Төркия илбашы Эрдоганнан мактаулы бүләк алган беренче татар — тарихчы Ильяс Камалов

0
46
tccb.gov.tr, Рушания Алтай, Ильям Камалов фотолары

Төркиянең хакимияттәге партия җитәкчесе кулыннан мактаулы бүләк алган һәм президент Рәҗәп Тайип Эрдоган тарафыннан тәбрик ителгән беренче татар Ильяс Камалов белән әңгәмә.

Алтын Урда дәүләте чорына кагылышлы тарихи гыйльми хезмәтләрнең күплеге белән мактанып булмый. 1826 елда Россия фәннәр академиясе «Монгол хакимиятенең Россиягә тәэсире» дигән фәнни тикшеренү хезмәтләренә бәйге игълан иткән булган. Җирле генә түгел, чит ил галимнәренә дә ишеттерелгән әлеге бәйгегә игътибарга лаек бер әсәр дә тәкъдим ителмәгән. Россия фәннәр академиясе 1832 елда теманы тарайтып, «Алтын Урда тарихы» дигән тикшеренүләр өчен яңадан бәйге уздыра. Әмма тагын уңышсызлыкка очрый, бәйгегә яраклы әсәрләр керми кулларына.

Совет чорында исә Алтын Урда тарихын тикшерү тагын да кыенлаша. 1944 елда КПСС Алтын Урда дәүләте чорын тикшерүне бөтенләй тыя. Төркиядә дә Алтын Урда тарихы нигәдер игътибардан читтә калган, җентекләп өйрәнелмәгән тема була. Бер татар егете Төркиягә килгәнчегә кадәр…

Сембер якларында туып-үскән Ильяс Камалов Төркиягә килә дә, тарих бүлегенә укырга керә һәм чытырманлы карурманны хәтерләткән Алтын Урда тарихын өйрәнә башлый. Ул, рус, төрек, инглиз телле фәнни хезмәтләрне дә тикшерә. Фарсы телле чыганаклардан файдалану өчен Иран консуллыгы каршында оештырылган фарсы теле курсларына йөри, шулай итеп, Алтын Урда тарихын төрле яклап тикшерү мөмкинлегенә ирешә. Әлеге тема буенча бер-бер артлы фәнни хезмәтләре төрек телендә китап булып чыга: «Алтын Урда һәм Россия: татарларның Россиягә йогынтысы», «Алтын Урда ханлыгының рәсми хатлары», «Монголларның Кавказ сәясәте» һ.б. Бу әсәрләргә өстәп ул Ризаэддин Фәхретдин, Арам Галстян, Үтәмеш Хаҗиләрнең китапларын төрекчәгә тәрҗемә итә, төрле фәнни җыеннарның докладларын җыеп бастыра. Китаплары Төркиянең төрле китап күргәзмәләрендә тәкъдим ителә.

«Алтын Урда һәм Россия: татарларның Россиягә йогынтысы» әсәре «Гыйлем тарату» фонды тарафыннан уманитар фәннәр категориясендә «Мәгърифәт таратучы китап» дигән мактаулы исемгә лаек күрелә һәм премиясе Төркия илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашындагы махсус тантанада тапшырыла. Бүләген ул Гаделлек һәм үсеш партиясе президенты Ногман Куртулуш кулыннан ала. Татар-төрек тарихында Төркиянең хакимияттәге партия җитәкчесе кулыннан мактаулы бүләк алган һәм Төркия президенты тарафыннан атаклы Долмабаһчә сараеның тарихи, зиннәтле залы сәхнәсеннән махсус тәбрик ителгән беренче татар ул. Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган милләттәшебезне котлаганда: «Бик ераклардан килгәнсең, әмма бик яхшы эшләр башкаргансың. Шулай дәвам ит. Синең кебек галимнәр безгә бик кирәк», — ди.

Ильяс Камалов бүгенге көндә Төркиядә Алтын Урда тарихы буенча төп белгечләрнең берсе. 43 яшьлек галим 50гә якын китап авторы.

Шунысы кызыклы: Ильяс Алтын Урда белгече булып танылып кына килгән көннәрдә бөтенләй башка тема буенча язылган китабы белән бөтен Төркияне шаулата. Аның Россиянең яңа президенты Владимир Путин турындагы «Путинның Россиясе: КГБдан –президентлыкка» дигән әсәре төрекләрдә зур кызыксыну уята. Бу китап турында телевидение каналларында хәбәрләр чыга, кайбер сәяси тапшыруларда китаптан өзекләр китерелә, Төркиянең иң абруйлы газета-журналлары да бу китап хакында язалар, төрле сәяси партия җыеннарында да шул китап турында сөйләшәләр, радиотапшыруларында да әлеге әсәр яктыртыла. Китап бөтен сәүдә нокталарында сатуга чыга һәм тиз арада сатылып бетә.

