Домой Жизнь татар Татары в регионе Тальян гармунга монолог

Тальян гармунга монолог

0
Тальян гармунга монолог

Балачак хатирәләрен онытмаган кеше беркайчан да картаймый, аның йөрәге гел яшь кала

Мин балачагымнан җыр-музыка яраттым. Элеккеге тарелка радиосыннан Гали Җәмлиханов, Фәйзулла Туишевларның тальянда уйнауларын йотлыгып тыңлый идем. Ничек булса да, тальянда уйнарга өйрәнергә дигән уй туды миндә. Әтәйнең бертуган энесе Әюп абый оста гармунчы иде. Аның Гали абый Гарәев ясаган тальян гармуны бар иде. “Абый, мине гармун уйнарга өйрәтсәң, мин сиңа гомерлек рәхмәтле булыр идем”,- дидем. Ул каршы килмәде, миңа “Суда, суда” көен кат-кат уйнап күрсәтте. “Шушы көйне уйнарга өйрәнсәң, калганнарын үзең дә өйрәнәсең”, – диде. Шушы көйне уйный-уйный шомардым, калган көйләр миңа ничектер җиңел бирелде. Җиде яшемдә мин тальянда оста гына уйный идем инде. Ничек кенә булса да, миңа үземә Гали абзыйдан гармун ясатырга дигән уй белән яши башладым. Уй бар, гармунны ясатып, түләп алырга акчасы кирәк бит әле. Минем бәхеткә, Камышлы учхозыннан Куйбышев ит комбинатына маллар куарга яшь егетләр-кызлар кирәк, дигән хәбәр килеп иреште. Без, бер төркем яшьләр киңәштек тә учхоз җитәкчесе Мөдәррис абый Әхмәтҗанов янына төшеп язылдык. Бер атна да үтмәде, июльнең икесендә кузгалабыз, дигән хәбәр килде. Без, Низам Галәлиев, Раил Вахитов, Ләбибә Абсаттарова, Мәдинә Хәлимова, Галимә Галимова һәм мин, иртүк учхозга төшеп тә җиттек. Безнең командага Бозбаштан Җават Харразов, Дамир Әхмәтсафин да кушылдылар. Александр Акшин әйдаманыбыз булса, аш пешерүче итеп Бозбашта яшәүче Хәят апаны билгеләделәр. Алар җигүле ат белән безне озата бардылар. Анда күргән кыенлыклар күп булды инде. Төнлә туктап малларны ял иттерәбез. Елга буена туры килсәк, җиңелрәк, бер яклап кына саклыйсың. Кыр уртасында таборларга туры килсә, анда яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр да яуса, маллар торып китә башлыйлар, аларны тынычландыру бик кыен була. Шул вакытларда үксеп-үксеп елаган чаклар да була иде. Мал үлсә, яисә югалса, үзегез түлисез, диделәр бит. Бер ай да биш көн дигәндә, без малларны илтеп тапшырдык. Кем попуткада, кем электричка белән Похвистневога кадәр кайтып, өйләргә кайтып җиттек. Безгә, һәрберебезгә 400әр сум акча түләделәр. Ул арада Әюп абый Гали абзыйга заказ биреп кайткан. Гали абзый тиз арада өлгертермен, хакы 900 сум, дигән. Минем бит гармунны алырга акчам җитми! Янә Мөдәррис абый белән хәбәрләштек, тагын маллар куарга барабыз, дидек. Августның уннарында, 210 баш мал белән тагын юлга чыктык. Бу 1960 ел иде. Малларны исән-сау илтеп тапшырдык та юлга чыктык. Әхмәтҗанов абый безне алып кайтырга өр-яңа машина җибәргән. Ул ГАЗ-51 машинасыннан заводның буяу исе аңкып тора, двигателе тавышсыз эшли иде. Рульдә әллә Әгътәс абый Вәлиев, әллә Әбүзәр абый Шәйхетдинов иде инде, анысын хәтерләмим. Без Красная Глинка бистәсеннән машинага төялештек. Күңелләр күтәренке. Башлап җырлаучыбыз, Галимәбез, җырлап җибәрде, без кушымтасын дәррәү күтәреп алдык.

