Домой Жизнь татар Татары в регионе Таросики – мәхәббәт һәм шатлык билгесе

Таросики – мәхәббәт һәм шатлык билгесе

0
Таросики – мәхәббәт һәм шатлык билгесе

Гореф-гадәт буенча көз – туйлар вакыты. Ә соңгы дистә елда өлкә ЗАГС бүлекләрендә милли туйлар үткәрү матур бер гадәткә әверелде. Менә бу елның сентябрендә дә Самараның Никахлашу са­раенда Милли туйлар фестивале уздырылды.

Берничә ел элек кенә ремонттан соң ачылган Никахлашу сарае болай да матур. Ләкин оештыручылар аны тагын да матуррак итеп бизәгәннәр – бөтен зоналардан да милли колорит бөркеп тора. Никахлашучылар да төрле милләт яшьләре. Кунак­лар казах, әрмән, татар һәм рус халкының туй гореф-гадәтләре белән танышты­лар. Парлы тормыш юлына басу­чы яшьләрнең бер-берсенә сакчыл, хөрмәтле мөнәсәбәттә булуы күренеп тора, димәк, гаиләләргә ныклы нигез салына.

Милли костюмнар байлыгы, милли ашлар күплеге, кунакчыллык һәм тантана хөкем сөрде бу көнне Никахлашу сараенда. Русларның – “Надёжа”, казахларның – “Мерек”, әрмәннәрнең – “Наири” җыр һәм бию коллективлары милли колорит өстәделәр, кунак­лар әрмәннәрнең бәхет, йорт җылысы һәм тынычлык билгесе булып саналаган – “гата”, яшь киленнең мәхәббәт һәм шатлык билгесе булган – “таросики” татлы ашыннан авыз иттеләр.

Татар парлары бу көнне икәү иде – Рафаэль Арьязов һәм Гөлназ Шәйхетдинова, Илнар Сөләйманов һәм Лия Хаметоваларның тантанасын Альбина Мәхмүтова командасы никахка әзерләде. Бавырсак белән каршы алу, бал каптыру, мендәргә бастыру кебек милли гореф-гадәтләребез үтәлде. Яшь кәләшләрнең калфактан, ирләрнең түбәтәйдән булуы да бик матур иде.

(zags.samregion.ru)

Бердэмлек