Домой Главные новости В области Татар булган җирдә моң бар

Татар булган җирдә моң бар

0
Татар булган җирдә  моң бар

Похвистнево районының Гали авылында уникенче тапкыр уздырылган “Халкым минем” фестивалендә катнашкан Пох­вист­нево һәм Камышлы рай­оны үзешчәннәре җыр-бию аша  төп теманы – Бөек Җиңү­нең 75 еллыгын яктырта алдылар.

Бу фестивальне җирле эш­мәкәр, Бөтендөнья татар кон­грессы Башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево районы­ның “Туган тел” та­тар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов (урыны оҗмахта булсын) өлкәбездә яшәүче сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу һәм, иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү максатыннан башлап җибәргән иде. Күп еллар чара Татарстан ярдәме белән уздырылып килде. Быел исә ул районның Мәдәният идарәсе һәм “Туган тел” татар оешмасы тарафыннан оештырылды. Оештыручылар алмашынудан фестиваль от­тырмады,  шундый ук җылы һәм ижади атмосферада узды.

Алып баручылар Фирдәүсә Йосыпова һәм Юлия Акимова фестивальнең тарихы белән таныштырып үткәннән соң, сүзне икътисад һәм финанслар буенча район башлыгы урынбасары Мөдәррис Мамышевка бирделәр. Ул, галилеләрне, килгән кунакларны сәламләп, артистларга уңышлар теләде.

Беренче булып сәхнәгә хуҗалар чыкты. Гали авылының “Мирас” дип аталган укытучылар төр­кеме  (җитәкчесе Зөлфим Асыл­гә­рәева) һәм “Шатлык” балалар төркеме совет халкының 1941 – 1945 еллардагы батырлыгына багышланган вокаль-хореографик композиция тәкъ­дим иттеләр. Җыр-бию аша галилеләр сугышка кадәрге тыныч тормышны, сугыш башлануын, ирләрне, газиз улларны фронтка озату күренешләрен күрсәттеләр. Тыл һәм сугыш күренешләре үрелеп бар­ды, сугыш җырлары яң­гырады. Аларның чыгышлары тамашачыларда да, жюри әгъзаларында да көчле тәэсир калдырды һәм беренче урынга лаек булды. 

Мәчәләй авылы үзеш­чән­нәре дә Бөек Ватан сугышы турында сәхнәләштерелгән кү­ренеш тәкъдим иттеләр. Актерлык ос­талыклары сокландыргыч, җыр­лаган җырлары күңел кылларын тибрәтерлек, күзләрне яшьләндерерлек бул­ган­лыктан, жюри мәчәләй­ле­ләрне икенче урынга лаек, дип тапты.

Камышлы районының Балыклы авылы үзешчәннәре дә бик матур чыгыш әзерләп килгәннәр. Мәдәният йорты­ның сәнгать җитәкчесе Рәшит  Фәрдиев үзенең иҗат җимеш­ләрен – “Сәхаб абзый” һәм “Халкым минем” шигырьләрен укыды. Шагыйрьне бу якларда бик яхшы беләләр, аның эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырьләрен яратып тыңлыйлар. Бу юлы да Рәшит Вәли улының чыгышы кайнар алкышларга күмелде.

Балыклы авылы талантларга, иҗади кешеләргә бай булуын Мәдәният йорты җи­тәкчесе Линар Абсаттаров та раслады. Ул өлкә татарларына автор-башкаручы буларак яхшы таныш. Бу юлы Линар “Саклыйк тынычлыкны” дип аталган җырын бүләк итте. Ав­торларның икесе дә махсус бүләкләр белән бүләкләнде­ләр, ә тулаем алганда, Балык­лы авылы үзешчәннәре өченче урынны яуладылар. “Халкым минем” фестивале озын гомерле булсын! Чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга зур рәхмәт сүзләре җиткереп, иҗади уңышлар теләп калабыз”, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Линар Сәгыйть улы.

Туган җиргә, туган якка, туган йортка мәхәббәт – кеше күңелендәге иң саф, иң көчле хисләрнең берсе. Иң мөһиме, бу хисләр һәркайсыбызга таныш, аңлаешлы, йөрәкләребезнең иң тирән почмагына яшерелгән тойгылар. 

Бөек Ватан сугышыннан солдатлар туган якларын, салкын чишмәләрен, куе урманнарын  сагынып кайтканнар. Пох­вистнево районының Яңа Мансур авылы үзешчәннәре чыгышы нәкъ шул турыда иде. Зилә Шәрәфетдинова, Тәслимә Фәхретдинова, Алия Ильясова һәм Зөлфия Арсланова моңлы җырлары белән тамашачыларның күңелен яуладылар. Программаларында Бөек Ватан сугышы темасы бик ачылып бетмәү сәбәпле генә, жюри әгъзалары аларга да өченче урынны бирде. “Кызганычка, фестиваль уздырылуы турында соң ишеттек. Шуңа ныклап әзерләнергә вакытыбыз булмады. Шулай да тамашачылар да, жюри әгъзалары да программабызны мактадылар”, – дип уртаклашты Яңа Мансур авылы Мәдәният йор­ты җитәкчесе Тәслимә Фәх­ретдинова.

Концерт тамашачыларның кайнар алкышлавы астында дәвам итә. Халык популяр җырларга кушылып җырлый, дәртлерәк музыка ишеткәндә, аяклары тыпырдап китә. Бер генә авылның да чыгышын критикага тотып булмый. Һәрберсе үзенчәлекле, мактауга лаек иде. Жюрида утыручыларга – Гали авылының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәүсәр Шәйхетдиновага, “Хәләл” оешмасы генераль директоры Кәүсәр Латыйповага һәм Самара өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Раздолье” һәм  “Денница”  халык коллективлары җитәкчесе Гүзәл Гусаровага җиңүчеләрне сайлап алуы бик кыен булгандыр.

Чарада рәхмәт сүзләре дә яңгырады, әлбәттә. Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев һәм авыл халкы чараны оештыручыларга һәм Пох­­вистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Радик Сафиуллинга рәхмәт  әйтеп, яшь талантларга мәйдан бирүче фестивальга озын гомер теләделәр.

Әминә Шиһапова.

Татьяна Лапшина фотосурәте.

Бердэмлек