«Тарихи мирасны популярлаштырырга кирәк»: күчмә халыкларның баш киеме безнең заманда

0
44


Яшел Үзәндә яшәүче дизайнер Алексей Егоров белән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Теймур Галимов күчмә халыкларга хас булган баш киемен бүгенге көнгә яраклаштырып ясаганнар. Алар фәлсәфәсе буенча, без барыбыз да — күчмән.

Безнең заманга хас булмаган баш киемен алар «ТюррКа» дип атаганнар. Рус телендә сүзнең беренче өлеше — «Тюр» тарихи мираска сылтама, ә «Ка» — Казан — хәзерге юл башы дигәнне аңлата. Татар телендә ул «төррка» булыр иде, тик яңгырашы колакка ятышлы түгел.

Алексей Егоров озак еллар спорт белән шөгыльләнгән. Сәламәтлегенә зыян китермәс өчен ул икенче төрле эшкә бирелергә карар кыла. Аның кулына тарихи китап килеп эләгә һәм шуннан күчмә халыкларга хас булган баш киемен ясау идеясе туа.

«Хатынымның кайры туныннан ике баш киеме тектем»


Мөсәгыйть Хәбибуллинның берничә китабын укыганнан соң әлеге баш киемен ясау идеясе барлыкка килде. Ул китапларда мин күчмә халыкларны икенче яктан күрдем. Элегрәк «күчмә халыклар» сүзен ишеткәч тә, сугыш белән бәйле басып алу, һөҗүм итү күз алдына килә иде. Мин шуны аңладым: күчмә халыклар цивилизация үсешенә зур өлеш керткәннәр. Алар Азиядән Европага юллар салганнар, алар аша мәгълүмат тапшырылган. Алар һәрвакыт яңа ачышларга беренче булып барганнар.

Шуннан мин күчмә халыкларның өс киемнәре белән кызыксынып киттем. Аларның баш киемнәре үрнәгендә бүгенге көнгә яраклаштырылган биш киемен ясау идеясе туды. Интернеттан, китаплардан мәгълүмат тупладым. Хатынымның кайры туныннан ике баш киеме тектем. Ул шлем астыннан киелә торган тулга һәм малахай иде. Минем танышларга ул идея бик ошады. Беренче коллекциядә унбиш модель теккән идем. Ул бизәкле баш киемнәре күбрәк бүләккә бирү өчен иде, тик минем аларны көндәлек тормышта кулланып булырлык итеп, модага кертеп җибәрәсем килде. Дизайн дәресләрен дә үттем, — дип сөйләде ул.

Беренче коллекция Алексей Егоров


Алексей Егоровның төрки халыкларның баш киеме белән кызыксынуы минем өчен бик кызыклы булды. Үзендә исә казах һәм мари каннары катнашкан икән. «Без барыбыз да татарлар. Минемчә, үз империяләре белән яшәгән төрки халыклар тарихын безгә белергә кирәк», — дип өстәп әйтте ул.

2018 елда күчмә халыкларның баш киемен популярлаштыру идеясе белән Алексей Егоров Татарстан Республикасы Президенты Аппаратына мөрәҗәгать иткән. Аның проекты хуплана, тик бер шарт куела. Ул, фәнни консультация алу өчен, Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш була. 2019 елда Мәдәният министрлыгы аны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтына җибәрә. Шулай итеп, ул Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Г.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Теймур Галимов белән бергә эшли башлый.

«Түбәтәй сугыш баш киеменнән килеп чыккан»


Институтның этнологик тикшеренүләр үзәгендә безгә баш киеменең формасы буенча киңәшләр бирделәр. Аларны истә тотып, без беренче вариантны үзгәрттек. Беренче эшләрдә бизәү элементлары күп иде. Ул көндәлек тормыш өчен яраклашмаган.

Өч почмаклы формалы баш киеме Урта гасырлардагы күчмә халыкларга хас, VI–VII гасыр турында сүз алып барырга була. Баш киемнәренең төрле атамалары булган. Өч почмаклы баш киеменә өстәмә элементлар: тасмалар, ат койрыгы, конуссыман билгеләр беркетелгән. Алар ыругларның аерма билгеләре булган.

Өч почмаклы форма иң гадие булып санала. Аны тегү авыр булмаса да, бүгенге көнгә яраклаштырылган баш киеменең авышлыгын, биеклеген билгеләү өчен тырышырга туры килде. Баш киемнәре турында безгә кадәр килеп җиткән фәнни тикшеренүләрдән белергә була.

Алтайда сакланган рәсемнәрне карасак, анда өч почмаклы баш киемен күрергә була. Ул әкрен генә XII-XIII гасырга да күчкән, чөнки бик уңайлы булган. Андый баш киемен сугыш шартларында да кигәннәр, тик ул күбрәк гади тормышта кулланылган.

Түбәтәй тарихына күз салсак, ул чыннан да сугыш баш киеменнән килеп чыккан. Ул шлем астыннан киелә торган кырыйсыз калпак булган. Тимер шлем башны җәрәхәтләнмәсен өчен астан баш формасын алып торган баш киемен кияргә кирәк булган.

Сарык йоныннан эшләнгән җылы баш киеме безнең төбәккә хас булган. Бездә үзгәреп торучы һава шартлары, җилләр, салкыннар булганга, башны суыктан саклый торган кием кирәк булган. Гарәп илләрен карасак, мәсәлән, аларда чалма кулланганнар, — дип сөйләде Теймур Галимов.