Ильясның Путин сәясәтенә кагылышлы икенче китабы да зур дан казана. Шулай итеп 27 яшьлек татар егете зур танылуга ирешә, аңа тарихчы буларак кына түгел, халыкара мөнәсәбәтләр белгече итеп карый башлыйлар. Ильяс Камаловны Путин сәясәте һәм Россия белгече буларак төрле телетапшыруларда еш күрергә мөмкин. Төрек интеллектуаллары: «Путин дигәч, Ильяс Камалов, Ильяс Камалов дигәч, Путин искә төшә», — диләр. Аның әлеге китаплары хәзер халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә дәреслек буларак укытыла. 

Ильяс Камалов 1978 елда Сембер төбәгендә Халисә һәм Хөтҗәт Камалов гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Төркиягә укырга китә. Истанбулда Мәрмәрә университетының тарих бүлеген тәмамлый, Төрки дөнья тикшеренүләре институтында магистратурада укый, Мимар Синан исемендәге университетта докторантура программасын төгәлләп, фәннәр кандидаты була. Берара Төркия тарих институтында эшләп ала, аннары Мимар Синан ис. университетка күчә. Бүгенге көндә ул Мәрмәрә дәүләт югары уку йортында укыта, шулай ук Йедитәпә коммерциячел университетта да дәресләр бирә.

Күптән түгел Ильяс «Тартарика атласы» китабын төрек теленә тәрҗемә итеп, Төркия гыйлем дөньясын тагын бер кат шаулатып алды. Эшлисе эшләре бихисап, әле тагын фән галәмен шаулатырдай хезмәтләре дөнья күрер кебек. Ильясның үзе белән фәнни эшчәнлеге турында гына түгел, Төркия югары уку йортларында дә татар тарихы укыту, төрек яшьләренең тарихка мөнәсәбәте, татар тарихы белән кызыксынып-кызыксынмаулары хакында да сөйләштек.

Бу әңгәмә татар-төрек галиме, профессор Ильяс Камаловны якыннанрак танышуга ярдәм итәр дип ышанам.

– Ильяс, инде профессор дәрәҗәсенә ирешкәнеңә 3 ел булды. 2003 елдан бирле фән белән шөгыльләнү дәверендә сине чын мәгънәсендә галим иткән нинди хезмәтләр яздың?

– Белгәнегезчә, мин Алтын Урда дәүләте һәм татар ханлыклары буенча эшлим. «Алтын Урда — Илханлы (Ирандагы монголлар) арасындагы мөнәсәбәтләр», «Алтын Урда –Россия мөнәсәбәтләре», «Татарларның Россиягә тәэсире» кебек фәнни китапларым бар, алар Төркиядә Алтын Урда тарихын яктыртуга зур өлеш кертте дип әйтсәм арттыру булмастыр. Кайбер әсәрләрем русчага тәрҗемә ителеп, Казанда тарих институтының Алтын Урда тарихы тикшеренүләре үзәге тарафыннан басылып чыкты. Кыскасы, санап үтелгән хезмәтләрем Россия һәм Европа илләрендә таныла һәм чыганак буларак күрсәтелә. «Алтын Урда һәм Россия» исемле китабымны 2011 елда төрек тарихы корылышы (тарих институты) мактаулы бүләккә лаек күрде. Минем өчен моның әһәмияте зур. Чөнки әлеге корылышны Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал кебек Идел-Урал төбәгеннән чыккан галимнәр корган.

2019 елда исә шул ук китабым «Мәгърифәт таратучы китап» премиясенә лаек күрелде, бүләк тапшыру тантанасында Төркия дәүләт президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган үзе котлады. Бу әсәрләрдән тыш күпсанлы тәрҗемә эшләрем, редакторы булган хезмәтләр һәм башка әсәрләрем дә бар.

Сембер якларыннан ничек Төркиягә килеп чыгарга булдың?

– Мин Ульяновск районы Филипповка авылында туып үстем. Шундагы мәктәптә укыдым. Яхшы укучы булып саналдым. Бер-ике дәрестән кала гел «5» легә укыдым. Китап укырга да ярата идем. Аккордеонда уйнарга өйрәндем. Мәктәпне тәмамлагач, Ульяновск педагогика институтының әзерлек бүлегендә укый башладым. Шул вакытта еш кына Казанга барып-кайтып йөри идем. Бер барганымда Төркия мәгариф министрлыгының Татарстан яшьләренә Төркия югары уку йортларында уку мөмкинлеге бирүе турында ишеттем. Кызыксынып китеп, мин дә мөрәҗәгать иттем. Шулай итеп, мин Мәрмәрә университеты тарих бүлегендә укый башладым.

Синең яшьтәшләр арасында тарих белән кызыксынучылар күп булгандыр дип уйламыйм. Чордашларның күбесе икътисад, юрист, халыкара мөнәсәбәтләр, менеджер ише кәттә һөнәрләрне сайлыйлар иде. Син тормышыңны ничек тарихка багышларга булдың?

– Дөрес әйтәсез, ул чорда Татарстан яшьләре генә түгел, башка төрки җөмһуриятләрдән килүчеләр дә башлыча икътисад, халыкара мөнәсәбәт кебек бүлекләрне сайлап, шунда укырга тырышалар иде. Тарих бүлеген сайлаучы кеше юк диярлек. Әмма мин кечкенәдән үк тарих белән кызыксына идем. Мәктәптә дә иң яраткан дәресем тарих иде. Мәктәбебездә тарих дәресләрен Рәфыйкъ абый укытты. Ул беркемгә дә «5» ле куймый торган булган. Мин исә аның дәресләреннән гел «5» ле алдым.

