Тарихчы Вячеслав Данилов: «Керәшен дигән милләт юк ул! Татар дип язылырга кирәк!»

0
253

Вячеслав Власович Данилов — авыл тарихын барлау, чукындырылган татарлар үткән сынауларны яшь буынга җиткерү, сугыш елларында зур батырлык күрсәткән авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарган шәхес. «Татар-информ»га интервьюсында ул керәшеннәрнең татар халкының аерылгысыз өлеше булуы турында сөйләде.

Вячеслав Данилов Россия дәүләт борынгы актлар архивында, Ленин исемендәге китапханәдә, Чабаксар шәһәре, Татарстан архивларында нәсел тамырларын эзләп, ата-бабалары үткән юлны барлап, тарихи дөреслекне кайтару өчен бүген дә эзләнүләрен дәвам итә.

Вячеслав Власович, гаиләгез турында сөйләгез әле. Тарих белән кызыксынучы кеше буларак, үзегезне кем дип идентификациялисез?

83нче яшем бара инде хәзер. Олыгайган саен әти сүзләре искә төшә. «Улларым, тарихны онытмагыз, каян килеп чыкканыгызны барлагыз. Безнең бабайларның әйтеп калдыруы буенча, без татарлар. Безне көчләп чукындырганнар. Иң беренче бабабыз Муса бабай булган, аны көчләп чукындырып, Моисей дип исем кушканнар», — дип әйтә иде.

Менә шул сүзләр мине архивларда казынырга мәҗбүр итте. Килдем Казан архивына, анда төгәл мәгълүмат табып булмады — 1811 елгы җанисәп кенә бар иде. Чабаксарга барырга куштылар. Гөбенә елгасының сул ягында урнашкан керәшен авыллары Цивиль (Чуел) өязенә кергән булган. Казан губерниясе, Цивиль өязе, Хуҗа Хәсән волосте. Авылда заманында волость булган. Шуның өчен Чабаксарда казындым, анда бөтен җирдә безне чуаш дип язганнар. Кызыксындыра башлады бу мине, ник дисәң, бездә чуашча сөйләүчеләр дә аз бит, чуаш сүзен дә берничәне генә беләбез. Ә безне чуаш диеп язып куйганнар.

Мәскәүгә — Россиянең борынгы язмалар архивына барырга тәкъдим иттеләр. Шунда мин байтак кына бабайларымны – Алиш бабаемны, аның улы Тутайны, аның Әсән һәм берничә баласын, Муса, Сәет бабайларны да таптым.

1710 елгы җанисәп вакытында ирләр генә исәпкә алынган, сәбәбе салым түләттерү булгандыр, чөнки башыннан ахырына кадәр күпме акча алулары барысы да теркәлгән.

Казына торгач, беренче ревизияләрне таптым. 1717-1722 елларда халык санын исәпкә алу ул. 1710 елда безне татар дип язган булсалар, 1717 елда бер өлешен татар, икенче өлешен чуаш дип теркәгәннәр. Җентекләп карый башладым: рус исемнәре белән язылган кешеләрнең барысы да чуашлар, татар исемлеләре татарлар дип язылган. Бер миссионер үзенең хезмәтендә: «Ни өчен чукындырылган татарларның милләтен чуаш дип язып куюлары аңлашылып бетми», – дип язган. Тагын да тирәнрәк казына башладым: бөтен күрше авылларның — җәмгысе 10 авыл — бер язуында татар, икенче язуында чуаш, өченчесендә бөтенләй милләт куелмаганлыгын күрдем. Казына-казына бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән нәсел җепләремне таптым.

Безнең авылда волость булган, мәчет тә булган. Мәчетне, чукындырган чорда сүтеп, Айдар авылына алып китәләр — Яшел Үзән районына. Ә Мәлкидәге мәчетне сүтеп — Багыш авылына. Ул хәзер Апас районында.

Милләтне сатарга ярамый. Дәүләтне сатарга ярамый. Татар — ул минем яраткан халкым. Аңа бурычлы булып яшим.

Заманында татарлар безне ташлаганнардыр да, бәлки, бабаларыбыз да бик авыр тормыш кичергәндер. Моның сәбәбе – авылларыбызның читтә урнашуы да: Чирмешәнгә — 25, Кайбычка — 25, Чәчкабка — 20 чакрым. Шундый еракта урнашкан татар авыллары. Ике арада рус авыллары булган. Ә көньякка, көнбатышта, төньякта — барысы да чуаш авыллары. Без утрау шикелле калганбыз. Шушы чукындыру чорында безгә мөселман ягыннан килеп булышучы аз булган. Айдар, Ислам, Күгәй, Күгеш авылларыннан гына килгәннәр.

