Төркиядә һәлак булган Данияр турында: «Катер бата башлагач, мине коткарды, үзе калды»

0
386


3 ноябрь көнне Төркиядә һәлакәткә очраган экскурсия катерында Татарстан кешесе – Азнакайдан мәктәп директоры Данияр Мөхитов та була.

3 ноябрь көнне Төркиянең Анталия шәһәре янында һәлакәткә очраган экскурсия катерында Татарстан кешесе — Данияр Мөхитовның фаҗигале төстә һәлак булуы турында язган идек.

1983 елгы Данияр Җәмил улы Мөхитов Азнакайда сәламәтлеге чикләнгән балалар укый торган мәктәпнең директоры була. Аның 6 һәм 9 яшьлек уллары ятим калды. Ул Төркиягә хатыны белән ялга китә, якын арада кайтырга тиеш булалар. Хатынының сәламәтлегенә куркыныч янамавы мәгълүм, дип яза Азнакай районының «Маяк» газетасы.

Baza телеграм-каналыннан


Россиянең Анталиядагы Генераль консуллыгы вәкиле хәбәр иткәнчә, 3 ноябрь иртәсендә 32 турист утырган катер экскурсия программасы буенча диңгезгә чыга. Катер көндезге сәгать унда Алан кирмәне янында су төбе кыяларына бәрелгән һәм баткан.

Барлык туристларны да ярга чыгарганнар. Коткару эшләре барышында трюмда мәет табыла.

Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Анталияда катер һәлакәтендә вафат булган Татарстан кешесе гаиләсенең кайгысын уртаклашкан. «Анталиядә көймә һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган рус кунагыбыз гаиләсенең кайгысын уртаклашам һәм коткарылганнарның тизрәк терелүен телим. Без зыян күрүчеләрнең барысы турында да кайгыртабыз», — дип язган «Твиттер“да Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы.

Данияр Мөхитовның дуслары, хезмәттәшләре белән сөйләштек.

Фәрхәт Шәйхулов, «Маяк» газетасы мөхәррире, төркемдәше:

Данияр — ярдәмчел, бөтен яктан да үрнәк кеше. Мәктәптә дә, институтта да бик яхшы билгеләргә генә укыды. Бөтен җәмәгать эшләрендә актив, биергә, уен коралларында уйнарга оста иде. Институтта бөтен концертларда, конкурсларда катнашты. Аннары озак еллар Кәкре-Елга мәктәбендә укытты. Авыл халкы, балалар бик яраттылар аны. Аннары директор урынбасары вазыйфасына җитте, директор булды. Соңыннан коррекцион мәктәп директоры итеп куйдылар. Бик актив кеше иде: мәдәният, спорт, җәмәгать эшендә дә.

Гаиләсе үрнәк. Бик кызганыч, ике баласы ятим калды. Хатыны шул мәктәптә укытучы булып эшли иде.

Әлегә кайчан алып кайтачаклары билгесез. Башкарма комитет җитәкчесеннән хәбәр көтәбез. Төркиядәге безнең якташыбыз Альберт Ялышев белән элемтәдә торалар, кайтару өстендә эш алып баралар.

Без аның белән институтта бергә укыдык, бергә яшәдек, шуңа бу авыр югалту безнең өчен, зур кайгы. Барлык төркемдәшләребез дә минем белән элемтәдә торалар. Без барыбыз да гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Раушан Мөхәммәтҗанов, хезмәттәше, дусты:

Без 3 хезмәттәш идек, бер мәктәптә эшләдек, шуннан дуслашып киттек. Данияр бик яхшы кеше, минем иң яхшы, иң якын дустым иде. Һәрвакыт ярдәмләшеп яшәдек. Дөрес, мин Азнакайда яшәгәндә ешрак очраша идек, әлбәттә. Без бер-беребезне ишетә дә, тыңлый да белдек. Эшчән, киң күңелле, ярдәмчел булды ул. Гомумән, ул бар яктан да булган кеше иде. Кәкре-Елга мәктәбен төзекләндереп, эшен җиренә җиткереп эшләде.

Әти буларак та үрнәк булды, ике улын өзелеп яратты. Хатыны белән икесе дә ачык йөзлеләр. Өйләрендә бик җылы, рәхәт иде. Соңгы тапкыр ике атна элек сөйләштек. Әти-әнисенә дә хөрмәт белән карады, каршы дәшми иде.

Данияр ишле гаиләдән. Алар һәрвакыт бик дус, тату булдылар. Ул бөтен кешене дә, аның яшенә карамыйча хөрмәт итә иде. Һәр проблеманың, хәлнең асылына төшенеп, ярдәм итәргә тырышты. Мондый кешеләр бик сирәк була. Гафу итегез, — диде әңгәмәдәшебез…

Ирләр дә күз яшен тыеп кала алмады.

Дамир Гыйләҗев, Азнакай районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

Мин үзем күп еллар мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләдем, үзем укырга җибәрдем ул баланы. Шушы хәбәрне ишеткәннән соң бөтен эшчәнлеген күз алдыннан үткәреп утырдым. Үзенең тыйнаклыгы, кешелеклелеге, эчке дөньясы, кешеләргә булган хөрмәте белән дә ул шушы олы хәрефтән языла торган укытучы исемен биек югарылыкта йөртә торган егетләрнең берсе иде.