Тарихны яратуымда әтиемнең дә өлеше бар. Мин җиде балалы гаиләнең иң төпчеге идем. Миңа игътибар күбрәк булды. Әтиемнең миңа аеруча кызыксыну күрсәтүен тоеп үстем. Ул колхозда ветеринар иде. Мине ат белән эшкә алып барганда тарих турында сөйләшә идек. Кыскасы, әтием тарих белән кызыксынуымны арттырды, тарих укып үстем. Әлбәттә, чикләүле тарих иде, Россия тарихы дип әйтик инде. Аның эчендә безнең милләткә урын бирелмәгән, бирелсә дә, уңай яктан сүз ителми. Мин авылдан киткәч, (ул вакытта инде СССР таркалган иде), чын тарих белән бәйле хезмәтләр дөнья күрә башлады. Миндә кызыксыну тагын да артты, яңа хезмәтләрне дулкынланып укый идем. Төркиядә уку мөмкинлеге чыккач та, тарих бүлеген сайладым. Иптәшләрем моңа бик гаҗәпләнделәр, тискәре яктан бәяләделәр: «Нигә бу бүлекне сайладың? Ач калырсың. Тарих бүлеген бетереп нәрсә эшләргә уйлыйсың, акча китерә торган тармак түгел бит ул», — диделәр. Ләкин ач калмадым. Эшеңне, сайлаган тармагыңны яратсаң, уңышка ирешергә була икән. Студентларыма да шулай аңлатам.

Сине Төркиягә иң нык Владимир Путин турында язган китабың танытты, дисәк дөрес булыр кебек. Төрекләр моны ничек кабул итте? РФдан да кызыксыну күрсәтелдеме?

– Алда да әйтеп үткәнемчә, Алтын Урда, татар тарихы кебек темалар буенча фәнни эшчәнлек алып барам. Шул ук вакытта төрки дөнья һәм Россиядәге үзгәрешләрне дә якыннан күзәтәм. Хобби дияр идем, хобби да түгел, мавыгудан да өстен булган икенче һөнәрем — халыкара мөнәсәбәтләр. Тарих укыган саен мине халыкара мөнәсәбәтләр үзенә бөтереп алып кереп китте. Бу исә мине Төркиянең беренче стратегик тикшеренүләр үзәге — Евразия стратегик тикшеренүләр мәркәзендә эшли башлавыма китерде. Анда мин Россия-Украина департаментында эшләдем. Әле ул корылышка эшкә кергәнче үк Владимир Путин турындагы китабымны яза башлаган идем, стратегик тикшеренүләр мәркәзендә ирешелгән мәгълүматлар белән әсәрне баеттым. Ул «Путинның Россиясе: КГБдан –президентлыкка» дип атала, 2005 елда басылып чыкты һәм халык тарафыннан зур игътибарга лаек булды.

Ул вакытта Путин Төркиядә билгеле түгел иде. Бөтен кеше, кем бу Путин, нинди кеше, хакимият аренасына каян килеп чыкты кебек сораулар бирә, кыскасы, кызыксыну бик көчле. Икенче яктан, ул еллар Россия-Төркия арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнаша башлаган чор. Дәүләт хакимиятенә көтелмәгән һәм кызыклы юл белән килгән кеше буларак Владимир Путин үзем өчен дә кызыклы иде. Мин аның эшчәнлеген якыннан күзәтә башладым һәм аның сәясәтендә дә, тормышында да игътибар җәлеп итүче моментлар күп иде.

Беркөнне төш күрдем, анда тасвир итүе мөмкин булмаган ниндидер бер көч мине китап язарга өндәде. Шул ук иртәдә мин әсәрне яза да башладым. Материаллар, чыганаклар күп иде, язганда авырыксынмадым. Дөресен әйткәндә, әсәрем бу кадәр игътибар күрер дип көтмәгән идем. Беренче булып, Төркия газеталары китапка зур игътибар бирде һәм бик көчле таныттылар. Бу әсәр «Мигрос» кебек эре супермаркетларның китап бүлекләрендә дә сатуга куелды. Төркиядә ай саен 2-3 мең яңа китап чыга һәм аларның 10-20се генә шундый супермаркетларда сатыла. Кыскасы, китапны укучы аудитория зур булды, Төркиядә иң популяр һәм иң күп укылган китаплар арасына керде.

Ул елларда студентлар, әлеге китапның авторы булуымны белгәч, бик гаҗәпләнәләр, без аны өлкән яшьтәге кеше язгандыр, дип уйлый идек, диләр иде. Шулай итеп, мин Төркиядә Алтын Урда белгече буларак танылып килгәндә, Путин турындагы китап белән халыкара мөнәсәбәтләр белгечләре арасында да таныла башладым. Озак та үтмәде, Путин белән бәйле икенче китабым да нәшер ителде. Ул «Путин чорында Россиянең тышкы сәясәте» дип атала. Бу хезмәтем дә зур игътибар күрде. Хәзер университетларда дәрес китабы буларак укытыла. «Путинның Россиясе: КГБдан –президентлыкка» китабым чыккач, Татарстанның «Татарстан» журналында минем белән әңгәмә дөнья күрде.