Күгәй Хуҗа Хәсәннең баласы дип исбат ителә. Күгеш, Айдар, Исламнары – оныклары санала. Алар безгә бик булышкан, авыр вакытта акча белән дә ярдәм иткәннәр, мәчет салырга да йөргәннәр, ләкин Цивиль өязеннән җитәкчеләре килеп, аларны урыннарына утырткан. Фактлар күп бу хакта.

Ун керәшен авылыннан тагын икесе аерылып чыкты: безнең авылдан — Күшкүл авылы, Иске Тәрбиттән — Камаллы. Хәзер 12 керәшен авылы булды.

Чукындыру чорында халык бик кимегән, бала тапмаганнар, гомер буе яшәгән җирләрен калдырып китеп барганнар. Менә безнең авылдан китүчеләрдән Апас районында Күкшем авылы оешкан. Аларның анда ничә гаилә булуы, исем-фамилияләре белән исемлекләре бар. Алар, чукындырганнан соң, төнлә чыгып качалар. Ни өчен Күкшем авылы? Чукындырганнан соң төн уртасында тиз генә җыенып качып чыгып китәләр дә баралар көньякка — Апас, Буа, Ульян ягына. Караңгы төндә урманнан чыккан вакытта кинәт кенә ай чыга — дөнья яктырып китә. «Егетләр, авылдашлар, күк шәм кебек, шушында калыйк», – дип урнашалар. Шушы легенда буенча авыл Күкшем дигән исем ала. Безнең авылның тагын бер төркем халкы Буа районының Бик-Үти авылына качып китә. Аларның да исемлекләре бар. Алар да чукындырганнан соң качканнар, 1904-1916 елларга кадәрге ата-бабаларының исемнәрен, балаларга биргән исемнәрне кәгазьгә, дәфтәрләренә язып барганнар. Ул вакытта православ сенаты шулкадәр оста эшләгән: розыскка биреп, боларны тоталар да Ялчык янындагы Чыпчык авылының Знаменский дип аталган чиркәвенә беркетеп тә куялар. Алар формаль рәвештә генә чиркәүгә барып йөргәннәр, кайтып исламга табынганнар. Шулай итеп 1914 елларда Күкшем исламга кайта, ә Бик-Үти — 1916 елда гына.

Милләтне сатарга ярамый. Дәүләтне сатарга ярамый. Татар — ул минем яраткан халкым. Аңа бурычлы булып яшим.

«Чукынган халыкка акча түлиләр, армиядән азат итәләр, өстәмә җир бирәләр»

Сезнең якта мәҗбүри чукындыру ничәнче елларда һәм ничек булган? Авылларны ничек итеп сайлаганнар?

Беренчедән, властька Петр I килә дә, рус дәүләтен ныгыта башлый. Аның флотын ясый, прокуратурасын да, судын да, өязләрен дә оештыра — барысын да булдыра. Дөньяда зур православие дәүләте төзергә тели, үзәге Константинополь булырга тиеш дип уйлыйлар. Мәскәүдән өченче Рим ясап, дөньяны яулап алырга хыяллана.

Өязләр, волостьлар оештырылганнан соң, 1710 елда башта безнең авыл ике җирдә була, икесендә дә 2-3 гаилә чукындырылган. Күрше чуаш авылларының якынча 70 проценты чукындырылган була, әмма шул ук чуаш халкына да православие чит дин булып санала. Татар, мөселман исемнәре күп алар исемлегендә. Алар төркем-төркем барысы да исламга күчә башлыйлар. Бу православ миссионерларны уйга калдыра. Татарларның үзләрен дә чукындырырга кирәк дигән карарга киләләр. Шулай булган очракта, башка җиргә күченеп китәргә мөмкинлек калмый бит. Шул рәвешле, чуашка якын татар авылларын чукындыра башлыйлар.

Алда әйткәнемчә, безнең авыл чуашның култык астына кереп урнашкан. Өч яктан чуаш авыллары, бер яктан рус авылы. Димәк, буйсындырырга җиңелрәк. Читтән килеп булыша алмыйлар, ерактан килеп җиткәнче, без боларны хәл итәбез, дип уйлаганнардыр инде.

Безне Турминское (Торым) авылында чукындырганнарын ачыкладым. 1612 елдан соң ул авылны кенәз Пожарскийга бирәләр. Ул анда Ярославль, Владимир, Нижегородск өлкәләреннән русларны алып килә. Анда чиркәү булмый, часовня гына була. Шул часовня тирәсендә чукындырганнар, дип уйлыйм. Ул җирдә Гөбенә елгасы култык ясый, каршыда гына зур чишмә. Анда купель оештырганнардыр дип фаразлыйм. Шушы Турминское чиркәвендә язылган мәхәллә китаплары юклыгын ачыкладым. Бары тик 1752 ел гына бар. 1752 елда булган язмаларда безнең авыллар бар. Мәлки авылы, Кормаш авылы бар. Беренче авыллар бар. Анда туган балалар да язылган, барысы да рус исемнәре белән теркәлгән.

