Домой Главные новости Төркия илчелегенең Татарстандагы баш консулы, Корбан гаете уңаеннан, Самара өлкәсе татарларына 60 сарык бүләк итте

Төркия илчелегенең Татарстандагы баш консулы, Корбан гаете уңаеннан, Самара өлкәсе татарларына 60 сарык бүләк итте

0
Төркия илчелегенең Татарстандагы баш консулы, Корбан гаете уңаеннан, Самара өлкәсе татарларына 60 сарык бүләк итте

Исмәт Эрикан әфәнде Самара өлкәсе белән 2019 елдан бирле таныш. Беренче сәфәре кысаларында ул хәзерге вакытта балалар бакчасы, ә 1941 – 1943 елларда Төркия Илчелеге урнашкан бинаны карап йөргән, Самараның Җәмигъ мәчете, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән күрешеп танышкан иде. Шуннан бирле Баш консул безнең өлкә Диния назарәте белән тыгыз элемтәдә тора.

– Исмәт әфәнде безнең өлкә мөселманнарына карата бик игътибарлы, һәрдаим хәлебезне сорашып, нинди ярдәм кирәк, дип кызыксынып тора. Быел да менә Корбан гаетенә дип өлкә мөселманнарына 60 сарык бүләк итте. Аларны Казанда чалып, кисәкләргә турап, Самара мөселманнарына тапшыру өчен әзерләп куйганнар. Бу итне без кала һәм өлкә мәчетләренә тараттык. Мәчет әһелләре, үз чиратында, җомга намазларына җыелган мөселманнар аша корбан итен мохтаҗларга өләштеләр. Шулай ук дүрт сарыкны «Чайка» чаңгы базасында балалар өчен оештырылган Корбан бәйрәмендә пешерү өчен бирдек. Калган итне суыткычларда туңдырып, ел әйләнәсендә мохтаҗларга өләшеп барачакбыз, – дип сөйләде Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин.

  – Исмәт Эрикан тарафыннан җибәрелгән сарыкларның бишесе Зубчаниновка бистәсендәге «Болгар мирасы» мәчетенә бирелде. Безнең мәхәллә мөселманнары быел барлыгы 126 корбан чалдылар, шуларның утызын, мохтаҗларга тарату өчен, мәчеттә калдырдылар. Шул корбаннарның егерме бишесен Иске Усман авылында мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләргә, ә унысын Камышлының ялгыз картларына тараттык. Итне өләшкән вакытта Төркия илчесе әманәтен тапшыруыбызны әйтеп үттек. Инша Аллаһ, хәзерге вакытта суыткычта сакланучы итләрне дә тора-бара таратып чыгарга ниятлибез, – ди “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказов. – Бу изге эштә катнашкан Рәфыйк Бадамшинга, авылларга үз машинасында алып барган һәм алып кайткан Мөнир Рамазановка, Кәрим Вакказовка олы рәхмәтләремне җиткерәм. Кылган изге гамәлләре Аллаһының ризалыгы өчен булсын!

  Шушы көннәрдә Самара өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Төркиянең Баш консулына өлкәнең барлык мөселманнары исеменнән рәсми Рәхмәт хаты юлларга әзерләнә.  

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

Бердәмлек