Домой О татарах Татар халкы турында бай этнографик язмалар калдырган Каюм Насыйриның татарлар кия торган киемнәр хакындагы мәгълүматлары

Татар халкы турында бай этнографик язмалар калдырган Каюм Насыйриның татарлар кия торган киемнәр хакындагы мәгълүматлары

0
Татар халкы турында бай этнографик язмалар калдырган Каюм Насыйриның татарлар кия торган киемнәр хакындагы мәгълүматлары

Белгән кеше бар микән: бу татар мөселманнарның киеменең формасы кай заманадан бирле калган икән? Татарда бар кием: күлмәк, ыштан, камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, өч билле тун, толып, чалбар, бишмәт, читек, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш. Бу киемнәрнең бәгъзесе бар, башка халыкта һичберәүдә күренми, һичбер халыкның киеменә охшамый. Бу якын-тирәдәге халыкларда ирләр күлмәге күбрәк озынлыгы тезгә җитәр-җитмәс буладыр, җиңел ситсадан яки бүздән, һәркем үзенең теләгәненә күрә; әмма ирләр ефәктән күлмәк-ыштан кимиләр вә гайре киемнәр һәм кимиләр; ефәк кием кимәк шәригатьтә ирләргә дөрес түгел. Әмма кәләпүшне ефәктән тегеп кияләр, зарар юк.

Күлмәк-ыштан

Ирләр ыштаны һәм ситсадан яки башка нәрсәдән, һәрничек фабрикада сугылган нәрсәдән була. Күбрәк ситсадан кияләр, балаклары киң һәм озынлыгы тубыкка чаклы була. Ыштанның төбе киң була һәм бөрмә дип әйтәләр, шул бөрмәгә тасмадан бау тагыла. Шул тасма бау белән ыштанны җыеп бәйлиләр. Ирләрдән бик аз булыр ак ыштан кигән кеше. Ләкин ишанлык дәгъвасын кыйлган бәгъзе ахмаклар — мин аларны әйтәмен салкын ишан дип — алар ак кәләпүш, ак ыштан кияләр. Моның хакында үз алдына бер фасыл язармын. Бәгъзе кешеләр ак күлмәк кияләр, Бохардан яңарак кайткан кешеләр; якасыз була, урыс күлмәгенә охшагандай — аны сарт күлмәге дип әйтәләр.

Камзул

Дәхи камзул дигән бер кием бар. Ул камзулны һәртөрле материядән тегәләр, кемнең күңеленә ни-нәрсә ошый. Ул камзул бик кыска була, җиңсез була. Иң астан кия торган киемдер, күлмәк өстеннән, урысларның жилеты урынына. Якалы була, алдан төймәлиләр биш йә алты төймә белән, һәм кесәләре була. Ул камзулның тагы бер төрлесе була кыска җиңле, җиңе терсәгенә җитәр-җитмәс. Ул камзул күп кешедә әдрәстән йә бикасаптан[1] була.

Казаки, бишмәт, җилән, чикмән һәм чапан

Дәхи казаки дигән кием попларның полукафтаны кебегрәк була; озын була, тездән түбән, тубыкка чаклы, һәртөрле нәрсәдән. Элгәре күбрәк әдрәстән, бикасаптан буладыр иде; инде бу еллар башка яхшы нәрсәдән, пустау кебек вә гайре заграничный заттан була. Ул казаки өч билле, озын җиңле була, төймәләре тапастан яки көмештән, һәркемнең теләгәненә күрә: ике якта ике кесәсе була һәм сәгать кесәсе була. Янә шул казакиның арасына мамык салып тексәләр, бишмәт дип әйтәләр. Ул бишмәтнең казакидан аермасы юк формада. Тирәсенә ефәк тасма йә йон тасма тоталар. Бу бишмәтне, казакины һәрбер төрледән тегәләр. Буй-буй нәрсәдән яки бер генә төследән. Вә дәхи җилән дигән киемнәре нанке һәм лачтек вә гайре йон, мамык материяләрдән тегәләр. Пустаудан булса, чикмән дип әйтәләр. Җилән белән чикмәннең формасы билсез була, озын якалы. Бәгъзе кешеләр чикмәннең, җиләннең тирәсенә ефәк ышнау тоталар яки тасма тоталар йә йон тасма тоталар, хәленә күрә һәм охотасына күрә. Әмма бу чикмән һәм җилән буй-буй нәрсәдән булмый, элгәре җиләнне, чикмәнне әдепле итеп тегәләр иде; инде бу елда әдепле җилән, әдепле чикмән һич-кемдә юк.

