Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Татар эстрадасы 2024: бәби-бум, буйдаклар кимеде, кемдер дуслашты, кемдер судлашты

Татар эстрадасы 2024: бәби-бум, буйдаклар кимеде, кемдер дуслашты, кемдер судлашты

0
Татар эстрадасы 2024: бәби-бум, буйдаклар кимеде, кемдер дуслашты, кемдер судлашты


2024 ел ахырына якынлаша. Бу ел эстрадабыз һәм мәдәниятебездә күңелле яңалыкларга бай булды. Эстрадада бәби-бум дисәк тә ялгышмабыз. Җырчы, алып баручыларның гаиләләрендә сабыйлар аваз салды.

Елны күңелле яңалыклардан танылган алып баручы Әбри Хәбриев башлады. 3 гыйнвар көнне артистның өченче баласы дөньяга килде. Хәбриевлар гаиләсе кызларына Хәлимә исеме кушты. Аннан Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резедә Әхмәтвәлиеваның шулай ук кыз бала алып кайтуы турында хәбәр итте. Фирдүс Тямаев шулай ук өченче тапкыр әти булды. Тямаевлар гаиләсе ишәю күпләрне шаккаттырды, чөнки Резедә Әхмәтвәлиева йөкле булуын киң җәмәгатьчелектән яшерде. Тямаевлар  кызларына – Мәрьям  исемен кушты. Эстрада тормышына битараф булмаганнарны аеруча шаккаттырган җырчы Лилия Хәйруллина булгандыр, мөгаен.  Лилия 2024 елның мартында Аргентинаның Буэнос-Айрес шәһәрендә бәби тапкан. Хәзер Лилия дүрт егет тәрбияли. Шунысы хак: җырчы балаларының әтиләре һәм шәхси тормышы турында мәгълүмат белән уртаклашмый.

Эстрадада иң зарыгып көтелгән бала Төхвәтуллинар гаиләсендә булгандыр, мөгаен. Алия Төхвәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә йөклелек вакытыннан мизгелләре белән бүлешеп торды. Хәтта үзебез дә аларның балалары кайчан туар икән дип уйланып йөрдек. Төхвәтуллинар улларына Алим исемен сайлаган.  Лия Шәмсина һәм Артур Маузер гаиләсендә дә сөенче. Яшьләрнең кызлары туды. Җырчы Татьяна Ефремованың да кызы бар! “Айфара” төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин да әти булды, аның да кызы бар. Танылган җырчы Зөлфәт Фәхретдинов исә, дүртенче тапкыр әти булды. Өч малай тәрбияләүче  җырчының хәзер зарыгып көтеп алынган кызы да бар.   “Дүртенче малай булса, бишенчегә барыр идегезме?” – дип сорау биргәч тә, Зөлфәт “миңа калса барыр идек”, – диде. Моннан тыш Зөлфәт өч баласының да дөньяга беренче аваз салуларын ишеткән. Гади сүзләр белән әйткәндә 3 тапкыр “партнерские роды”да катнашкан. Җырчылар арасында, мөгаен, ул рекордсмендыр. 

Алып баручы Алсу Фаракшина да икенче тапкыр әни булды. Ул йөклелек вакытын шулай ук чит-ятлардан яшереп торды. Алсу сүзләренчә “хәтта кайбер туганнары да белми калган”. Ә җырчы Гүзәлем йөклелеген яшерсә дә, игътибарлы тамашачылар аның авырлы булуын сизеп алган иде. Миңнехановлар гаиләсендә малай туды, улларына – Ибраһим исемен кушканнар. 

Шулай итеп, эстрада йолдызларының гаиләләрендә 10 сабый туган. Аның 7се кыз, 3се малай. Котлыйбыз! Бәхетле, сау-сәламәт булып үссенәр. Бу исемлеккә кермәгәннәргә дә шундый ук якты теләкләрдә калабыз.

Буйдаклар кимеде, кызлар да калышмый

Эстрадада буйдак егетләр дә кимеде бит әле. Мәшһүр буйдакларның берсе Илназ Гарипов та өйләнде. Үзен аклап: “3-4 тапкыр өйләнергә теләмәдем, шуңа да гаилә кору озаккарак сузылды. Кызык өчен өйләнеп, кеше баласын интектерергә ярамый”, – дигән иде ул. Әңгәмәбездә эстафетаны шулай ук буйдак егет Ринат Галиәскәргә куш куллап тапшырам диде. Илназның сүзләре чынга ашты бит, җәмәгать. Ринат Галиәскәр дә буйдаклар рәтеннән төшеп калды. 

Шулай ук эстрадага битараф булмаганнарны Ринат Рахматуллинның гаилә коруы да шаккаттыргандыр. Ринат әфәндегә тамашачыларны шок хәлендә калдыру буенча остаханә ачып җибәрсә дә була. Ринат Рахматуллин белән тормыш иптәше Динараның яшь аермасы 29 яшь. 

Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга. Уллары Булат (сәхнәдәге исеме – АкБулат) өйләнде. Яшь гаилә хәзер дә әти-әниләре белән бергә яши. 

