Домой Жизнь татар Таһир әфәнде Мамышевның туган көне!

Таһир әфәнде Мамышевның туган көне!

0
Таһир әфәнде Мамышевның туган көне!

10  февральдә хөрмәтле якташыбыз, күренекле шәхес- Таһир әфәнде Мамышев туган көнен билгеләп үтә, аңа 93 яшь тула! 

Таһир Гобәйдулла  улы Самара өлкәсенең Похвистнево районының Мәчәләй авылында  1928 елның 10 февралендә дөньяга  килә. 1941 елда авылның 7 еллык мәктәбен тәмамлый. 1941 елдан 1948 елга кадәр Камышлы педагогика училищесында белем ала. Аннан Кызыл Армиягә чакырыла. Саратов өлкәсенең Вольск хәрби училищесында укып авиация механигы белгечлеге алып чыга. Соңрак, Васильевск Хәрби Авиация Училищесын тәмамлагач техник лейтенант исеме бирелә. Читтән торып Харьков политехника институтында укып  инженер- механик була. Карпат, Киев, Идел буе хәрби округларында хезмәт итә. Инженер- майор исемен алуга ирешә. 30 ел эшләгәннән соң  хәрби хезмәттән аерыла һәм 1982 елда гаиләсе белән Куйбышев шәһәрендә төпләнә. 1983 елның 28 апреленнән алып 1995 елның 6 февраленә кадәр  “Прогресс” заводында эшли.

Таһир Гобәйдулла улы тырыш хезмәте өчен бик күп дәрәҗәле бүләкләргә ия була. Алар арасында  Кызыл Йолдыз ордены  да бар Тырыш хезмәте өчен берничә медаль белән бүләкләнә. Ул хәрби  ветеран!

 Таһир Мамышев олы яшьтә булуына карамастан әле  дә сафта. Яшьләр арасында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә зур эш алып бара. Ул “Самара җәмәгатьчелеге төркеме” әгьзасы, “Ватанны саклаучылар” истәлеген барлап торучы. “Воспоминания самарцев о войне и мире” китабын чыгаручыларның берсе. 

Таһир ага Самара мәчете аксакалларының берсе буларак мөселман динен таратуга да күркәм өлешен кертә. Тормыш юлдашы Наилә Мөхәммәтсафа кызы белән Самарада яшәп үзенең озын гомере,кыйммәтле эшләре белән башкаларга да  үрнәк булып тора. Кадерле хатыны Наилә ханым белән кавышып гомер итә башлауларына апрель аенда 70 ел тулачак. Сөеклесенә Таһир әфәнде менә шундый юлларны багышлый!

“Язмышыма рәхмәт укый-укый синең белән гомер итәмен.

Сине очратмасам белмәс идем,чын бәхетнең нинди икәнен!”

  Хөрмәтле, Таһир әфәнде! Без дә сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә алга таба да саулык-сәламәтлек, тигез,бәрәкәтле тормыш теләп калабыз!

Зур ихтирам белән

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

өлкә “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.