Без утырган машинаның

Тоткалары җиз генә шул,

Тоткалары җиз генә.

Йөгереп китәрдәй булам да,

Кайтып җитәрдәй булам.

Көзге ачы җилләрдә лә

Туган үскән илләргә.

Шоферыбыз безне авылга ук кайтарып куйды. Бу юлы да безгә шул ук бәяне түләделәр.

Тиздән Гали абыйдан да, ноябрь башларында гармуныгыз өлгерер, дигән хәбәр килде. Мин тәки тынычлана алмыйм, чөнки ул елларда гармунга заказ бирүчеләр күп иде. Седяково, Чекмаловка, Чулпан аша җәяү генә Ярмәккә киттем. Гали абзый да, аның тормыш иптәше дә гаҗәеп кунакчыл кешеләр иде. Ходаем, аларның урыннары оҗмахта булсын иде. Барсам, әйдә улым, син юлдан килгән кеше, чәй эчеп алыйк әле, дия иде. Миңа 3 – 4 мәртәбә Ярмәккә барырга туры килде. Кайчан барсаң да, табында йә кыстыбый, йә коймак була иде. Чәй эчкәч, ул миңа гармун тоттыра, үзе эшен дәвам итә иде. Мин рәхәтләнеп уйныйм. Ноябрь башларында гармуным ясалып бетте. Гармунымны кулыма алып уйнап җибәргәч кичергән хисләремне сөйләп аңлатырлык түгел иде. Ул гармунымда уйнап мин күпме солдат озаттым да күпме туйлар, мәҗлесләр уздырдым. Санап бетергесез!

1990 елларда районыбызда “Уйнагыз, гармуннар” бәйгесе уздырыла башлады. Анда 40 – 50ләп гармунчы катнаша иде. Бик тә осталары бар иде арабызда. Камышлы авылыннан Наил Сафин, Мөхәммәт Шәкүров, Хәйдәр Хәйретдинов, Миңнулла Курамшин, Мәсхүт Жуматдинов (җырлый да, мәзәкләр дә сөйли иде), Сөләйман Инсафов һәм Эдуард Галимов; Иске Ярмәк авылыннан Мөхтәр Сәмигуллин, Әсхәт Сәгыйров һәм Мәдехәт Рәхимов; Чулпаннан Сәгыйть Шәрәфиев; Яңа Балыклы авылыннан Гамил Фәттахов; Балыклы авылыннан Фәһим Насыйров, Фаил Әхмәтвәлиев; Яңа Усманнан Камил Хәлимов, Мидхәт Фәхретдинов. Барысын да хәтерләп бетереп тә булмый инде. Бәйге кичке җиделәрдә башланып, төнге икеләргә-өчләргә кадәр бара иде. Авыл советы рәисе Фәрит Зәйнуллин да безнең белән бергә утыра иде. Төп бүләк – Гран-прины Фәрит Әхмәдуллович үзе тапшыра. Катнашучылар берсе дә бүләксез калмый. Бүләкләрне Зөлфия Галиханова өләшә иде.

Әле хәзер дә, яз җитү белән, капка төбенә чыгып утырам да гармунымда уйнап җибәрәм. Авылга ямь керә, ди халык. Авылдашларым шалтыратып, бөтен эшләребезне ташлап, гармун тавышы тыңлыйбыз, рәхмәт абый, диләр. Мәчетебездән азан әйткәндә, белгән догаларымны укып, авылдашларыма, милләттәшләремә исәнлек, җан тынычлыгы телим, шушы яман чирләрне, яман сугышларны туктат инде, дип бер Ходаемнан сорыйм. Амин.

Сәгыйть Абсаттаров.

Балыклы авылы, Камышлы районы.