![Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре түгәрәге эшли башлаган](https://i0.wp.com/tatar-duslyk.ru/wp-content/uploads/2022/09/c097bff6bdcf78a09e0639e037602ad0.jpg?fit=768%2C576&ssl=1)
Дәресләргә йөрүчеләр татар халык костюмнарын, хәситә, изү, аяк киемнәрен тегәргә өйрәнә.
Һәр атнаның якшәмбе көнендә Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгендә кул эшләре дәресләре үтә.
«Түгәрәкне үзәк әгъзаларының өлкән буын вәкилләре уздыра. Бу дәресләрнең максаты – курчакларда татар халык костюмнарын, хәситә, изү, аяк киемнәрен тегәргә өйрәнү. Татар киемнәре мисалында халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм йоласын өйрәнәбез», – дип хәбәр итә Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәгенең матбугат хезмәте.
![](https://i0.wp.com/tatar-duslyk.ru/wp-content/uploads/2022/09/8dcf8e8afe196b41340c247bb8531aed.jpg?resize=768%2C1024&ssl=1)