Үз фәнен яхшы белде, методик яктан да бик бай укытучы булды. Балалар күңеленә һәрвакыт юл таба белә иде. Укытучы булганнан соң, мәктәп директоры урынбасары итеп куйдык башта, аннан директор итеп билгеләнде. Аннан соң ул Азнакайда сәламәтлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә директор булып эшләде. Ул эшләгән чорда Республика программасына кертеп мәктәпне төзекләндердек, автобуслар алдык. Аерым программалар нигезендә спорт, уен мәйданчыклары ясатты. Бик тырыш, булдыклы, булсын дип йөри торган җитәкчеләребезнең берсе иде. Министрлыклар белән дә уңышлы гына эшләп килде. Гомумән, кайсы гына яктан алсаң да, бары уңай гына бәяләнә торган егетләрнең берсе иде ул. Кешелеклелеге ягын бигрәк тә ассызыклап әйтәм.

Бик матур гаилә. Ике баласы бар. Үзе күп балалы гаиләдә туып-үскән. Биюче егет, үзе баянда уйный. Кызганыч, бик кызганыч хәл… Менә шундый ялга китүе дә беренче тапкыр булган. Кичә гаиләләренә барып кайттым. «Бик барасы килмәде инде аның, сизенгәндер», — диделәр. «Катер бата башлагач, башка мөмкинлек калмагач, мине өскә этеп чыгарды, мине коткарды, үзе калды», — дип сөйләде хатыны. Бу да бит зур кешелеклелек.

Мин үзем укытучы, тәрбияче буларак та, бигрәк тә кешенең кешелекле булуына, тәрбиясенә басым ясыйм. Ул менә шушындыйларның берсе иде. Коллективы да бик әйбәт иде аның. Бөтен ветераннарны чакыра иде. Әле күптән түгел мәктәбендә булдым. «Әти-әниләргә уклау, куна такталары эшләп бүләк итәбез әле», — дип бөтенесен күрсәтеп, сөйләп йөрде. Укучыларны шулай якын итеп, аларның уңышларына сөенә белә торган кеше иде. Бүгенге тормышта, җәмгыятьтә андый кешеләр күбрәк булсын иде. Без бит тормышның бу якларын күрми башладык. Ул андый түгел иде. Уңай ягы аша тискәрелекне җиңеп бара торган егетләрнең берсе иде Данияр.

Бөтен район белән без бик авыр хәлдә бүген. Безнең өчен зур кайгы инде. Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, якташыбыз Альберт Ялышев дигән егет бар. Бүгенге көндә ул анда барысын оештырып йөри. Бөтен азнакайлылар исеменнән ярдәме өчен аңа да бик рәхмәтлебез.

Альберт Борһанов, тарихчы, Данияр Мөхитовның укытучысы:

Ул безнең Татар Дәүләт гуманитар институтында укыды. Археологик экспедицияләр вакытында миндә булды. Курс эшләрен язды. Төбәк тарихы һәм Риза Фәхретдин белән бик кызыксына торган иде. Бик тыйнак, тыныч, тәртипле, бүгенге заман реалияләрендә бозылмаган дип тә әйтер идем мин аны. Музыка сәләте дә бар үзендә. Алар дусты, төркемдәше Фәрхәт Фагимович белән бергә дуэтта уйнадылар. «Студент язы»нда катнашып, җиңеп чыга торганнар иде.

Укып бетергәч, үзенең туган районына укытучы булып кайтты, ул вакытта да күрешеп тордык. Кәкре-Елга мәктәбендә туган якны өйрәнү музее ясап куйды. Азнакайга сәламәтлеге чикләнгән балалар мәктәбе директоры итеп күчерелде. Ул мәктәпнең булган проблемаларын чишәр өчен дә матур гына юллар табып эшләп китте.

Археологик экспедиция вакытларында 2011-2012 елларда транспорт белән дә ярдәм итте ул миңа. Үзе дә килеп киткәли иде.

Ярдәмчел, актив, тәрбияле, булдыклы егет. Бөтен эшен чын йөрәктән эшли иде. Дөресен генә әйткәндә, мондый кадрлар Азнакайда гына түгел, Татарстанда да бик аз. Бу бик зур югалту. Көтмәгәндә килеп чыкты. Җәй, көз көне генә аралашып алган идек. Берәр мәкалә язып бирергә килешкән идек без аның белән.

Укучыларга үз баласы кебек карады. Тәрбияче буларак та бик оста итеп башкарды үз эшен. Бик кызганыч, шундый яхшы егет.

Альбина Солтанова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

Бик яхшы җитәкче, оештыручы. Мәктәбебез өчен бөтен җанын-тәнен биреп эшләде. Һәрвакыт алга барырга омтылды, барыбыз өчен дә үрнәк кеше иде. Бөтен эшнең асылына төшеп, аны башкарып чыга иде. Район тормышында да өлгерергә тырышты.

Безгә — укытучыларга карата таләпчән булды, шул ук вакытта яхшылык белән генә эш итте. Һәрбер кешенең хәленә керә белә иде, үз эшенең остасы ул. Бик тәртипле, ярдәмчел, гаиләдә дә яхшы ир һәм әти иде. 

Ләйсән Сабурова, укытучы:

Данияр Җәмилович — бик актив кеше иде. Ул үзенең ярдәмчеллек, кешелеклелек сыйфатлары белән аерылып торды. Уңган, булган, тырыш иде. «Иде» дип әйтергә тел дә әйләнми… Аллаһы Тәгалә әнисенә, хатынына, балаларына, якыннарына һәм барлык туганнарына сабырлык, сәламәтлек бирсен. Данияр Җәмиловичның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Амин!

Данияр Мөхитов гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Ләйсән Рәхмәтуллина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here