталова, Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Рузәл Мөхәммәтша, Марат Кәбиров, Илсөяр Ихсанова, Рифә Рахман, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Сирин Якупова, Фирүзә Җамалетдинова, Газинур Морат, Айрат Суфиянов, Факил Сафин, Мөхәммәт Мирза, Шәмсия Җиһангированың шигырьләре урын алган. Аларны төрекчәгә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кутлу тәрҗемә иткән.