Әмма чапан асыл Бохар киеме, сартлардан чыккан кием

Ул чапан әдрәстән, бикасаптан, саранчыдан, бәнаристан була. Ул һәм җилән шикелле эчле-тышлы була, әйләнәсенә җияк тоталар ефәктән. Ул җияк ышнур кебек нәрсәдер. Ул чапан бу йортның голямасының киемедер. Күбрәк мулла җәмәгате кия һәм байлар кия мәҗлескә барганда, мәсҗеткә барганда; һәм голямага, мулла җәмәгатенә килешә торган киемдер. Махсус өйдә кияр өчен генә бер башка төрле кием юк. Ниндәен кием булса да өйдә кияләр, вакытына карап: өй җылы булса, камзулчан өйдә утыра, суык булса, кыска вә кечкенә тун киеп казакичан утыра. Бәгъзе кешеләр бар, өйдә башмак киеп йөриләр, идәннәренә палас җәйгән булса да.

Тун

Тун һәм шулай төрле формада була: кыска тун (бил астыннан) була яки түбәнрәк, тезгә чаклы. Аннан озын, тубыкка чаклы булса, аны кыска тун дип әйтмиләр – өч билле тун дип әйтәләр; кесәсез була, толып урынына киеп йөри торган тун; әйләнәсенә камчат яки кама тоталар, тышы пустау яки башка төрле йон материя була һәм элгәрерәк әдрәс, бикасап була торган иде, хәзер әдрәс, бикасап истигъмальдән чыгып тора бара. Ул өч билле тунны һәм казаки кебек алдан биш төймә, алты төймә белән төймәлиләр. Ул тун һәм һәркемнең хәленә күрә төлкедән яки бәрәннән була. Инде бу заманда толыпны тегәләр шалевый якалы, пустау тышлы итеп. Мөселман татарларның гадәте: азрак хәле яхшырак булса, кием-салымы күп була, байларны әйтмәймен дә. Гомумән, татарлар кием күп булганны яраталар, киемгә күп акча сарыф кыйлалар. Кыйммәтле киемнәр була. Бәгъзе кешеләр бар — унар тун була торгандыр, һәркайсы кием икешәр була, әлбәттә. Хәтта бер кешенең егерме биш баш киеме була торгандыр, күлмәк-ыштаннан башка. Күп кеше аякка кия торган киемне күп тота: башмак икешәр- өчәр кием, кәвеш һәм шулай, читек һәм икешәр-өчәр кием була.

Аяк киеме

Күп кешенең шулай һәрбер төрле киемнән икешәр-өчәр кат була бәйрәмлек киемнәре белән. Читек астыннан күп кеше кыш көне оек башы кия яки, булмаса, киндердән чолгавы була кат-кат. Итек киючеләр бик сирәк була байлардан; итекне күбрәк түбән дәрәҗәле кешеләр кияләр. Ул татар кәвеше урыс кәвешеннән башкарак була формасы. Ул кәвешне читек өстеннән кияләр. Бәһасе төрлечә була: бер тәңкәдән өч тәңкәгә чаклы. Була күҗулдан. Читек һәм күҗулдан була. Читекнең үкчәсенә сауры куеп тегәләр, тазага килә. Кәвеш үкчәсенә һәм сауры куялар. Бистә халкыннан башала юк оек-чабата кигән кеше.

