Түтәлдә казынырга яратучыларның тормышын ничек җиңеләйтеп була? (Табиб КИҢӘШЛӘРЕ)

0
95

Бакча эшләрен күбебез көннәр җылынгач башкарыла торган көндәлек мәшәкать дип кенә кабул итә. Ләкин мондый мөнәсәбәт еш кына күңелсез нәтиҗәләргә китерә: буыннар сызлый, арка, бил авырта. Түтәлдә казынырга яратучыларның тормышын ничек җиңеләйтеп була? Җитди авыру башлану ихтималын нинди билгеләр хәбәр итә?

Бакчачыларга гомуми практика табибы Резидә Җәләлова  киңәшләрен тәкъдим итәбез.  

Бакча эшләрендә төп принцип – чаманы белү. Үзегезгә артык зур максатлар куймагыз. Моны аеруча бакча сезоны башланып кына килгәндә – организм кышкы ялдан айнып җитмәгәндә истә тоту мөһим. Беренче көннәрдә күп дигәндә 20 минут эшләп алырга, эшне ял белән чиратлаштырырга кирәк. Бакчага чыгар алдыннан кан басымын үлчәү гадәткә керергә тиеш. Күрсәткечләр 140/90нан артык булса, эшкә тотынмый торыгыз. Канны куу һәм мускулларны авыр эшкә әзерләү өчен, гади генә күнегүләр ясап алыгыз.  

Эшкә тотынганчы ясала торган күнегүләр

1. Аякларны иңбаш киңлегендә аерып баскан килеш гәүдәне җайлап кына як-якка бору бил һәм җилкә-иңбаш өчен әйбәт.

2. Умыртка баганасының түбәнге өлешен һәм аяк мускулларын чүгәләү җылыта. Ләкин тирән итеп чүгәләмәгез, ботлар идәнгә параллель булсын.

3. Алга таба җай гына бөгелү арка мускулларын йомшартырга ярдәм итә. Аяклар – иңбаш киңлегендә, куллар – билдә. Арканың тирәндәге мускулларына көч килмәсен өчен, сулышны бөгелгәндә чыгарырга кирәк.

4. Аякларның арткы ягы каты хәлдә булса, иелеп эшләгәндә балтыр, бот мускуллары белән бергә арка да авырта. Димәк, мускулларны сузарга тиешсез. Идәнгә утырып, аякларны иңбаш киңлегендә аерыгыз. Кулыгызны сузып, бармакларны аяк очына тидерергә тырышыгыз. Һич югы балтырга кадәр сузыгыз. Уң аякның балтырын ике куллап тотыгыз да бер минутка катып калыгыз. Бу вакытта ботның арткы ягында киеренкелек сизелергә тиеш. Сул аяк белән дә шулай эшләгез.  

Казыйбыз, тырмалыйбыз

Бакчада бертөрле халәттә озак эшләгәч, бил авыртудан кем генә зарланмый икән! Димәк, арканың түбәнге өлешендәге мускуллар шактый вакыт киеренке хәлдә торган. Аларның вазифасы – кешенең гәүдәсен туры тоту. Бил авыртмасын өчен, 45 – 50 минут эшләгәч, аны ял иттерү кирәк. Бакча буйлап йөреп килегез, уңга-сулга бөгелеп, киерелеп-сузылып алыгыз.  

Җир казыганда радикулит баш күтәрмәсен дисәгез, гәүдәгез туры булсын, куллар гына эшләсен. Тырмалаганда да шулай. Эш коралларының уңайлы булуы мөһим. Көрәк-тырмаларның җиңелен, озын саплысын сайлагыз. Саплар кешенең култык астына җитәрлек озынлыкта булса яхшы. Бер уңайга бераз эшләгәч, коралны икенче кулга күчерергә гадәтләнегез. Тик кискен хәрәкәтләр ясамагыз.  

Чәчәбез, утыйбыз

Түтәлгә ни дә булса утыртканда, иң яхшысы – җиргә берәр йомшак әйбер салып, шуңа тезләнү, сузылганда егылып китмәс өчен, алга тар гына утыргыч куеп, шуңа күкрәк белән терәлү. Аяклар бөгелеп торгач, аркага төшә торган авырлык кими. Иелеп эшләгәндә шулай ук яхшы халәт – бер кул белән тезгә таянып, икенчесе белән җирдә казыну.  

Түтәлләрне утау – бакча эшләренең иң кыеныдыр, мөгаен. Бу эшне тезләнеп (тезгә саклагыч калкан киеп) яки тәбәнәк урындыкка утырып башкару дөрес булыр. Тик барыбер башны иеп озак утырырга кирәкмәс. Юкса кече оча сөяге һәм бил тирәсендә кан куерырга, арка сызларга мөмкин. Башны кан белән тәэмин итүче артерия кысылуы, инсульт булуы да бар. Түтәлләр күп булганда, позаны үзгәртеп тору әйбәт. Мәсәлән, түтәлнең яртысын – утырып, яртысын тезләнеп утарга мөмкин.  

Варикоз юкмы?

Кан тамырларыгыз киңәйгән булса, чүгәләгән килеш эшләү бик куркыныч. Ботның арткы өслегеннән уза торган кан тамырлары кысылачак. Нәтиҗәсе – балтыр веналары эчендә басым арту. Монысы инде веналарның киңәюенә китерә.  