– Хезмәтләреңнең күбесендә татар тарихы белән генә түгел, РФ тарихы, РФның Төркия белән мөнәсәбәтләре яктыртыла. Ике илнең элеккеге һәм хәзерге чор мөнәсәбәтләре арасында нинди аермалар һәм охшашлыклар бар?

– Рус тарихын — төрки тарихны, төрки тарихны рус тарихын белмичә торып аңлатып булмый. Чөнки славяннар барлыкка килгәннән соң алар төркиләр белән гел янәшә яшәгәннәр: хәзәрләр, пәчәнәкләр, кыпчаклар, болгарлар… Аннары Алтын Урда һәм ханлыклар чоры башлана. Гел янәшә тормыш итәләр, сугышып кына тормыйлар, билгеле, үзара сәүдәләрен дә үстерәләр, югары катлам вәкилләре арасында никахлар корыла, туганлашулар була. Алтын Урда дәверендә Русия ике гасыр ярым татар йогынтысы астында яши. Соңга таба гына Русия өстенлек итә башлый. 15 гасырдан соң Русия Госманлы дәүләте белән таныша. Башлангыч чорда араларында бернинди аңлашылмаучанлык булмаса да, Петр Беренче чорыннан башлап сугышлар булып торганлыгы билгеле.

Госманлы дәүләте элеккеге Византия җирләренә җәелде, христиан дине вәкилләрен дә, славян халкын да үз кочагына алды. Руслар исә Алтын Урда туфракларына җәелде. Төрки һәм мөселман халыкларны хакимияте астына алды. Бу хәл күп санлы сугышларның килеп чыгуына сәбәп булды. Игътибар итсәгез, Госманлы белән Русия тарихта ике әһәмиятле императорлык булды. Шунысы кызыклы: икесе дә бер үк чорда таркалды, аларның урыннарында бер үк чорда яңа дәүләтләр — СССР һәм Төркия Республикасы төзелде, һәр икесенең дә башкалалары үзгәрде. Советлар Берлегенең башлангыч елларында — Мостафа Кемаль Ататөрек белән Владимир Ленин чорында бу ике дәүләт арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашкан булса, Сталин хакимияте вакытында дуслыклары бозылды. Салкын сугыш чорында ике ил дә аерым тарафларда урын алдылар. 1991 елдан соң ике ил дә бик күп өлкәдә үзара хезмәттәшлек итә башлады. Кайчак араларында аңлашмаучанлыклар булып алса да, Россия белән Төркия Евразия туфракларында берберләренә мохтаҗ, чөнки алар икътисади яктан булсын, башка яктан булсын, бер берләрен тулыландырып торалар. Кыскасы, бергә хезмәттәшлек аларның файдасына гына. 

– Күзәтүләремнән чыгып әйтәм, соңгы 10-15 елда Төркия төрки халыкларның тарихы, әдәбияты, сәнгатенә күбрәк кызыксыну күрсәтә башлады. Төрки халыклар белән бәйле фәнни хезмәтләр дә күбрәк эшләнә. Төркия дәүләт теле-радиокорылышы «ТРТ Аваз» каналының ачылуы да шуңа ишарә сыман. Син үзеңне, галим буларак, бу темаларга карата хезмәтләр язганда иркенрәк хис итмисеңме? Әллә элек яхшырак идеме?

– Сез бик төгәл бәя бирдегез. Соңгы елларда Төркиядә татар тарихы белән дә, шул исәптән төрки халыклар тарихы белән дә кызыксыну артты, фәнни нигездә өйрәнгән, тикшергән хезмәтләр дә күбәйде. Моның бик күп сәбәпләре бар: беренчедән, 1991 елдан соң чикләр ачылды. Икенчедән, Россия архивларында эшләү мөмкинлекләре артты. Төркия дәүләте Россиягә студентлар җибәрә башлады. Элек белем, фән тармагында русча белүчеләр бик аз иде, хәзер исә Россиядә укып кайткан йөзләрчә белгеч бар. Бу, әлбәттә, үсә барган Россия-Төркия мөнәсәбәтләре һәм Төркиянең төрки республикалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсеше белән бәйле. Төркия шулай ук төрки дөньясы белән мәдәни мөнәсәбәтләрен арттыруга да зур игътибар бирә. Әйтик, Төрки хезмәттәшлек һәм координация агентлыгы идарәсе (TİKA), чит илләрдәге төркиләр һәм тугандаш халыклар идарәсе, Юныс Әмрә ис. институт, ТӨРКСОЙ оешмасы, «TRT Avaz» телеканалы, уртак институтлар һ.б. ике яклы мөнәсәбәтләргә зур өлеш кертәләр.