«Без, үзебез дә аңламастан, күчмә тормыш рәвешен алып барабыз»


Алексей Егоров сүзләренчә, алар хәзерге күчмән берлеген булдырырга телиләр. Бу очракта иҗтимагый берләшмә турында сүз бармый. Һәркем үзенең күчмәче булуын үзе аңлап яши, ә баш киеме тарихи мирасны искәртеп торучы атрибут ролен үтәргә тиеш.

«Без үзебезнең фәлсәфәне булдырырга теләдек, бүгенге көн күчмән образында тукталдык. Безнең гасыр ул — зур тизлекләр, цифрлы технологияләр вакыты. Без, үзебез дә аңламастан, күчмә тормыш рәвешен алып барабыз. Һәрвакыт юлда йөрибез, ерак аралар үтәбез, Интернет челтәрендә сәяхәт кылабыз: мәгълүмат алабыз, тапшырабыз.

Студент, мәсәлән, биш ел дәвамында белем алу өчен һәркөнне сәяхәткә чыга, сатучы табыш алу өчен күчеп йөри. Кеше үзе бер урында гына торса да, аның уйлары төрледән-төрле җиргә күчеп йөри. Без үзебезнең максатларга ирешү өчен күчмә тормыш рәвешен алып барабыз.

Хәзерге кешенең аңында «күчмә тормыш образы» белән сугышлар, басып алулар уелып калган. Уйлап карагыз: шулкадәр зур империя һәрвакыт сугышып кына тормаган. Сугыш кораллары, атлар, азык-төлек юктан барлыкка килмәгән, алар булдырганнар. Белемгә омтылган, надан булмаган кеше хәзерге күчмән образын дөрес кабул итәчәк. Аның өчен тарихи китапларны уку да җитә, яңалык ачу һәрвакыт файдага була.

Безнең баш киемнәрен Себергә дә алып киттеләр, анда уңайлы дип тапканнар. Минем дә Казан буйлап үзебезнең баш киеменнән йөргәндә, шул ук баш киемен кигән башка кешеләрне очратасым килә. Тарихи мирасның бүгенге көндә кулланылышка керүенә шат булыр идем. Көндәлек тормышка керсен иде ул баш киеме. Аның өчен, әлбәттә, вакыт кирәк.

Ханнарның баш киемнәре, әлбәттә, купшырак бизәлгән булган, тик без «пафостан» читкә китәргә телибез», — ди Алексей Егоров.

«Чын тарих мәктәп укучылары тарафыннан тулысынча үзләштерелми»


Теймур Галимов безнең бай мираслы милләт булуыбызны ассызыклап узды.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов: «Без сувенир милләт түгел!» — дип әйтте. Бу, чыннан да, шулай. Бездә түбәтәй белән өчпочмаклар гына түгел, бай тарихи мирас бар. Тарихи мирасны бүгенге көн таләпләренә туры китереп яңартып була. Аны популярлаштырырга кирәк. Татар милләте XVIII–XIX гасырларда гына барлыкка килмәгән. Аның тарихы тирәндә.

Мәктәп программасындагы тарих дәресләре укучылар кабул итсен өчен бик гади һәм кыска булырга тиеш. Шуның өчен анда күп кенә мәгълүмат керми кала. Чын тарих мәктәп укучылары тарафыннан тулысынча үзләштерелми. Мәктәп программасын үзгәртү турында сүз бармый, әлбәттә. Ул тарихи мирасны Интернет челтәрендә, урамда популярлаштырырга кирәк. Бездә тарихи тематикага татар фильмнарының аз булуы да гаҗәпләндерә», — ди ул.

Алексей Егоров казахларның, кыргызларның фильмнар аша үзләренең күчмә булуларын күрсәтергә тырышуларын билгеләп үтте.

«Тарихи мирасны популярлаштырырга кирәк»


Әйтелгәнчә, өч почмаклы баш киеме барлык төрки халыкларга хас булган, һәм бу очракта да ул бер халык күзлегеннән генә каралмый. Шулай да идея авторларына «бу бит казах баш киеме» яки «бу бит тува халыкларының баш киеме», дигән сүзләрне ишетергә туры килгән.

«Сәясәткә, дингә, милләткә карамастан, һәркемне күчмән дип атарга була. Ул барлык төрки халкына караган баш киеме. Аны бер халыкка бәйләп карап булмый», — ди Алексей Егоров.

Баш киеме хатын-кызларда да кызыксыну уяткан. Без гади булмаган, үзенчәлекле әйберләрне яратабыз бит. Баш киемнәренең хатын-кызлар өчен вариантлары да бар. Дизайнер сүзләренчә, алар төсләре һәм бизәлешләре белән аерылып торалар.

Алексей Егоров


«Безгә тарихи мирасны популярлаштырырга кирәк. Алтын Урда тарихы күчмә халыклар белән генә чикләнеп калмаска тиеш. Анда зур шәһәрләр булган. Масштабларны аңлар өчен: Алтын Урда башкаласы — Сарай 3 мең гектар мәйданны били (Казан шәһәренең Вахитов районы мәйданы аз гына кимрәк), урта гасыр Киев шәһәре 400 гектар җирне биләгән.

Бүген тарихи мирасны яңарту буенча проектлар күбәеп килә, тарихи музыкаль әсәрләр ярдәмендә яңа музыка барлыкка килә. Без бу эшне дәвам итәбез һәм хезмәттәшлеккә әзер», — диде Теймур Галимов.

Гөлүзә Ибраһимова

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here