Бу очракта да, тез калканы киеп, тезләнеп эшләү әйбәт. Кысып торучы (компрессион) оек кияргә яки балтырларыгызга эластик бинт урарга онытмагыз. Вакыт-вакыт озын саплы китмәнгә яки көрәккә таянып басып торыгыз. Мондый торыш умыртка баганасын һәм аякларны ял иттерә. Ярты сәгать саен торып басып, аяк белән төрле хәрәкәтләр ясау файдалы.  

Салкын су сипкәләп алсагыз, аякларыгыз рәхәтләнеп китәр. Ялга туктагач һәм кич йокларга яткач, аларны йөрәктән биегрәк күтәреп куегыз. Шулай итсәгез, аяк тамырларындагы кан тизрәк агып китәр.  

Моны белү мөһим!

Авыртуга, арыганлыкка түзеп эшләмәгез. Кинәт тир бәреп чыгу, тын алу кыенлашу, күз алды караңгылану, баш әйләнү җитди чир билгеләре булырга мөмкин.  

Биектәге ботакларны кискәндә, башны артка ташлап, югарыга карарга ярамый. Сузылган куллар күз белән бер тигезлектә булырлык итеп, баскыч куеп кисегез.  

Бакча эшләре белән шөгыльләнү еш кына тирләтә. Димәк, тәнебез су югалта. Ялга туктагач, суны вак йотымнар белән эчегез. Бөтнекле чәй дә файдалы. Ул мускуллар, кан тамырларының кысылуын бетерә.  

Эшләп арыгач ясала торган күнегүләр

Арыгач, күнегү кайгысы бармыни, дип кул селтәргә ашыкмагыз. Ясап карагыз. Нәтиҗәсен күрерсез.  

1. Җылымса каты өслеккә чалкан төшеп, аякларны бер-берсеннән аерып, кулларны як-якка җәеп, 10 минутлап ятыгыз.

2. Йөзтүбән ятыгыз, аякларны тездән бөгеп, урындыкка йә стенага терәп торыгыз. Монысына 5 минут та җитә.

3. Йөзтүбән яткан килеш, корсак белән сулагыз. Эчтән 3кә кадәр санап, борын белән сулыш алыгыз. Бу вакытта корсак шар кебек кабарып чыгарга тиеш. Бераз суламыйча торгач, иреннәрне көпшә кебек бөреп, 6га кадәр санап, сулышны чыгарыгыз. Ягъни сулыш чыгару вакыты ике тапкыр озаграк була. Бу вакытта корсакны эчкә тартыгыз. 4 – 6 тапкыр кабатлагыз.

4. Дүртаякланып басыгыз. Уч төпләре һәм тезләр җиргә яки идәнгә куела. Арка туры, идәнгә параллель. Арканың күкрәк өлешен мәче кебек өскә таба бөгегез, яңадан турайтыгыз. Аннары арканы аска таба кәкрәйтегез. Турайтыгыз. 5 тапкыр кабатласагыз, җитеп торыр.

5. Аркада кискен авырту барлыкка килгән очракта, авыртуны баса торган дару эчәргә һәм билгә җылытучы мазь сөртергә мөмкин. Әгәр сәбәбе нерв җепселләре ялкынсыну яисә кысылу булса, авырту аякка бәрә, аяклар ойый һәм хәлсезләнә. Андый авырту билне җылыткач кимеми, киресенчә, көчәя генә. Бу очракта инде табиб ярдәме кирәк.  

Йөрәгең чирле булса, бакчага чыкма!

Чыннан да, йөрәк авырулы кешеләрнең күбесенә бакчада эшләү зыянлы.  

Һаваның дымлылыгы йөрәк мускулын һәлак итә ала. Йөрәге авырта торган кешегә дымлылыкның иң кулай дәрәҗәсе – 60%. Барометр күрсәткече шуннан югарырак булганда, йөрәк ике тапкыр көчлерәк эшли. Шуңа күрә һава дымлы булса, бакчага аяк та атларга ярамый.  

Башны аска иеп, озак эшләү кан басымын күтәрә. Бу исә йөрәккә көч килүгә, аның киеренке эшләвенә һәм тиз тузуына китерә. Иелеп эшләүнең тагын бер куркынычы – умыртка баганасына, аның дискларына артык зур авырлык төшү. Монысы йөрәк авырулы кешеләргә генә түгел, барыбызга да кагыла. Хикмәт шунда: умыртка баганасы табигый хәлдә алга таба бөгелебрәк тора. Чүп утаганда, колорадо коңгызын җыйганда, баш җиргә иелгән, ә умыртка баганасы артка таба бөкрәйгән була. Мондый халәт аның өчен табигый түгел, сәламәтлеккә нык кына зыян китерергә мөмкин.  

Чирле йөрәк ияләренең бакчада эшләү вакыты – иртәнге 10га кадәр һәм кичке 5тән соң. Эшләргә мәҗбүрсез икән инде, шушы кагыйдәне бозмагыз. Кояш нурлары иң актив тәэсир иткән вакытта урамда йөрү сезнең өчен түгел.  

Фәния Фәизова  

Ватаным Татарстан

matbugat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here