Тарих фәне буенча тикшеренүләр күзгә күренеп артты. Элегрәк Идел-Урал, Төркестан буенча фәнни өйрәнүләрне күбрәк Идел-Урал төбәгеннән чыккан галимнәр алып барса, бүгенге көндә Төркиядә туып-үскән төрек галимнәре дә әлеге темалар буенча саллы хезмәтләр яза. Фикер алыш-биреше, чыганакларга ирешү мөмкинлекләре, төрки бердәмлеккә омтылыш артты, әлбәттә боларның барысы да без, галимнәр, алдындагы төрле киртәләрне киметә төшә, эшебезне җиңеләйтә,

– Төрекләрнең татарларга, Татарстанга карата мөнәсәбәте турындагы фикерләрең белән уртаклашсаң идең.

– Төрекләр һәм татарлар бер тамырдан чыккан тугандаш халыклар. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр бик борынгы. Билгеле булганча, Алтын Урда һәм Казан ханнары Госманлы солтаннары белән язышканнар, элемтәдә торганнар, ике арада сәүдә мөнәсәбәтләре киң җәелгән булган. Ләкин кайбер иске татар интеллектуаллары, бигрәк тә Ризаэддин Фәхреддин, Әкъдәс Нигъмәт Курат һ.б. госманлыларны рус яуларына каршы торуда татар ханнарына булышлык күрсәтмәүдә гаеплиләр. Бәлки алар хаклыдыр. Ләкин ул вакытта, XVI гасырда, Госманлы империясенең көн тәртибендә башка мәсьәләләр алгы планда торган. Әйтик, Европа һәм Иран белән сугышлар. Әмма шул да бар: Госманлы дәүләте Идел-Уралдан һәм дөньяның башка җирләреннән килүчеләргә ишеген һәрвакыт ачык тоткан. XIX–XX гасырларда бик күп татар Госманлы туфракларына килеп урнашкан, татар зыялылары Төркия Республикасының үсешенә биниһая зур өлеш керткәннәр. Төрек тарих корылышы, Төрек тел корылышы, Төрек учагы иҗтимагый оешмасы, Анкарадагы этнография музее кебек корылышлар Төркиядәге татар зыялыларының тырышлыгы нәтиҗәсендә корылганнар.

Шулай ук татар зыялылары тарафыннан шактый журналлар чыгарылганы, хәтта байтак фән тармагының үсешенә өлеш кертүләре билгеле.

Бүгенге көндә үзара мөнәсәбәтләр бик яхшы хәлдә. Татарстанның икътисади потенциалы моңа зур йогынты ясый. Татарстан-Төркия сәүдә күләме, бәйсез төрки республикалар белән чагыштырганда, күпкә зуррак. Төркия Татарстанга иң күп инвестиция кертүче ил буларак алдынгы урында тора. Мәдәният һәм фән өлкәләрендә дә төрек-татар мөнәсәбәтләре бик яхшы дәрәҗәдә. Бу нисбәттән Татарстанның (Идел болгарлары, Алтын Урда) күп гасырлар төрки һәм Ислам дөньясының иң мөһим үзәге булып торуы да моңа зур йогынты ясый. Татарстан бүген дә Россия-Төркия һәм Россия-Ислам дөньясы арасында күпер ролен уйный. Шунлыктан Төркия Татарстанны стратегик әһәмияткә ия төбәк итеп күрә. 

– Синең Евразия стратегик тикшеренүләр үзәге һәм Урта Көнчыгыш тикшеренүләре мәркәзе кебек корылышларда эшләп алуың фәнни эшчәнлегеңә нинди йогынты ясады, әллә тарих галиме булуың андагы эшчәнлегеңә ныграк ярдәм иттеме?

Евразия стратегик тикшеренүләр үзәгендә (ASAM) — биш ел, Урта Көнчыгыш тикшеренүләре үзәгендә (ORSAM) дүрт ел эшләдем. Икесе дә халыкара масштабта эш йөртүче дәрәҗәле корылышлар. Иртәдән кичкә кадәр дөньядагы вакыйгаларны күзәтеп бару, бәяләү һәм аңлату бик күңелле эш иде. Евразия стратегик тикшеренүләр үзәгендә эшләгәндә бик күп дәүләтләрнең башлыклары килде һәм мин аларның тәрҗемәчесе булдым, карьера баскычында бу эш миңа зур тәҗрибә казандырды. Тарихчы булуым һәм рус, инглиз, фарсы, төрки диалектлар һәм славян телләре кебек төбәк телләрен белүем шулай ук минем әлеге корылышларда эшемне җиңеләйтте, халыкара мөнәсәбәтләр белгечләреннән аермалы буларак, вакыйгаларны тарихи күзлектән бәяләргә мөмкинлек бирде.

Бүген минем ул учреждениеләргә каршы җаваплылыгым юк, әмма кайчак медиа чараларында, аларның үтенече буенча, мөһим вакыйгаларга шәрехләмә китерәм, бәя бирәм. 

– Төркиядә фәнгә нинди караш яши, син аннан канәгатьме?

Соңгы елларда Төркиядә төрле фән тармаклары үсә башлады. Университетлар саны 200 дән артты. Моның, билгеле, уңай һәм тискәре яклары бар. Бер югары уку йортында төрле факультетлар, төрле бүлекләрнең булуы яхшы әйбер, әлбәттә. Тик медицина яки педагогика тармагында гына укыта торган университетлар юк. Бу сыйфатны төшерә. Ләкин Истанбул, Анкара һәм Измир кебек эре шәһәрләрдә бик зур һәм бик югары сыйфатлы университетлар бар. Дәүләт яшьләрне югары белем алырга өнди. Ләкин моның тискәре ягы бар: югары белемле эшсезләр саны арта.

