Домой Культура Танылган ансамбль Самара җирендә

Танылган ансамбль Самара җирендә

0
Танылган ансамбль Самара җирендә

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Болгар эзләреннән» концерт программасы белән гастрольләргә чыгып китте.

13 майда – Әстерханның «Аркадия» мәдәният сараенда, 16 майда – Волгоградның Офицерлар йортында гөрләп үткән гастрольләрдән соң, 72 кешелек ансамбль Самарага да килеп җитте.

Самарада татар концертларын оештыручы Флорида Локманова, ике ел чамасы котырган коронавирустан соң халык концертка килмәс инде, дип шикләнгән иде. Аллаһыга шөкер, «Металлург» сарае шыгрым тулы иде. Ике сәгать дәвамында татар мәдәниятенең шедеврларын тәшкил иткән тирән эчтәлекле номерларга сокланып утырдык. Беренче өлештә оркестр һәм хор татар халык җырларына мөрәҗәгать итте, ялкынлы татар биюләре программаны бизәде.

Концертның икенче бүлегендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтелде. Ул Казан һәм Себер татарларының XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башына караган фольклор-этнографик документларга нигезләнеп эшләнгән. Тамашачылар борынгы татар туйларының гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, уеннары, бай киемнәре, бирнәләре һәм бүләкләре белән таныштылар. Бу спектакльне сәхнәгә кую өчен архивларда сакланган документларны күтәрергә, халык телендә сакланып килгән туй җырларын эзләп табарга туры килгән.

Быел 85нче юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан хөкүмәте карары белән, 1937 елда Татар дәүләт филармониясе каршында оештырыла. Шушы гомер эчендә ансамбль татар халкының милли мәдәниятен, сәнгать хәзинәләрен иҗади үзләштереп, заманчалатып, вокаль-хореографик сәхнә әсәрләрен тамашачыларга җиткерә. Ансамбльнең иҗади йөзен формалаштыру эшендә күренекле фольклорчылар, композиторлар, балетмейстерлар, рәссамнар, язучылар катнаша. Күп гасырлар яшәп килгән музыка, җыр, бию һәм әкият, бәетләргә нигезләнеп тудырылган чын нәфис вокаль-хореографик композицияләр ансамбльнең әле дә сыналган юлдашлары булып тора. Дәртле, рухи эчтәлекле бәйрәмнәре – «Сабан туе», «Каз өмәсе», «Аулак өй», бүген Самарага алып килгән «Туй» мәҗлес-тамашасы да заман таләпләренә җавап бирә. Программаларында һәрвакыт матур бизәкле, күңелгә дәрт бирүче номерлар урын ала. Шулар арасында Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Вак бию”е дә бар.

Концерт тәмамлангач, сәхнәгә Талип хәзрәт Яруллин, «Туган тел» җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, «Болгар мирасы» тарихи фонды директоры Гүзәл Сәгәдәтова, Флорида Локманова чыгып, ансамбльнең татар гореф-гадәтләрен, традицон культурасын саклау һәм үстерү эшенә керткән зур өлешен билгеләп үттеләр, самаралыларның чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Данияр СӘйфиев.