Домой Жизнь татар «Татар эстрадасында хәрәм текстлы җырлар киң таралган, алар бозыклыкка этәрә»

«Татар эстрадасында хәрәм текстлы җырлар киң таралган, алар бозыклыкка этәрә»

0
«Татар эстрадасында хәрәм текстлы җырлар киң таралган, алар бозыклыкка этәрә»


Автор-башкаручы, мөнәҗәтләр һәм дини эчтәлектәге җырлар белән танылган җырчы Ильяс Халиков татар эстрадасы вәкилләренең хәләл белән хәрәмны белә торып аерырга теләмәүләре турында сөйләде.


Акча эшләгәндә хәләл белән хәрәмне аера белмибезме, әллә белергә теләмибезме…?!

Дөньяда артистлардан да популяр кеше юк бугай инде хәзер. Шул ук артистлар турында әйтеп китсәк, кемдер үзенең талантын дөрес куллана, кемдер дөрес кулланмый.

Концертларның күбесендә бозык җырлар җырлана. Мәсәлән, кызлар-егетләр сикереп бии торган. Алар хәрәм җырлар рәтенә керәләр, динебез буенча да аларны башкарырга ярамый. Җыр тыңлаганнан соң кешеләр исерткеч эчемлекләр куллана яки башка бозыклык эшли башлый. Яки инде концертка алдан ук «хәзерләнеп киләләр».

Мәсәлән, «Тегенең белән торсам да, сине уйлыйм», — дигән җырлар бар. Бу әйбер бик киң таралган. Хис аша кеше «очып» йөри башлый, күз зинасы кул зинасына һәм башкасына кереп китә. Барыбыз да моның хәрәм икәнен беләбез. Әмма күпчелекнең туктыйсы килми.

Татар эстрадасында кешене бозыклыкка этәрә торган мондый җырлар киң таралган. Юмор да шулай ук хәрәм теманы рекламалый. 

Банкетларда да мондый хәл киң таралган. Тамадалар хәрәм бәйрәмне оештыра икән, алар хәрәм банкетны оештыручы да була. Кайчак бер үк кеше көндез никах бәйрәме үткәрә, кич белән хәрәм туйга чыгып китә. Бу бит сүзебезгә каршы килү була. Иртә белән Аллаһ Тәгаләнең сүзләре белән дога кылабыз, кич киресен эшлибез.

Кем соң син кеше өйрәтергә?! — дип, минем белән килешмәүчеләр булыр, әлбәттә. Нишлисең, дини темадагы җырларны җырлаучы буларак, әз генә булса да хакым бардыр.

«И, Аллам сакласын инде!» — дип барыбыз да догада үзебез. Әмма үзебезне үзебез дә саклый алмыйбыз. Миңа кагылмый ул дип уйлыйбыз. Шушындый яшәү рәвеше булганга, сәнгать өлкәсенә дә бер зур сынау булды. Коронавирус барыбызны да аякка бастырды. Бу Аллаһ Тәгаләне хөрмәт итегез, тыелганнарны тыеп яшәгез дигән кисәтү булды.

Әлбәттә, җырларның мәгънәлеләре дә күп. Алар кешенең аңын, фикерен үстерүгә уңай тәэсир бирә торган җырлар.

Нигә моны әйтәм соң? 

Озак уйладым… Мин белә торып гөнаһны гөнаһ димим икән, гөнаһы миңа була. 

Эстрададагы хәрәмне кул белән туктата алмыйм, әмма сүзем белән булса да ризасызлыгымны белдерә алам.

Кеше намаз укырга, ураза тотарга кирәк икәнен белә, әмма тотмый. Өлкән яшьтәгеләр элек, коммунизм вакытында качып, базга төшеп ураза тоттык, диләр иде. Хәзер бөтен әйбер бар — рәхәтләнеп укы, хәләл продукт ал, мулла чакыр, Коръән укы, ә без шуны эшләмибез. Аллаһ Тәгалә безгә шөкер вакыты бирде. Элек Аллаһ динсезлек белән сынаган — кеше качып тоткан. Хәзер шөкер вакыты белән сыный — без уразаны тота алабыз, әмма тотмыйбыз. Икейөзлелек түгел микән бу? Хамелеонга әйләндек… Мода гына дип, шоу гына ясыйбыз. 