Элеккеге еллар белән чагыштырганда соңгы чорда дәүләтнең гуманитар фәннәргә дә игътибарын арттыруы сизелә. Шул исәптән, пилотсыз очкычлар җитештерү, гомумән, хәрби технологияне үстерү, киңәйтүдәге уңышларын да искә алырга кирәк, болар фән үсешенә керткән инвестицияләренең нәтиҗәсе булып тора. Шуны да әйтеп узу зарур: Төркия университетларында бик күп илләрдән меңнәрчә студент укый. Бигрәк тә Урта Азия, Кавказ, Африка илләреннән килгән яшьләргә Төркиядә уку мөмкинлеге бирелү бу илләр белән дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга китерә. Мин бу алгарыш өчен сөенәм һәм уңай бәялим.  

– Фәнни эшчәнлегеңдә Алтын Урда тарихы әһәмиятле бер урын биләп тора. Төркиядә бу тема буенча ниндидер бушлык бар иде кебек, ә син шул бушлыкны тутырдың сыман. Бу фикер белән килешәсеңме?

Алтын Урда — минем эшчәнлегемнең иң әһәмиятле тармагы. Мин фәнгә адым аткан чорда ул өлкәдә зур бушлык бар иде. Бу тема буенча Мостафа Кафалы һәм Әкъдәс Нигъмәт Куратның китапларыннан башка китаплар да юк иде. Берничә мәкалә бар иде. «Алтын Урда» ны фәнни хезмәтемнең темасы итеп алуымның сәбәбе дә әнә шул иде: тирәнтен өйрәнелмәгән, рәтләп тикшерелмәгән бер тармак. Алдарак та әйтеп үткән хезмәтләрдән кала башка әсәрләр дә яздым. Иң беренче булып галимә Мәләк Өзйетгин белән Алтын Урда ханнары һәм әмирләренең чит илләрнең дәүләт җитәкчеләренә җибәргән ярлык һәм хатларын бастырып чыгардык. Моннан тыш XVI гасырның мөһим чыганагы булган Үтәмеш Хаҗиның «Чыңгызнамә» дип аталган әсәрен төрек теленә тәрҗемә иттем. Шулай ук Ризаеддин Фәхретдиннең «Алтын Урда һәм Казан ханнары» н да төрекчәгә тәрҗемә иттем. Галимә Хайрунниса Алан белән барлык ханнар турындагы «Чыңгызугыллары» дигән китап бастырдык.

Моннан тыш, мин Алтын Урда тарихына кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча дистәләгән мәкаләләр яздым. Төркиядә бу тема белән бәйле хезмәтләр күбәйгән саен кызыксынучылар саны да артты. Тора-бара минем укучыларым да Алтын Урда темасына юнәлә башладылар. Мәсәлән, хәзер бер студентым Алтын Урда дәүләтнең хәрби эшләрен өйрәнә. Үткән ел Алтын Урдага багышланган халыкара симпозиум оештырдык. Әле башкарасы эшләр күп.

Хәзерге вакытта рус елъязмаларында Алтын Урда белән бәйле повестьләр буенча эшлим. Тиздән алар барысы да төрекчә дөнья күрәчәк. Моннан тыш Госманлы чыганакларында да Алтын Урда белән бәйле бик әһәмиятле шактый мәгълүмат бар. Аларны да берәм-берәм җыйнап, дөнья әдәбиятына, фәненә казандырырга кирәк булачак.

– «Тартарика атласы» китабын төрекчәгә тәрҗемә итеп, Ильяс Төркиягә зур хезмәт казандырды, диләр. Бу китапка чыннан да төрекләр кызыксыну күрсәтәләрме? Нинди кайтаваз килде?

«Тартарика атласы» китабын ике ел тәрҗемә иттем. Ул Төркиядә зур резонанс тудырды. Аны таныту җыены атаклы Долмабаһчә сараенда оештырылды. Анда Төркиянең бик танылган тарихчылары да, Татарстаннан тарих институты мөдире дә, башка галимнәр дә катнашты.

«Тартарика» ның әһәмияте нидә? «Тартарика» — татар тарихын төрки дөнья тарихының бер өлеше итеп күреп, төрки халыклар тарихының уртак якларын ачкан һәм аны якынча 200 карта белән баеткан күләмле бер әсәр. Кызганыч, Төркиядә картография үсеш алмаган. Бу җәһәттән, төрекчә белүчеләр игътибарына төрки тарихка бәйле 200 карта әзерләнгән булып чыга. «Тартарика» ның тәрҗемә ителеп төрек туфракларында танытылуы Төркиядә шундый ук тикшеренүләр үткәрү өчен үрнәк хезмәт тәшкил итте. «Татартарика» дан илһамланып, бүгенге көндә, мәсәлән, Истанбулда төрек мәдәнияте атласы әзерләнә.