Җырчы, көйләр авторы Марат Галимовның олы кызы Ралинә 13 апрельдә сөйгән яры белән никах укыткан. “Икесе дә тумышы белән Казаннан, бер сыйныфта белем алдылар. Ралинә КФУда психология буенча укый, ире исә, медицина өлкәсе буенча белем ала.  Яшьләр үз көйләренә, аерым яшиләр”, – дип сөйләде безгә Марат. Шулай ук Илһам Вәлиевнең улы Хәйдәр дә гаилә корды. 

“Болгар радиосы” алып баручысы Дилбәр Фәиз дә сәхнәдәше, иҗатташ дусты, күп көйләр авторы Айдар Минһаҗев белән никах укытты.

Күптән түгел җырчы Гөлназ Сираева да, сөйгәне белән никах укытачагын хәбәр итте. Кавышкан, бер-берсен табышкан ярларны да котлыйбыз. Мәхәббәтегез сүнмәсен, сүрелмәсен. 

Кемдер дуслашты, кемдер судлашты

Ниһаять, Җырчы Рәфинә Ганиуллина кече сеңелләре Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) белән дуслашты. Хәзер дә бертуган Ганиуллиналар еш кына социаль челтәрләрдә уртак фотолар белән бүлешәләр. “Шәһри Казан” белән әңгәмәдә Рәфинә: “Вакыт барысын да дәвалый икән. Бәхәсләшкән вакытта әйткән сүзләр дә онытыла. Бу хәл безгә сабак булып, алга таба бердәмлегебезне югалтмыйча яшәргә язсын иде”,  – диде. Без дә бу теләкләргә кушылабыз.

Быел Айдар Рәкыйпов та югалып торуының сәбәпләрен ачты. Продюсеры белән килешүе өзелеп, суд юлларында йөргән икән ул. “Суд нәтиҗәләре безнең яклы булды, яңа җырларым языла, иҗат дәвам итә”. – дигән Айдар. Хәзер Айдар Рәкыйпов күмәк концертларда да күренә башлады. Барысы да җайлансын дигән теләктә калабыз. 

Быел Алсу-Азат Фазлыевлар, Сөмбел Билалова, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” медаль белән бүләкләнде. Һәрберсенә киләчәктә атказанган исемнәрен алырга насыйп булсын.

Быел эстрадада ир-атлар чәчле дә булды әле. Чәч күчереп утырту операциясе бик популяр процедура булып чыкты. Үзенә күрә “мода” инде. Алып баручы Рамил Шәрәфиев, Әбри Хәбриев, җырчы Марат Шәйбәков чәчләрен яңартты. Әле без белмәгән җырчылар да бардыр. 

Бу елның гыйнварында җырчы Айгөл Бариева һәм Алсу Фазлыева беренче тапкыр Хаҗга бардылар. Бу сәфәрдән соң, Айгөл намазга басты, яулык ябып йөри башлады. Алсу Фазлыева исә, күптән түгел генә янәдән Изге җиргә сәфәр кылды. Икесенә дә, әфәрин дип кенә әйтергә була. 
Әлбәттә, 2024 елда эстрада да күңелсез мизгелләр дә булды. 

Мисал өчен,  Данир Сабиров мошенникларга юлыгып чак кына аларның тозагына эләкми калды. Шоумен Сабировның “Госуслуги” порталында шәхси кабинетына хуҗа була язганнар. Хәер, ул ялгышын тиз тоеп алып, мошенниклар белән сөйләшкәнен аңлап, таныш программистына шалтыратырга өлгерә. Нәтиҗәдә, барысы да яхшы тәмамлана. Сез дә, җәмәгать, игътибарлы булыгыз. Һәркемнең дә таныш программистлары юк шул. Рината Тэйның вокал студиясен басканнар иде. Нәтиҗәдә 100 меңлек зыян салынган. Андый кешеләрдән дә сакланыгыз.

Бер җырны бишкә бүләек

Эстрадада гадәти хәл – җыр бүлешү быел да башкаручыларны читләп үтмәде. Җырчы Рөстәм Асадуллинның “Яшьлегем” җырын аның рөхсәтеннән башка радио-телевидениега ротациягә биргәннәр. Шөкер, барысы да сүз белән генә хәл ителә. Рөстәм шулай ук: “Кеше үзе өчен банкетларда, сабантуйларда җырласа, сүзем юк!” – дип тә ассызыклады. 

“Мәхәббәт шушыдыр” дип җырлый Лилия Хәмитова, әмма бу җыр янында бик үк мәхәббәтле булмаган хәл килеп чыкты бит әле. Гөлсирин һәм Азат Абитовлар бу җырны дуэт итеп башкарып, яңартып чыгарганнар иде. Шул ук җырны Ильмира Нәгыймова да җырлап, социаль челтәренә куйды. Азат Абитов сүзсез калмады: “безнең җыр булмаса да, бу җырга күп көч куйгач, бөтен мәхәббәтебезне биреп чыгаргач, популяр артист безнең арттан шул ук җырны чыгаргач, нык “обидно”. Мин моңа берәр нинди аңлатма бар дип өметләнәм, – диде Азат. Без үз чиратыбызда иң объектив аңлатма эзләп Лилия Хәмитова белән хәбәргә чыктык. 