Тирә-яктагы халыкларны чукындыру өчен Свияжскидагы Богородицкий монастырендә 1731 елның 20 августында «яңа чукындырылганнар комиссиясе» төзелә. Алексей Раифский беренче җитәкчесе була. Аның заманында чукындыру күп булмый, халык бирешми әле. Чукындырылганнары да яңадан исламга кайта. Соңыннан килә Лука Конашевич. Ул явыз була, Казан Слободасында булган татарларны да бик нужаландырып йөртә. Менә шулай итеп чукындыралар да, рус исемнәре белән язып куялар. Болай да килеп чыкмагач, чукынган халыкларга акча түлиләр, армиядән азат итәләр, өстәмә җирләр бирәләр, күп кенә ташламалар барлыкка килә.

Ничек кенә кызыксындырып карамыйлар, ләкин эш һаман алга бармый. Шуннан соң инде «яңа чукындырылганнар комиссиясе»н конторага күчерәләр. Башта алар якын авылларны үзенә күчерә. Безгә Свияжск якын бит, шуңа бөтен эшне бу яктан башлаган.

Безнең авылдан качып китүчеләр, күрше авылдан качучылар барысы да Свияжскидан ераграк — Буа, Сембер ягына китә. Шул рәвешле безнең Корбаш дигән күрше авыл качып киткән. Сориле, Бик-Үти, Күкшем, Кайбыч, Чәчкаб, Норлат күченеп китә. Чукындырылган халык төркем-төркем кача башлый.

Әкренләп күрше авылларны чукындырып бетерәләр. 1741 елның 11 сентябрендә патшабикә Анна Иоанновна Нижегородск, Казан губернияләренә халыкны чукындырырга махсус руханилар җибәрә. Менә шуннан соң каты чукындыру башлана.

Татар халкын шушы чукындыру чорында Екатерина патшабикә II коткара. Ул «яңа чукындырылганнар конторасын» яптыра, канцеляриясен бетерттерә, чукындыруны туктата.Татар халкын шушы чукындыру чорында Екатерина патшабикә II коткара. Ул «яңа чукындырылганнар конторасын» яптыра, канцеляриясен бетерттерә, чукындыруны туктата.

Чукынып өлгергәннәрнең кире кайтырга хакы юк, чөнки сенатта кәгазь бар, алар барысы да вәгъдә биргән — чукынган, яңадан кайтарып булмый.

Чукындыруга хәтле сезнең авылдагы халык исламда булганмы, әллә юкмы?

Безнең авыллар исламда булган. Авылда мәчет эшләгән, ләкин ислам бик нык ук кереп җитмәгәндер инде. 1914 елны Чуаш читендә чиркәү салалар, аның рухание Турхан була — Чувашияның Ялчык районыннан килеп хезмәт итә. Ул Казан Епархиясенә рапорт яза. Менә шушы авылларда (бигрәк тә Хуҗа Хәсәнне әйтә ул, бозып «Морза Хәсән» ди аны) Болгар кенәзе бар, татар түгел, чуаш ул, тегеләй-болай, дип бозып яза. Әгәр дә без, ул авылда чиркәү салып, халыкны чиркәүгә йөрергә өйрәтмәсәк, ул халык бездән китәчәк, дип белдерә. Мин килгән вакытта Хуҗа Хәсән авылында 20 гаилә исламга табына иде, чиркәүгә килеп православиегә буйсынган кебек кыланалар да, кайткач, үзләренә муллалар чакырып, ислам диненә табыналар, дип яза.

Сезнең авылда гына шулай булганмы бу? Күрше авылларда дамы?

Булгандыр инде ул күрше авылларда да, халык телендә йөри бит.

Бу авылларның оешуы турында сөйләп китим әле. Болгар дәүләтен җимергәннән соң, өч туган — Хәсән, Мәлик Һәм Корбанбаш — Чистай ягыннан безгә киләләр. Казанның Идел елгасының аръягына, дип языла. Атасы балаларны чыгарып җибәргән вакытта «атыгыз кайда җыгыла, шунда урнашыгыз, авыл оештырыгыз» дигән. Беренчесе Хәсән оешкан була, икенчесе Мәлик — Мәлки, аннары Иске Корбаш оеша. Беренчедән, халык телендә йөргән мәгълүматларга карасаң, алар мөселман халыклары була. Мәлкидә дә мәчет була. Мәлкинең мәчетен чукындырган чагында Багыш авылына алып китәләр. Багыш авылы хәзер Апас районында. Иске Корбашта иске зират бар, бездә — Хуҗа Хәсән зираты, Мәлкидә — Мәлки зираты. Барысы да иске зиратлар.

