Тарих институты Казан тарихы турында анимацияле ролик төшергән

0
28

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты Казан тарихы турында анимацияле фәнни-популяр ролик төшергән. Аңа кадәр институт татар тарихы һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган роликларны тәкъдим иткән иде.

Казанның барлыкка килү тарихы турында халык арасында бик күп риваятьләр йөри. Ролик авторлары шәһәрнең атамасына кагылышлы егерме төрле версияне өйрәнгән һәм аларның иң популяр булган – казан турындагы риваятькә тукталган. Аны бер кыз бала ялгыш кына елгага батырган. Роликта Казаныбызга нигез 1005 елда ук салынган булуы турында хәбәр ителеп, Казан Кремле диварлары янындагы археологик казынулар вакытында табылган чех тәңкәсе күрсәтелә. Мең ел элек сугылган акчаның Казан җирлегендә табылуы аның Казансу елгасында шул вакытта ук халыкара сәүдә оештырылган булуы хакында сөйли.

Заманча дизайн белән төшерелгән, юмор да, актуаль мемнар да урын алган роликта тарихи вакыйгалар да, Казан белән бәйле билгеле шәхесләр дә, бик азларга гына мәгълүм булган фактлар да урын алган. Әйтик, Казанда Россия алтының бер запасы саклануы, якташыбыз – танылган рәссам Николай Фешинның «Маленький ковбой» картинасы 11 миллион долларга сатылуы турында бөтен кеше дә белмидер.

Роликта Явыз Иванны да, Петр I не дә, Казанда таш мәчетләр салырга рөхсәт биргән Әби патшаны да, Казан университетына укырга кереп, аны тәмамлый алмаган Владимир Ленин белән Лев Толстойны, Федор Шаляпинны да күрергә була. Казандагы бик сирәк телгә алына торган социалистик шәһәр тибында төзелгән һәм шул исемдә билгеле булган торак массивы да искә алына.

Тарих институтының дисциплинаара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов сүзләренчә, видеороликны институт «Теория» агентлыгы белән берлектә төшергән.
– Роликта Казан тарихын гомумроссия тарихы контекстында бирелә. Шуның белән башкала кешеләренә генә түгел, республикада читтә яшәүчеләргә дә кызыклы булыр дидек. Хезмәтебездә Татарстанның брендларын да күрсәтергә тырыштык. Казан турында бик күп мифлар һәм кызыклы фактлар яши, әмма барысын да алты минутлык видеога кертеп булмый. Аеруча билгеле булганнарын гына кертеп, кайберләренең дөреслеккә туры килмәвен дә әйтәсебез килде. Әйтик, ханбикәнең Сөембикә манарсыннан сикерүе турындагы риваятькә ачыклык керттек, – дип сөйләде ул.

Ни өчен алты гына минутлык дигән сорау туарга мөмкин. Бу сорауга ачыклыкны Тарих институтының мультимедиа проектлары продюсеры Зилә Тямаева кертте.
– Татар тарихына багышланган ролик 15 минутлык иде. ТАССРның 100 еллыгына багышланганын 10 минутка кадәр кыскарттык. Статистиканы өйрәнгәннән соң, беренче 7 минутын гына караулары билгеле булды, – диде ул.

«Теория» креатив агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов та китерелгән материалларның күп булып, ничек кенә кызганыч булса да, кыскартырга туры килүен сөйләде. Егерме минутлык битне биш биткә кадәр кыскарту бурычы куелгач, кайсы сюжетны төшереп калдырып булуы турында бик зур бәхәсләр туа, дип тә өстәде Бәхтияр Измайлов.

Киләчәктә тарих институты татар мәгърифәтчеләре турында да ролик төшерергә ниятли. Әлегә шушы көннәрдә институтның рәсми ютуб-каналында чыккан Казан тарихы турындагы ролик белән таныша торыгыз.

shahrikazan.ru

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here