Домой Жизнь татар Татары в регионе Табигать сулышын тоя белергә өйрән

Табигать сулышын тоя белергә өйрән

0
Табигать сулышын тоя белергә өйрән

Урманнар – планетабызның үпкәләре, төзелеш чималы, җиләк-җимеш, печән-утын чыганагы буларак иң зур табигый байлыгыбыз булып тора. Ә Самара өлкәсе урманнары ни хәлдә икән? 18 сентябрь – Урманчылар көне уңаеннан бу сорау белән Самара өлкәсенең урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Усман Хәмзә улы Гафаровка мөрәҗәгать иттек.

Балачагы табигать кочагында, урман-болыннарда үткән егет киләчәген урманнан башка күз алдына китерә алмый. Самараның “Яктылык” мәктәбен тәмамлаганнан соң туры Идарә итү технологияләре һәм аграр базар (ИУТАР) институтының урман хуҗалыгы бүлегенә укырга керә. Кулына диплом алып чыккач, Усман Гафаров хезмәт юлын өлкә урман хуҗалыгында башлый, ә 2019 елдан шәһәр департаментына күчә.

– Әти-әнием дә, үзем дә тумышым белән Ульян өлкәсеннән. Анда урманнар бик күп һәм бай. Шулай ук балачагымның бер өлеше Большая Глушица районында – далалы якта үтте. Бала гына булуыма карамастан, урманнарны сагынып, бу якларда да күбрәк яшеллек булдырасы иде, дигән уй тынгы бирми иде. Һөнәр сайлавыма, бәлки, әтиемнең дә урманчылык белән шөгыльләнүе тәэсир иткәндер. Кыскасы, табигатьне, яшеллекне яратканга мин үземне урманчылык юнәлешенә багышладым, – дип аңлата Усман һөнәргә килү сәбәпләрен.

– Самарада эшли башлаганнан бирле нинди проектларда катнаштыгыз?

– “Самараның урман һәм парклары” проекты кысаларында Татьянка елгасы ярларында агач үсентеләре, куаклар, күпьеллык чәчәкләр утыртылды. “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылып, “Самара Арена” стадионы янында Бөек Ватан сугышы елларында Куйбышевта эшләп чыгарылган атаклы ИЛ-2 штурмовигы канаты рәвешендә ландшафт композициясе утырттык. Анда хәзер юкә, каен, нарат һәм каштан – барлыгы 750 төп агач гөрләп үсә. Гомумән, безнең идарә өлкә урманнарының саклыгы, үсеше өчен җавап бирә.

– Хезмәткәрләрегез арасында яшьләр күпме?

– Бөтенесе дә диярлек яшьләр. Алар башлыча авыл җирендә туып-үскән, җирне, табигатьне җаны-тәне белән яраткан кешеләр. Араларында ата-бабалары һөнәрен дәвам итүчеләр дә бар. Урманчы булыр өчен кошлар сайравын аңлый, табигать сулышын тоя белергә кирәк бит.

– Узган елда сез, “Яктылык” мәктәбе укучылары, ата-аналары, укытучылары һәм башка актив милләттәшләребез белән берлектә, Зелененький утравында экология акциясе оештырган идегез. Быелгы планнарыгыз ниндирәк?

– Октябрь башында бу акцияне кабатларга планлаштырабыз. Киләчәктә бу матур гадәткә әверелеп китәр, дип өметләнәм. Ә алдагы елларда без актив милләттәшләребезне җыеп, Тольятти тирәсендә янгыннан зыян күргән урманнарны торгызу акциясендә катнаштык. Берничә минут эчендә янып беткән урман урынына утыртылган үсентеләр зур агачлар булып үсеп җиткәнче дистәләгән еллар уза. Кызганыч, әмма урман-суларга саксызлык белән караучы кешеләр шактый…

– Сез шәһәребезнең башка мәктәпләре укучылары белән дә экологик эшчәнлек алып барасызмы?

– “Яшел России” җәмгыяте белән берлектә шәһәр һәм өлкә мәктәпләрендә “Яшел пионерлар” отрядлары оештырабыз. Бу проект кысаларында укучылар өчен табигатьне саклау, яшеллекне яклау һәм үстерү мөһимлеге турында лекцияләр уздырабыз. Балалар агачлар утыртуда булышалар, үсентеләрнең үзенчәлекләрен өйрәнәләр, экологик акцияләрдә катнашалар. Туган як табигатен саклауда үзләрен файдалы итеп тою балаларны шатландыра. Өлкә мәктәпләрендә “Мәктәп урманчылыгы” дип аталган оешмалар эшли башлады. Яшьләрнең планетабыз киләчәген кайгырта белүе, табигатебезне саклау өчен тырышулары куандыра, билгеле. Чөнки урман, табигать кешегә яшәү мөмкинлеге бирә. Урманнан кеше яшәү көче ала, анда бөтен проблемалар, шәһәр ыгы-зыгысы онытылып тора, күңел ял итә…

Шуңа күрә урманны саклау, яңа агачлар утырту гына аз, табигать кочагында ял иткәндә учаклар якмаска, тәмәке төпчекләре ташламаска, хасил булган чүп-чарларны җыеп алып китәргә һәм чүплекләргә илтеп салырга онытмыйк, – дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәшем.

Усман эш вакытында гына түгел, буш вакытын да табигатьне саклауга багышлый. “Яктылык” мәктәбен инде күптән тәмамлаган булса да, мәктәп оештырган көзге һәм язгы өмәләрдә даими катнаша. Үзе белән төрле агач үсентеләре алып килә, аларны мәктәп тирәсенә һәм күрше йортлар ишегалларына утырталар. Кыскасы, Усман – үз эшенең остасы, чын урманчы.

Әңгәмәдәш – Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.