Чукындырганнан соң, авылда булган зиратларны ябалар, мәчетләрне сүтәләр. Күрше чуаш авылында чиркәү салалар да, кешеләрне чиркәүдә терки башлыйлар. Бала туамы, кеше теге дөньяга китәме, шунда барып укытканнар да, шул ук авылда җир биреп, шунда күмгәннәр. Безнең авылда түгел, күрше чуаш авылында. Боларның барысы да халыкны үз диненнән ераклаштыру, оныттыру өчен эшләнә.

Карл Фуксның хатыны Александра шушы чукындыру чорында башта Чабаксарда, аннары соң Цивиль өязенә килеп җитә дә иренә хат яза: «Мин Цивиль өязенең бер авылына килеп җиттем. Монда бер чуаш белән сөйләшергә туры килде, — ди. – Мин аннан сорадым: «Син Аллага ышанасыңмы?» «Ышанам», — дип әйтте», – ди. «Ә кайда ул?» – дигәч, бармагы белән күккә күрсәтте, — ди. «Аны күргәнең бармы үзеңнең?» «Матушка, а кто его видел?» – дип җавап бирде», — ди. «Син ничек табынасың», – дигәч, ык-мык итте, ди. «Вот дикарь чуваш, старого забыл, а нового не знает», — ди. «Дикарь» дигән сүз «динсез» дигән мәгънәдә монда. Дин һаман урнашып бетә алмый, Ильминский үз теориясе белән килә бит: «без яңа чукындырган халыкларны үзебезгә буйсындыра алмыйбыз, алар белми, аңламый, шуның өчен яшьтән үк әзерлик», – ди. Чукындырылган кешеләрнең балаларын алып, руханилар әзерләргә кушыла.Чукындырылган кешеләрнең балаларын алып, руханилар әзерләргә кушыла.

Аларны татар авылларына, йә чуаш авылларына җибәрергә кирәк, ди. Шул дини китапларны рус теленнән татар, чуаш, мари теленә тәрҗемә итеп укыта башлыйлар. Мәктәпләр ачыла. Безнең авылда 1871 елда мәктәп ачалар. Беренче укытучы Серебряков Илларион Питрәч районыннан килә. Иске чукынган татарның аерып үстергән баласы була ул. Мәлки авылына килә Тимәй исемле берәү, Ильминский белән һаман язышып тора. Тимәй-Тимофей — иске чукынган татарның малае, Мамадыш районыннан. Менә шулай читтән килеп, аңлатып, һәр кешенең башларына әкренләп-әкренләп сеңдерә барганнар.

«Каршылык бик көчле булган, авылда волостьны да бетергәннәр»

Халык чукындыруга карата ниндидер каршылык күрсәткәнме?

Мәгълүмат юк, әмма булган дип уйлыйм. Менә 1717 елгы һәм 1744 елгы халыкны исәпкә алу документларында кеше санының бермә-бер кимүе күзәтелә. Димәк, болар сугышканнар, бирешмәгәннәр, көрәшеп үлгәннәр. Мужиклар, йорт хуҗалары үлгән. 57 гаиләдән 18 кеше үлгән, барысы 47 яшьтән яшьрәк. Авылда 47 яшьтән олырак кеше калмаган, кая киткән алар? Алдагы җанисәптә бар, монда юк. Хатыннар бала тапмый башлый. Халык читкә чыгып кача. 1830 елларда гына халык саны әкренләп арта башлый. Күкшемнәр 160-170 еллап үзләренең диннәрен, балаларының исемнәрен яшереп саклап килгәннәр. 70 еллап халык үсмәгән, һаман кимегән. Моны ачыктан-ачык язмаганнар, язарга ярамагандыр инде. Дәүләт архивларында андый мәгълүматлар юк. Качып киткәннәрнең исемлекләре генә бар.

Сезнең авылда чукындыру ничәнче елда булган?

1710 елда Хуҗа Хәсән авылында өч гаиләне чуаш дип язып куйганнар, аннары сигез гаилә була. 1717 елны болар 12гә күтәрелә, 1744 елда 20гә җитә. 44 елдан 62 елга кадәр саннар арта гына. 1762 елгы өченче ревизия бар. Шушы ревизиядә халыкның чукынганчы нинди фамилиясе булган, исеме ничек булуы турында исемлек бар. Ничәнче елда балалары туган, аннан «о крещении» дигән графа бар, анда русча фамилиясе, русча исеме кабатлана.