– Май аенда ТНВ каналы яңа тапшыру әзерләү турында хәбәргә чыктылар. Аның шартлары буенча без һәрберебезнең бер җырын сайлап башкарабыз. Миңа “көндәш” итеп Ильмира Нәгыймованы тәкъдим иттеләр. Ильмира минем “Мәхәббәт шушыдыр” җырын, ә мин аның “Сары розалар” җырын сайладым. Ильмира бу җырны шушы тапшыруда гына җырларга тиеш дип аңлавым. Абитовларга килгәндә, алар бер тапкыр бу җырны сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ул вакытта рөхсәт бирмәдем, чөнки җыр әле репертуарымда. Гомумән, ул репертуардан төшеп кала торган түгел, “Мәхәббәт шушыдыр” җырына  – 24, “Буран дулый”га  – 25 ел инде. Аннан остазлары Винера Ганиева шалтыратты: “Роберт Миңнуллинга багышланган кичәдә җырласыннар әле”, – дип әйтте. Бу җырны оркестрга шул концертта гына җырлыйлар дип аңладым. Бер тапкыр җырлаудан бернәрсә дә булмас, дидем. Дөресен генә әйткәндә, Винера Ганиева кебек абруйлы җырчыга каршы да килә алмадым. “Винера Ахатовна ход конем булды бу”, – дидем.

Яңа ел адыннан Гөлсирин хәбәргә чыгып: “Лилия апа без җырны ясаттык, студиядә яздырдык. Сезгә тыңлап карарга бирәсебез килә”, – диде. Менә шул вакытта мин дә хәзер Азат Абитов халәтенә кереп алдым. Бәлкем, мин дөрес аңлата белмәгәнмендер. Шулай да, бернинди үпкә белдереп, социаль челтәрләргә чыкмадым. Ярар, җырны яздыргач, җырласыннар инде дип уйладым. Аннан Оскар Усманов белән хәбәргә кереп, аның фикерен дә тыңладым. Ул каршы килмәгәч, без башкарырга рөхсәт бирдек. Дуэт җырлагач, җыр башкача яңгырады. Мин бу хәлне факт итеп кенә кабул иттем. Ә Ильмира Нәгыймовага килгәндә, бу тапшыруга әзерләнү процессы. Ул җырны концертларда башкарып йөрмәс дип уйлыйм, чөнки моның өчен башка килешү әзерләргә кирәк. Җырга хокуклар барысы да миндә инде күптән. Нәрсә әйтәсем килә, Ильмира Нәгыймова башкаруында җыр башкача яңгырый, һәркемнең үз моңы бар. Миңа ошады, – дип әйтте Лилия Хәмитова.
Соңыннан Азат Абитов та ашыгып ашка пешкәнен аңлап, гафу үтенде. Бу бәхәснең морале шунда – җәмәгатьчелекне шаулатканчы башта барысын да автор белән хәл итәргә кирәк. Шулай да үз гаепне тану, гафу үтенү – яхшы күренеш. 

Тагын бер бәхәскә сәбәпче  мәрхүмә Вәсилә Фәттәхованың “Туган як”  җыры булды. Радик Юльякшин «Туган як» җырының көенә яңа сүзләр һәм яңа аранжировка белән «Дом родной» җырын чыгарган иде. Элвин Грэйның җырны башкаруына каршы булган бер төркем, аннан 100 миллион сум таләп итте. Радик “Туган як”ны башкара, димәк, бәхәс хәл ителгән инде. Җырчы автор белән килешү төзүен дә ассызыклады. “Без килешү төзедек. Авторга нинди күләмдә акча түләнгәнен бирегә язып тормыйм, әмма ул лаеклы сумма иде. Ул миңа җырның башкортча һәм русча сүзләре һәм көенә хокук бирде”, – дип уртаклашты Радик. 

Илнар Сәйфиевнең дә җырларына хуҗа булырга теләүчеләр табылган иде. Барлык музыкаль мәйданчыкларда җырчы исемен кулланып, җырларына пародия ясап урнаштырганнар. “Ул җырларның тышлыкларында минем зәңгәр костюмлы фотосурәтем дә тора.  “Талбишек” җырын “Бишек” дип кенә язып кертеп куйганнар, аны мин башкармыйм, ул пародия. Бу җырларга минем исемнән “кошелек” ясап, аны үз кесәләренә беркетеп куйганнар. Тамашачы җырны тыңлый, ә аннан кергән керем “пират”ларга китә”, – дигән иде Илнар. 

Тик җырчы бу хәлне тиз генә чишә алган, күрәсең. Хәзер музыкаль мәйданчыкларда барысы да тәртиптә. 

Нәтиҗә ясап, бу ел эстрада да күбрәк күңелле мизгелләр белән истә калды дип әйтә алабыз. Киләсе елларыбыз да истәлекле, мизгелләргә, шатлыклы яңалыкларга бай булсын иде! Якынлашып килүче Яңа еллар белән!

https://matbugat.ru/