Домой Жизнь татар Танылган көрәшче һәм тренер Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов вафат

Танылган көрәшче һәм тренер Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов вафат

0
Танылган көрәшче һәм тренер Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов вафат

Бүген татар көрәше дөньясында үз исеме булган танылган шәхесләрнең берсе – Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов вафат булган. Бу хакта көрәш җәмәгатьчелегенә әлмәт командасы тренеры Рузил Ганиев хәбәр итте. Остаз шактый вакыт Зәй хастаханәсендә яткан.

Соңрак бу хәбәрне Миннәхмәт абый белән шактый вакыт аралашып яшәгән Рәфкать Купкенов та раслады. Аның сүзләренә караганда, мәрхүм инде бер айга якын диярлек Зәйдә хастаханәдә авыр хәлдә яткан. “Күп мастерлар тәрбияләгән, тәҗрибәле остаз, бик оста оештыручы иде ул. Әсләм Шакиров аның шәкертләренең берсе. Улы Руслан да моннан 10-15 еллар элек Россия чемпионы булды. Әлмәт командасының зур җиңүләре башында да ул торды дияргә мөмкин. Аннан Мамадышка китеп, анда көрәшне үстерүгә зур өлеш кертте, гәрчә озак вакыт эшләмәсә дә. Үзем Казанда – Совет районында эшли башлагач, аны башкалага чакырдым. Ветеринар академиядә яшь көрәшчеләр тәрбияләргә өлгерде”.  

– Чыннан да, зур югалту. Шәхсән үзем өчен дә, – ди “Ак Барс” Көрәш сарае җитәкчесе урынбасары, шулай ук танылган көрәшче һәм тренер Фәрит Шәйхетдинов. – 70нче елларның урталарыннан беләм мин аны. Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов ул елларда Әлмәт командасының якты йолдызы, лидерларыннан берсе иде. Иң җәлеп иткән сыйфатларының берсе – ул һәрчак кешегә ярдәм итәргә тырышып яшәде. Бик иртә китте шул. Әле менә соңгы елларда ветеринар академиядә дә Константин Морозов кебек нинди оста көрәшче үстерергә өлгерде. Морозов бераз авырту егет иде, аны табибларга алып барды, көрәшергә ярыймы-юкмы – шунысын ачыклады. Заманында ул Үзбәкстанның спорт остасы дигән исемгә ия булган. Әмма ул чакта ала алмаган иде. Узган ел үзбәкләр бу исемне үзләре алып килделәр. Шөкер, Татарстан чемпионатында тапшырырга өлгердек үзенә.   

1946 елда туган Миннәхмәт Мөхәммәтҗанов туган авылында җирләнә.  

Шәһри Казан

matbugat