Каршылык бик көчле булган, авылда волостьны да бетергәннәр. Төрмәсе дә, полициясе дә, прокуратурасы да шунда булган бит. Һәм 1781 елларда безнең авылда волость бетә. 1920 елны, Татарстан Республикасы төзелгәннән соң (ул заманда 10 авыл була, соңыннан 12 инде), Төмәрдә волость була, начальнигы безнең авылдан була — Гаврилов Филипп Гаврилович безнең нәселдән. Аннан соң Орлов Василий Назарович, аннары Лазарев Александр Федорович. Шуннан бөтен 10 авылның документларын туплыйлар да, авылдан чыгып китәләр, җиккән атта төнлә төяп кайталар. Кайда урнаштырырга моны? Мәлкигә! Татарстанга кайтарырга, үзебезгә кайтарырга телиләр.

Мөстәкыйль рәвештә волость төзиләр. 1920-1925 елга кадәр бу волость халык үзаңында гына яшәп килә. Татарстан дәүләте танымый, Чувашстан җибәрәсе килми.Мөстәкыйль рәвештә волость төзиләр. 1920-1925 елга кадәр бу волость халык үзаңында гына яшәп килә. Татарстан дәүләте танымый, Чувашстан җибәрәсе килми.

Ялгыш Ишбаш дигән бер чуаш авылын эләктереп кайтканнар, документлары эләккән. 1925 елда Татарстан дәүләте таный да Кайбыч районына кертә. Теге чуаш авылы 1929 елда гына янә Чувашиягә күчә.

Керәшеннәр Казан ханлыгына кадәр дә православие динендә булган дигән фикер бар. Ничек уйлыйсыз, дөрес микән бу?

Юләрлек дип саныйм мин моны. Руслар православие кабул иткәнче, алар кайда православие кабул иткәннәр икән? Алар Палестинага барганнармы яки Әрмәнстанга барганнармы? Ул заманда Грузиядә, Әрмәнстанда православие кергән була, Русиягә кермәгән була.

Сез Болгар вакытын әйтәсез…

Әйе, Болгарга кергән чорны әйтәм. Болгарга 911 елда ислам керсә, Русьта православие 77 ел соңрак — 88 елда керә. Шулай булгач, кайчан кабул иткәннәр? Алар үз тарихын белмиләр. Безнең авылда да бар андыйлар: күпме вакыт үткән бит, нигә кирәк бу дип йөрүчеләр. Алар әби-бабаларыбызның нинди кайгы-хәсрәт күргәнлеге турында уйламый. Үзләренә тыныч яшәргә кирәк, ата-бабаларын онытканнар. Адәм баласы алай яшәргә тиеш түгел. Үткәнеңне белмәсәң, киләчәгең юк, диләр. Шулай сөйләп йөрүчеләр — мамадышлылар, рыбныйлар, питрәчлеләр, минзәләлеләр, тукайлылар, алабугалылар. Ни өчен? Ул яктан Казанны алырга 1552 елны татар Бәхтияр Дизюлин килә. Ул Перьм татарларын һәм русларны җыйнап килә. Кем Казанны яуларга бармаган, аларны шул урында чукындырганнар. Бу «старокрещеный» дип атала. Без менә «новокрещеный». Иван Грозный вакытында чукынганнар «старокрещеный»га керә.

Безнең Тау ягында да 8 авыл «старокрещеные»га керә: алар — Кырыксадак Буа районында, Баҗый, Сүриле Батыр районында. 1551 елны, Свияжск каласын Угличны алып салган вакытта, шушы 8 авылның батырлары җыелып Свияжскига һөҗүм ясыйлар, җимерергә баралар, әмма уңышсыз булып чыга. Менә Иван Грозный килгән вакытта шуннан — Дикое поленың чигеннән килә. «350 летие со дня взятия Казани» дигән китап бар, шунда аның маршруты язылган. Ул анда шул халыклар белән очрашкан. Үзенең вәкилен чакырып алган да «әйдә безнең белән Казанны яуларга» дигән. Анда 8 авылны чукындырып киткән ул. Алар «старокрещеные»га керә ул. Ул старокрещеныйларның төгәл вакытлары, кайда чукындырылганнары архивта юк. Гаскәр киткән, таралган, сугышкан, югалган. Ул вакытта чиркәүләр булмаган, шуңа язып барылмаган. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Петров дигән бер кеше минем сүзем буенча эзләнә башлады. «Эзлә әле, табасың син», – дидем. Кереште һәм тапты. Болгар булган, мөселман.Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Петров дигән бер кеше минем сүзем буенча эзләнә башлады. «Эзлә әле, табасың син», – дидем. Кереште һәм тапты. Болгар булган, мөселман.