– Инде хәзер син үзең дә яшь галимнәр әзерли торгансыңдыр, Татарстан, татар халкы тарихы белән бәйле фәнни хезмәт язучы магистрантларың, докторантларың бардыр. Аларны ниндирәк юнәлештә әзерләргә омтыласың?

Мин университетта татар, Идел-Урал төбәге тарихы белән бәйле лекцияләр укыйм. Мәҗбүри дәресләргә дә, сайланган дәресләргә дә керәм. «Карадиңгезнең төньягындагы төрки дәүләтләр тарихы», «Урта Азия төрки тарих», «Төркестан ханлыклары» кебек дәресләр дә бирәм. 2020 елдан алып Мәрмәрә университетында эшли башладым. Элек Мимар Синан ис. югары уку йортында эшли идем. Анда дәресләрем күбрәк иде. «Идел-Урал тарихы», «Россия тарихы» кебек дициплиналарга студентларның кызыксынуы зур. Бу университетларның икесендә дә рус теле дәресләре дә укыттым. Әле һаман укытам. Тел белү әлеге өлкәдә тикшеренү алып баруны җиңеләйтә. Шулай итеп, магистратура һәм докторантура студентларым үзләренең белем нигезләрен ныгыталар. Укучыларымның байтагы Россиягә, Белоруссиягә барып теллләрен шомартып кайттылар. Кайткач, минем белән алда телгә алынган темалар буенча хезмәтләрен яза башладылар. Араларында өметле яшьләр бар, алдагы елларда да алар белем дөньясын җитди фәнни эзләнүләр, фәнни әсәрләр белән баетачаклар, бу нисбәттән өметем зур.

– Белгәнемчә, син һәм дәүләт университетында, һәм коммерциячел университетта лекцияләр укыйсың. Студентлар арасында аерма сизеләме?

Дөрес, Мәрмәрә университеты тышында коммерциячел югары уку йортларында да укытам. Хосусый корылышларда шартлар нык аерыла, әлбәттә. Шәхси университетларда аудиторияләр кечерәк һәм студентлар саны азрак булгач, һәрберсе белән якыннан кызыксыну мөмкинлеге күбрәк. Техник мөмкинлекләр дә яхшырак. Ләкин мәктәп елларында яхшы укыган яшьләр дәүләт университетларына укырга керергә тырышалар. Шул да бар: бүгенге көн таләпләре һәм шартлары тегендә дә, монда да тигезләшә башлады кебек. Нәтиҗәдә, укырга, белемле булырга теләгән кеше дәүләтнекендә дә, шәхси университетта да тырышып укый, максатына ирешүдә карарлы була.

– Ильяс, бүгенге Төркиядә иң популяр һөнәр төрләре булып мәгълүмат технологияләре, политология, статистика белгечләре, экономист, физик, биоинженер, биомедик, эпидемиолог санала. Яшьләр бу өлкәдә белем бирүче факультетларга керү өчен берберләре белән ярыша-ярыша әзерләнә. Тарих бүлегендә укырга теләүчеләр бармы соң төрек яшьләре арасында?  

– Бар. Яшьләр тарих белән бик кызыксына. Бигрәк тә соңгы елларда тарих белән кызыксыну нык артты. Без, өлкәннәр, яшьләрне гел компьютер каршында утыра, дип зарланабыз, әмма алар файдалы мәгълүматлар да эләктереп алалар. Яшьләр арасында тарих белән мавыгучыларның артуы күзгә күренеп сизелә.

Моның төрле факторлары бар: беренчедән, бөтен дөньядагы кебек, соңгы чорда Төркиядә дә милләтчелек артты. Икенчедән, элеккеге еллар белән чагыштырганда тарих белән бәйле китаплар күбрәк басыла. Өченчедән, Төркиядә тарих эчтәлекле сериаллар күп төшерелә башлады. Бигрәк тә популяр тарихка игътибар артканы нык сизелә. Социаль медиада да, телевидение каналларында да тарих белән бәйле бик күп нәрсә бар. Бөтен боларны җыйнап анализлагач, яшьләрнең тарих белән кызыксынулары артуын әйтмичә мөмкин түгел. Моның бер исбаты итеп тарихка кагылышлы күп китаплар басылуын кабатлап әйтеп узарга кирәк. Алар төрки халыкларның бөтен тармаклары белән бәйле темалар буенча эшләнгән. Элек алай түгел иде. Бервакыт Төркиядә я Госманлы дәүләте, я Төркия җөмһурияте, я Ислам тарихы белән бәйле китапларны гына табарга мөмкин иде. Мәсәлән, мин студент чакта китап кибете киштәләре гел Госманлы тарихы турындагы китаплар белән тулы иде. Хәзер исә сәлҗүкләр тарихы бик популяр. Исламнан алдагы төрки тарихка игътибар нык артты. Хуннар, Төрки каһанлыгы (Күк төркиләре), уйгырлар тарихы белән кызыксынучы яшьләр күп.

– Татар тарихын беләләрме?

