Табиблардан курыкмагыз

0
31
gettyimages.com

Соңгы ике ел дәвамында бөтен дөнья ковид дигән зәхмәт белән көрәшә, миллионлап кеше үлә, якыннарыбыз, туганнарыбыз вакытсыз җир куенына кереп яталар.

Яңа елны каршылап, ял көннәре тәмамланганнан соң, мин дә авырып киттем. Билгеле, башта салкын тигәндер, грипп-фәләндер, дип уйладым. Шулай да участок табибын өйгә чакыртырга булдым. 14 январь көнне миңа ковид диагнозы куйдылар. Икенче көнне үк кызым мине үпкәләремне тикшертергә – КТ ясарга алып барды. Кызганычка, компьютер коронавирус үпкәләрне “ашый” башлаганын күрсәтте. Ләкин мин, күпчелек халык кебек, дарулар эчеп, өйдә уколлар ясап кына терелермен, дип уйладым. Чөнки танышлар, туганнар, дуслар бөтен яклап: “Пандемия вакытында хастаханәгә иң соңгы очракта гына барырга кирәк, табиблар карамыйлар, авырулар күп, бөтенесенә дә игътибар җитми”, – дип, хастаханәләр адресына бик күп тискәре нәрсәләр сөйләделәр.

Ә хәл көннән-көн авырая бара. Участок табибы Михаил Константинович Блашенцев, даими рәвештә өйгә килеп, хәлемне белеп торды. Чираттагы килүендә ул миңа кичектергесез хастаханәгә ятарга кирәклеген әйтте. Миндә паника – якты дөнья белән саубуллашырга әзерләнә башладым. Табиб белән бераз тарткалаштым, тарткалашуын, ләкин ул мине күндерә алды. Үзе үк ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты һәм мине Нагорная урамындагы психдиспансер бинасында вакытлыча оештырылган “Ковид-центр”га алып киттеләр.

Табиб шундук җентекләп кан басымын, температураны, кандагы кислород күләмен, йөрәкне тикшерде… Кичектермичә уколлар, системалар куя башладылар.

Андагы тәртипкә, чисталыкка, шәфкать туташларының, табибларның әдәпле, һәрвакыт ачык чырайлы булуларына таң калдым. Һәр 4 сәгать саен палаталарда дезинфекция ясыйлар, табиблар да 4 сәгать саен алмашынып торалар, коридорларда зур шешәләрдә чиста су, пластик стаканнар куелган, бернинди тавыш-тын юк, бик тәмле ашаталар. Ризыкны пластик савытларга салып, палатага китереп бирәләр, соңыннан җыеп алып китәләр…

Анда эшләүче табиблар үз һөнәрләренең чын осталары. Һәрдаим палатага кереп, авыруларның хәлен сорашып торалар, нинди генә сорау бирсәң дә, тәфсилләп аңлаталар, “Минем вакытым юк”, – дип борылып китмиләр.

Мин ике атнага якын дәваландым да исән-сау булып өемә кайттым, Аллаһыга шөкер!

Моның өчен мине хастаханәгә ятарга күндергән участок табибына, нәкъ менә шушы «Ковид-центр»га эләгүем өчен, Аллаһы Тәгаләгә, анда эшләүче игътибарлы табибларга, шәфкать туташларына һәм башка хезмәткәрләргә бик рәхмәтлемен.

Кызганычка, мин бу ак халатлы фәрештәләрне күрсәм дә танымам инде. Чөнки, алар бит барысы да һәрвакыт маскалардан, махсус костюмнардан эшлиләр. Әмма аларның җылы күз карашларын мин беркайчан да онытмам. Аеруча табиб Линар Фәрит улы Рәфыйковка олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул минем белән гел татарча сөйләшеп: “Апа, кайгырмагыз, барысы да әйбәт булыр. Менә бер-ике көн узар да хәлегез яхшырыр”, – дип, мине тынычландырып, чир белән көрәшергә көч өстәп торды. Шәфкать туташы Альмира да һәрдаим, хәлләремне татарча сорашып, күңелемне күтәрергә тырышты. Гомумән, бүлек җитәкчесе Елена Анатольевна Гришина, табиблар Дмитрий Александрович Голованов, Анастасия Владимировна Николаева, Анастасия Александровна Беляшова, Назирә Сөләйман кызы Рыпулова – барысы да искиткеч белгечләр. Аларның барысына да ихлас күңелдән иң олы рәхмәтләремне җиткерәм.

Бу хатымны коронавирус йоктырган кешеләрне хастаханәдән курыкмаска, табибларга ышанырга өндәп язам. Алар, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр. Өйдә дәваланып вакытны сузмагыз, соң булырга да мөмкин.

Рузалия МОСТАЕВА.

Самара шәһәре.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here