«Икеләтә югалту була: милләтне дә алыштырып куялар, татарлар сатлыкҗанлыкта гаепли»

Алайса без бу кешеләрне Казанны саклап сугышканнар, шул сәбәпле чукындырылганнар дип әйтә алабыз инде, шулаймы?

Әйе. Алар Казан ханлыгын яуларга бармаганнар, Иван Грозныйга булышырга теләмәгәннәр, аның карары белән килешмәгәннәр. Шуның өчен чукындырылганнар.

Казан ханлыгы вакытында православ керәшеннәр өлеше булганмы?

Юк. Болгар дәүләте заманында Православие слободасы булган әрмәннәрнеке. Татарлар арасында һәм шушы Идел Урал буенда яшәүче халыклар арасында православие булмаган. Бер өлеше мәҗүси булган, калганнары исламда. Казан ханлыгы чорында да шулай ук.

Казанда әрмәннәрнең христиан слободасы булган, алар бик әз була. Әрмәннәр бит сәүдәгәр халык, шуңа күрә аларның вәкилләре сәүдә итәр өчен Казан ханлыгында булган. Әмма аларның тирә-яктагы халыкка тәэсир итәрлек мөмкинлекләре булмаган, бик әз булганнар. Аларның вазыйфасы да ул булмаган. Үзләре, автономия буларак, исламга күчермәсеннәр дип куркып яшәгәннәр. Безнең халыклар арасында Идел, Кама, Урал, Себер якларына бернинди православие дә кермәгән. Ул заман булмаган. Алар барысы да Иван Грозный вакытында гына чукындырылган.

Русия иле эчендәге кайбер кенәзләр православиеда булган — Йосыповлар, Аксаковлар. Алар чыннан да рус дәүләтенә хезмәт итеп православиега күчкән. Алар Мәскәүдә, Петербургта аерым гына морзалар булган. Халыкта булмаган. Шулай сөйләп йөрүчеләр бар ул, димәк, алар үзләренең кайдан чыкканын белмиләр. Әгәр белергә телиләр икән, архивларда казынсыннар. Мәскәүдә Россия дәүләт борынгы актлар архивы, Санкт-Петербургта Сенатский архив, дини архивлар бар, анда барысы да язылган. Шуннан укысыннар.

Керәшеннәрнең аерым мәдәнияте, киемнәре булуын сез ничек аңлатасыз? Руслар чукындырганда, аларга киемнәр төяп алып килмәгәндер бит инде…

Татарлар элек-электән үз дине белән яшәгән, әйтик, чирмешләр, чуашлар күбесенчә мәҗүси булган, кайберләре генә исламда булган. Татарларның үз киемнәре булган.

Беренчедән, чукындырганнан соң, исламда булган халыкны гомуми массадан аерып алып, тәрбияләп, рус дәүләтенә службага алырга теләгәннәр. Чукындырганнан соң безнең як татарларга: «Сез чукындыгыз, хәзер инде сез татар түгел, чуаш булдыгыз», – дигәннәр. Чуаш авыллары якында гына, ике чакрым. Икенчедән, татарлар: «Син чукындың, милләтне саттың», – дип боларны тиргәгән, аралашмый башлаганнар. Икеләтә югалту килеп чыккан. Беренчедән, милләтен дә алыштырып куялар, икенчедән, татарлар «син безне саттың, сатлык халык» дип тиргиләр. Шуннан кая барсын?

Кайбер тарихчылар бөтен иске гадәтләр керәшеннәрдә сакланып калган, ди бит. Киеме дә — өч итәкле кием, аяк киеме дә — башмаклар, калфаклар, алар сакланып калган. Менә әкренләп-әкренләп «сал түбәтәеңне» дигәннәр. Син хәзер чуаш, чуаш киеме ки, дип милли киемнән биздергәннәр. Сәбәбе — төп милләтеннән читләштерү.

Безнең якка «күзлек аша» карыйлар. Безнекеләр Мәскәүгә, башка җирләргә китәләр дә, генераллары да үсеп чыга, профессорлары да бар читтә. Ә Татарстанда алар юк! Сөйләшкән вакытта да «әй керәшен», «керделе-чыктылы» дип кимсетеп карап, тагын да читләштерделәр. Реакцион карашта булган керәшеннәргә шул җитә калды, алар акча белән үз фикерен инде башка кешеләргә дә тарата. Ул кешеләр «милләт ясыйбыз» диләр.

Керәшен дигән милләт юк ул! Керәшен ул «чукындырылган» дигән сүз. Ул этнос түгел, ул шул ук татар.Керәшен дигән милләт юк ул! Керәшен ул «чукындырылган» дигән сүз. Ул этнос түгел, ул шул ук татар.

