Домой Главные новости В стране и мире Татар Дәүләт филармониясендә Гамил Афзалның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Татар Дәүләт филармониясендә Гамил Афзалның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

0
Татар Дәүләт филармониясендә Гамил Афзалның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Tатарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең уртак проекты – «Галиҗәнап шагыйрь» циклыннан беренче кичә Хәсән Туфанга багышланган иде. Гамил Афзалга багышланган кичә – икенчесе. Әлеге циклда барлыгы дүрт кичә булачак.

Яңа концерт сезонына Илдар Юзеев һәм Саҗидә Сөләймановага багышланган әдәби-музыкаль кичәләр тәгаенләнгән.

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзал иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә Зәйнәб Фархетдинова, Энҗе Шәйморзина, Рөстәм Насыйбуллин, Алмас Хөсәенов, Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Вилданова, Венера Шәмиева, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйлфанова, Ришат Әхмәдуллин, Фәннүр Мәхәммәтҗанов, Равил Шәрәфиев, Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов, Фәнис Кәлимуллин, Ирек Кашапов, Илфак Хафизовлар башкаруында әдипнең лирик, сатирик әсәрләре, шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Кичәнең режиссеры – Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, сценарий авторы – Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.

Кичәне “Татар-информ” онлайн күрсәтте. Язманы https://tatar-inform.tatar/video/general/24-05-2021/gamil-afzalny-tuuyna-100-el-tuluga-bagyshlangan-kich-d-n-onlayn-translyatsiya-5824338 сылтамасы буенча карап була.