Рамазан җиткәч, түбәтәй киеп, яулык ябып, мөселман булып йөрибез, Яңа елда шампан күтәреп утырабыз. Белә торып хәрәмне куллангач, Аллаһ Тәгалә ничек җәза бирмәсен инде?

Былтыр җырчылар өчен ниндидер бер кисәтү булды. Бөтен кешегә дә уйлана торган көннәр килеп җитте. Тормышта хәләл белән хәрәмне аерырга кирәклекне күрсәтте пандемия.

Яшьләрнең теленә Моргенштерн җырлары килеп керә башлады. Бозык җырлар бит инде. Алар кешене яхшылыкка алып бармый. Пәйгамбәребезнең «кешене яхшылыкка өндәгез» дигән хәдисләре күп. Нинди уйлар, сүзләр әйткәнебезне фәрештәләр язып бара. Аларның амин дигән сәгатенә туры килсә (татарчамы, русчамы, аермасы юк), кабул булырга мөмкин. 

Эстрадада «Алсу» дигән җыр бар, фахишә татар кызы турында ул. Ул җыр татар кызларына антиреклама бит. Мин бу җырны үземнең кызыма ничек аңлатыйм? Миңа андый җырлар кирәк түгел.

Аннары кешене бозык якка этәрә торган җырлар бар. Хатын-кыз хискә бирелүчән була. Аларны уйландыра, тормышын үзгәртергә, яшьлек мәхәббәтенә кире кайтырга — гөнаһка өнди торган җырлар турында сүз бара. Шуңа күрә хатын-кызлар концерт залларында шыгрым. 

Хыянәт турында җырлаучылар да күп. Теләсә кайсы җырчыны карасаң, репертуарлары шундый җырлар белән тулган.

Бу яхшы түгел, ул кешедә шәһвәт уята. Кеше ялгыш фикергә кереп китәргә мөмкин.

 «Мин юләр, син юләр» дигән җыр мине бөтенләй шаккатырды. Үзебезгә дога кылып җырлап йөргән шикелле була тугелме? 

Кайбер радиоларда: «Синең җырың артык дини», — диделәр, шул сәбәпле минем җырларның күбесе ротациядан узмады. Шулай да быел, ни хикмәттер, бер җырны алдылар. Ничә елга бер җыр! Ә хыянәт, кеше ярларының матурлыгы турындагы әдәпсез җырларны алалар. Аларга «синең җырың артык әдәпсез» дигән тамга салынмый бугай. 

Әлбәттә, һәр кеше үзеннән башларга тиеш. Нәрсә җырлаганнарын анализласыннар иде. Безнең гаеп үзебездә. Яхшылыкка караганда начарлык күбрәк җыелгач, Аллаһ җәза бирә. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән мәкаль дә бар бит.  

Ильясны Элвин Грейның никахын алып барган өчен дә тәнкыйтьләделәр. Ул шушы уңайдан да фикерен белдерде.


Мин никах, хәләл табын өлешен алып бирдем. Радикка Коръән тәфсире, намазлык бирдем. Бәлки ул Кет Стивенс кебек дини җырлар җырлый башлар.

Диндә өндәү бар, көчләү юк. Яхшылык җирдә ятмый. Шуңа күрә намазлык, Коръән тәфсире аңа маяк булсын дигән ниятем. Шуны аңласак иде, җырчылар талантларын кешеләргә нәсыйхәт итеп куллана алса, өстендәге бер вазыйфа төшәр иде. Чөнки талант кешегә тормышта юкка гына бирелми. Йә аны дөрес юлга саласың, йә кирәкмәгән начар җирләрдә кулланасың. Ахыры хәерле булсын.

intertat.tatar