Шул ук чуаш, марины да чукындырганнан соң «крещеный» дип язганнар. Чукынган дигән сүз дөрес түгел, чукындырылган дигән сүз дөрес. Алар ирексез чукындырылган. Тарихчылар халыкка җиткереп бетермиләр. Ничектер оялалармы, куркалармы… Мәскәү бит инде бигрәк тә канәгать түгел. Минем югалтыр әйберем юк, курыкмыйча әйтәм. Кәнәфиләр дә кирәкми. Кайберәүләр, үзләренең шәүләсеннән куркып, дәшми калуны хуп күрә. Халыкка яхшы итеп җиткерергә кирәк, һәр кеше үз милләте белән, ата-бабасы милләтендә яшәргә тиеш.

Керәшеннәрнең аерым теле бар дип әйтүчеләр бар…

Аерым тел юк инде. Безнең телебез мишәрләр теле белән охшаш. Бездә «ызба» дип сөйлиләр. Әтәчне мишәрләр шикелле үк «кучат» дибез. Русның да бит төньяклары «о» дип сөйләшәләр, көньягы «а» дип басым ясый сөйләмдә. Татарда да шулай булган. Берсе Уралда яшәгән, берсе Идел буенда, берсе Донда яшәгән. Һәрберсенең үз сөйләме, акценты бар. Димәк, аны табигый тел яисә әдәби тел дип әйтеп булмый, диалект ул.

«Керәшеннең татары юк, татарның керәшене бар!»

Керәшен татары дөрес түгел, керәшен дип әйтергә кирәк, диләр. Килешәсезме?

Юк. Мин «керәшен татары» дию яклы да түгелмен. Керәшеннең татары юк, татарның керәшене бар! Мин — керәшен, син — минем татарым. Татарның керәшене мин. Милләт бер — татар. Аның керәшене дә, исламдагысы да бар. Керәшен ул этнос түгел, башка дингә каравы. Милләт — халыкның генетик чыганагы. «Керәшен татары» дип түгел, «чукындырылган татарлар» дию дөресрәк була. Мин шулай дип язар идем.

Бәлки, православ татарлар дияргәдер?

Православ татар дисәң, “культурный” яңгырый. Әмма дин милләт күрсәткече була алмый, шулай булгач ул – татар. Чукынган чуаш — шул ук чуаш ул, чукынган мари — шул ук мари. «Керәшен татары» дигән кебек «керәшеннең марие» яисә «чуашның керәшене» димиләр бит.

Сез барысын да татар дип әйтү яклы алайса?

Әлбәттә! Элекке олы буыннар безнең шулай эшләгәннәр дә. Чиркәү-мәчет язуларында безне чуаш дип язып куйганнар, алар беткәч, ЗАГСлар оешканнан соң, берсе дә «мин чуаш» дип әйтмәгән. Барысы да «мин татар» дигән. Безнең ата-бабаларның йөрәгендә калган ул татарлык.

Тиздән Россиядә җанисәп булачак. Кайберәүләр аерым халык булып яздыру яклы. Сез нәрсә әйтер идегез?

Татарстан җитәкчеләре бу мәсьәләгә бераз гына җаваплырак, тирәнрәк карасыннар иде. Керәшен егетләрен дәүләт вазыйфаларына алган вакытта, бер Егоров белән генә чикләнү ярамый. Кешенең чын сәләтенә карап алсыннар иде. Шул очракта кимсетелеп калган керәшеннәр дә булмас. Менә безне кысалар, мин татар булмыйм, шушылай язылам, дип йөрүчеләр булмас иде. Андыйлар да җитәрлек бит.

Җанисәпкә килгәндә, әгәр дә адәм баласының йөрәгендә татарлыгы белән горурлану хисләре булса, татар дип язылырга кирәк. Барыбер татардан чыккан кеше син. Татар халкы — горур халык, батыр халык, үз дәүләтен гасырлар буена саклап килгән халык. Кемнедер кайчандыр бер кисәк ипи өчен, яисә бер капчык байлык өчен кимсеткәннәр икән, аның өчен милләтне кимсетергә ярамый.Татар халкы — горур халык, батыр халык, үз дәүләтен гасырлар буена саклап килгән халык. Кемнедер кайчандыр бер кисәк ипи өчен, яисә бер капчык байлык өчен кимсеткәннәр икән, аның өчен милләтне кимсетергә ярамый.

Чукындырылган татарларның музеен салдыру артыннан йөргән идегез, әлеге максатка ирешә алдыгызмы? Кемнәр булышты?