– Советлар Берлеге таркалганга 30 ел булды. Бу еллар эчендә Төркия шактый үзгәреш кичерде. Нәтиҗәдә Төркиядәге кешеләр төрки дөнья, бәйсез төрки җөмһуриятләр турында да, бәйсезлеккә ирешмәгән төрки халыклар турында да мәгълүматка ирештеләр. Идел-Уралда, Себердә, Кавказда да төрки милләтләр яшәгәнлегеннән хәбәрдар булдылар. Чөнки Төркиядә тиз темп белән төрки дөньяга кагылышлы тикшеренүләр алып барылды, фәнни хезмәтләр дөнья күрде, яшьләрдә дә кызыксыну уянды.

Әлбәттә, бу мәсьәләдә дә берничә фактор бар: беренчесе, Советлар Берлеге җимерелгәч, Россиягә барып-кайту мөмкинлеге артты, андагы архивлар ачылды. Икенчесе, Россия университетларында тарих буенча укыган яки тикшеренүләр алып барган төрек яшьләре Төркиягә әйләнеп кайтты, алар Төркия югары уку йортларында укыта башладылар. Шул ук вакытта, XX гасырның башындагы кебек, Россиядән, Татарстаннан килгән галимнәр дә Төркиядә татарлыкны, төрки халыкларны танытуга зур өлеш кертәләр.

Хәзер университетларның күбесендә бакалавр студентларына — «Идел-Урал тарихы», Карадиңгезнең төньягындагы төрки халыклар һәм дәүләтләр тарихы», «Төрки ханлыклар», докторантларга «Алтын Урда», «Илханлылар», «Чагатайлар», «Тимуриләр» кебек дәресләр бирелә. Мин укыган вакытта «Россия тарихы» ннан башка әллә нәрсә юк иде төрки халыкларга кагылышлы. Әлеге дәресләрнең барысында да диярлек татар тарихы теге яки бу яктан аңлатыла. Кыскасы, Төркия югары белем корылышларында татар тарихының иң әһәмиятле чорлары студентларга укытыла. Тарих бүлегендә укучы төрек яшьләре Идел буе Болгар дәүләте турында да, Алтын Урда, Казан ханлыгы, татар мәгарифе, җәдитчелек тарихы хакында киң мәгълүматка ия белгечләр булып чыгалар. 

– Төрек яшьләре университетка килгәнче мәктәп программасында төрки дөнья, шул исәптән татар тарихы белән бераз танышкан булалармы?

– Университетка кергәнче лицейда бу темалар киң рәвештә бирелми. Янә дә Идел буе болгар дәүләте, Алтын Урда дәүләте турында аз гына булса да мәгълүматлары була, бу исемнәр аларга ят түгел. Беренче дәрестә мин, гадәттә, «Идел буе болгарлары турында нәрсәләр беләсез?» — дип сорыйм. Күп очракта: «Беренче мөселман төрки дәүләте», — дип җавап бирәләр.

Татарстанны Һиндстан белән Пакъстан яки Казахстан белән Кыргызстан арасындагы дәүләт димиләрме?

(көлә) Аны укымаган, наданрак мохит кешеләре әйтә. Студентлар арасында алай дип әйтүчеләр әлегә чыкмады. Элегрәк белеп бетермиләр иде. Хәзер инде күп кеше Татарстан турында белә.

– Гаиләң турында кыскача сөйләп китмәссеңме, Ильяс?

– Хатыным Айшәгөл минем кебек тарихчы. Ләкин башка өлкә буенча белгеч. Ул мөһаҗир гаиләдә туып-үскән. Бабайлары Төркиягә Балкан илләреннән күченгәннәр, балкан төрекләре диелә аларга. Шуңа күрә хатыным Балкан төрекләре тарихы буенча махсуслашты. Докторантура тәмамлады. Бер улыбыз бар. Исемен Бәркәхан дип куштык. Алтын Урда дәүләтенең мөһим хөкемдарларының берсенең исеме ул. Татарсандагы иптәшләрем: «Ханы да бармы?» — дип сорыйлар. Әлбәттә, безгә бераз «ханлык» күрсәтә. Әле дүртенче сыйныфта гына укуына карамастан тарихны да, география фәнен дә бик ярата. Чит телләр өйрәнергә хирыслы. Әмма хәзерге чор төрек балалары кебек, футболчы булам, ди. 

– Бик авыр ике ел үткәрдек. Тиздән яңа елга аяк басачакбыз. Галим буларак, татар кешесе буларак, халыкара мөнәсәбәтләр белгече буларак 2022 ел өчен Татарстан һәм татар халкына нинди теләктә каласың, Ильяс?

РФ субъектлары арасында Татарстан әһәмиятле республика буларак көннән-көн алга бара, гел үсештә. Икътисади һәм иҗтимагый-мәдәни өлкәдә дә алдынгы урында. Шул ук вакытта Россия-Төркия мөнәсәбәтләрендә алтын күпер булып тора. Бөтен дөньяга сибелгән татарлар, шул исәптән Төркия татарлары да, Татарстанны күзәтеп, уңышларына сөенеп, ватаннары белән горурланып яшиләр. 2022 елда да Татарстанга читтә яшәүче халкын, татар диаспорасын шатландырып, горурландырып торырга насыйп булсын. Һәр төрле күңелсезлекләрдән азат, тыныч, саулыклы, имин ел телим.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here