Домой Жизнь татар Татар егете МАКСЮТОВ РИНАТ ӘМИР улы.

Татар егете МАКСЮТОВ РИНАТ ӘМИР улы.

0
Татар егете МАКСЮТОВ РИНАТ ӘМИР улы.

Дуслар, таныш булыгыз – милләтебезнең горурлыгы, үз башы, үз көче белән бөтен дөньяга танылган зур галим, татар егете МАКСЮТОВ РИНАТ ӘМИР улы.

Ул – Россиядә вируслар белән югары профессиональ дәрәҗәдә эшли ала торган бердәнбер Новосибирск каласындагы Нпо вектор новосибирск “Вектор” фәнни – җитештерү берләшмәсенең Генеральный директоры. Бүген бар дөньяны тетрәткән, куркуга салган коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә Россия дәүләтенең бар карап торган ышанычы, бар өмете – Ринат Әмир улы һәм ул җитәкчелек иткән “Вектор” берләшмәсе коллективы ул.

Роспотребнадзор җитәкчесе, илнең баш санитар врачы Анна Юрьевна Попова һәм хөкүмәт кешеләре һәр көнне “Вектор” белән, аның җитәчесе Ринат Әмирович белән элемтәдә тора. Әлегә кадәр коронавируска – COVID-19га тестны ” Вектор ” үзәге хезмәткәрләре генә үткәрде, хәзер аларның технологияләреннән Россиянең башка ( алты урында) үзәкләре дә файдалана.

Ринат Максютовка – 38 яшь. Галим, биолог-вирусолог 70тән артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән Россиянең 10 патентының да авторы – Ринат Әмир улы.