Аллага шөкер, музейны салып бетердек. Ул ике катлы булды, түбәсен яптык. Менә күптән түгел генә газ да, су да керттек. Җылысы да булды. Эчтәге эшләр генә калып бара. Экспонатлар мәсьәләсен җыелышта да күтәрдек. Әлеге мәсьәлә буенча мәдәният министры урынбасары Данил Лотфуллин булышырга вәгъдә иткән иде. Күптән түгел аның башлыгы да очрашып сөйләшергә, булышырга вәгъдә бирде. Димәк, музейның киләчәге бар. Җиңү бәйрәме алдыннан апрельдә ачарбыз дип торабыз.

Апагыз — Данилова-Кузнецова Ольга Власовнаның исемен мәңгеләштерү эшләре ничек бара?

Әлегә очына чыкмадык, аның буенча байтак кына эшләр башкарылды. Фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Республика Ветераннар берлеге үтенеч белән чыккан иде, авылдашлар да үз сүзләрен җиткерде. Мин дә глава Альберт Илдарович белән ачыктан-ачык сөйләштем. Мине аңлады кебек, эшләрбез, дип вәгъдә бирде. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына башкарып чыгарга телибез.

Апа — Данилова-Кузнецова Ольга Власовна — шушы Хуҗа Хәсән авылында 1922 елны туа. Күрше авыл мәктәбен тәмамлаган. Чүтидә укытты. Җәй көне аны Кызыл Армиягә алдылар, шунда ук Курскига эләкте. 1943 елның октябреннән башлап 1945 елның июль аена кадәр Курскидан Берлинга кадәр барып җитә. Архив белешмә кәгазьләрендә аның кайсы шәһәрләрне азат итүләре теркәлгән. Берлинны штурмлауда катнашкан, пулеметчы булган. 9 июньдә басылып чыккан указ нигезендә «Берлинны штурмлавы өчен» медале белән бүләкләнде.

Сугыштан кайткач, яңадан укытучы булып эшләде. Сугыш сәламәтлегенә зур зыян китерде. Ул биш баласын калдырып, 1961 елны вафат булды. Балалары ярты ятим булып үстеләр: әтисе дә, әнисе дә сугышта катнашкан кешеләр бит. Берничә мәртәбә яраланганнар. Балалар яшьтән ятим калды — олысына 11 яшь, кечкенәсе 6 айлык күкрәк баласы иде. Бу фаҗигалы хәл булды инде. Авыл халкы бик булышты аларга. Инде күпме вакыт үтте бит, онытыла башлады. Аллага шөкер, Руссия дәүләт депутаты Гыйльметдинов Ирек Илдарович аның кабер ташын мәрмәр плитәгә алыштырып бирде.

Апам — безнең авылда кулына пулемет тотып сугышкан бердәнбер хатын-кыз. Авыл мәктәбенә исемен бирүне сорадык, хәзер инде урамга бирсәләр дә риза. Ире Алексей Николаевич та сугышта катнашкан, финанс агенты иде. Ирле-хатынлы сугышта катнашучы гаиләләр башка юк, шул ягы белән дә үзенчәлекле.

Үзе яшәгән урамга Кузнецова дигән исем бирсәк, тарихи дөреслек, гаделлек кайтачак. Кешенең исеме дә мәңгеләштерелеп калыр иде. Балаларының да җаннары тынычланыр иде. Главаның ярдәмчесе «андый хатын-кызлар күп ул» дип балаларына хат җибәргән. Балалары шуннан соң утырып еладылар. Шулай да өмет бар — глава Җиңүнең 75 еллыгына хәл итәрбез, диде.

Вясеслав Данилов 1937 елның октябрь аенда Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында туа.

Авылдагы мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1952-53 елларда колхозда эшли.

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

Кавказ арты хәрби округында Разведка өлкәсендә хезмәт итә.

Казан Финанс-икътисад институына укырга керә.

Ширмәттә – хәзерге Түбән Кама районында Башкарма комитетта җир төзелеше белән бәйле эшләр башкаручы булып эшли.

Казанда колхоз, совхозларга җитәкче кадрлар әзерләү курсын тәмамлый.

Тәтеш районында 1963 елда җир төзелеше белән бәйле эшләр башкаруда төп белгеч булып эшли.

1964-1971 елларда Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы була.

Районнарда Авыл хуҗалыгы продуктларының сыйфаты һәм сатып алулар буенча дәүләт инспекциясенең төп дәүләт инспекторы вазыйфасын башкара.

Апас районының халык контроле рәисе, аннары Апас районының икенче секретаре итеп билгеләнә.

Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы химиясе берләшмәсе җитәкчесенең беренче урынбасары була.

Яшел Үзән районында «Тасма»да 10 ел совхоз директоры булып хезмәт итә.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында эшли, шуннан пенсиягә чыга.

Рәмис Латыйпов

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here