Кәләпүш һәм башкалар

Татар руханилары, 1890 ел

Дәхи башка кия торган киемнәр һәм төрлечә була. Инде бу заманда күбрәк такыя кияләр, ука белән эшләтеп, бәһасе өч тәңкәдән йөз тәңкәгә чаклы була, һәркемнең хәленә күрә. Яхшы эшлиләр, энҗеләр, кыйммәтле ташлар утыртып, һәм бертөрле кешеләр кәләпүш кия. Ул кәләпүш асыл Бохардан, сартлардан чыккан нәрсә.

Ул кәләпүш фарсыча сүз: кәлә — баш мәгънәсендә, пүш — япмак мәгънәсендә; баш капкачы дигән кебек була.

Ул кәләпүшне башка бертөрле ефәк материядән, хәтфәдән ясыйлар, әйләнәсенә ука тотып. Ефәк чуклы була түбәсендә. Аны һәм яхшы итеп эшлиләр, ул кәләпүшне әдрәстән, бикасаптан, ситсадан вә һәртөрле материядән.

Бүрекнең һәм чиге юк бәһасендә. Камчат бүрекнең яхшылары бик кыйбат була. Яхшы камчаттан тегәләр, тышына кыйммәтле хәтфә белән, эченә ефәк яки төлке затыннан яхшы нәрсә куялар. Ул камчат биш тәңкәдән ике йөз тәңкәгә чаклы була. Кияләр тагы каракүл бүрек, данадар бүрек, һәркем хәленә күрә. Ул бүрекне яланбашка кимиләр, такыя яки кәләпүш өстеннән кияләр. Элгәрерәк башка кия торган колакчын дигән нәрсә бар иде, инде бу заманда һичкемдә колакчын күренми.

Дәхи бәгъзе кешеләр бар, эшләпә кияләр; ләкин бәгъзе мөселманнар вә бәгъзе мутаука ак кәләпүш муллалар эшләпә кигәнне яратмыйлар. Ул эшләпә һәм төрле була: бер төрле ак эшләпә бар — мужиклар кия, вә дәхи француз эшләпәсе, Мәскәү эшләпәсе бар. Ләкин ул муллалар яратмый эшләпә кигәнне. Алар танымайлар нинди эшләпә икәнен. Дөрес, китапларда күренә, мәҗүс эшләпәсен кисә кяфер булыр, дигән; ул кию харам булган эшләпә бу эшләпә түгел. Шул ак кәләпүш муллалар нинди эшләпә икәнен белмиләр. Бу эшләпә хосусында минем байтак зур рисаләм бар. Ул муллалар эшләпә кигән кешене кагалар белмәенчә.

Чалбар

Чалбар һәм кияләр. Ул чалбар ике төрле була. Махсус татар чалбары була, урыс чалбарына башкарак; төбе бик киң була, балак очлары таррак; бу чалбарны балагын чыгарып йөреп булмый. Инде бу заманда урыс брюкасы кияләр. Балакны чыгарып йөри күп кешеләр. Моннан мөкаддәм биш-ун еллар балак чыгарып йөрү юк иде, ул чак миннән башка балак чыга-рып йөргән кеше юк иде.

Хатын-кыз киеме

Һәртөрле халыкта булса кирәк, хатын-кыз киеме белән ирләр киеме бер төрле түгел. Ирләр киеме белән хатыннар киеме арасында күп аерма бар. Инде хатын-кыз киемнәре менә: күлмәк, ыштан, читек, башмак, кәвеш, камзул, тун, кесәбикә, яулык, шәл, бүрек, чәч тәңкә, ука изү, тәңкә изү, хәситә, яка чылбыры, алка, беләзек, йөзек; вә гайре киемнәр һәм кыз-хатында күп, әмма болары бигрәк мәшһүрләре. Инде бу заманда хатыннар күлмәге һәрбертөрле материядән була, һәркемнең теләвенә күрә төрле төстән.

Татар хатыннары чәй артында

Әмма, гомумән, татар мөселманнар вә аларның хатыннары яраталар бигрәк ачыграк, матуррак булганны. Бәгъзе мөселманнар бар чем-кара киемне мәкруһ күрәләр. Инде хатыннар күлмәге бик озын була, җиргә чаклы, аякны капларлык; шәригать буенча хатыннар киеме шулай кирәк. Хатыннар күлмәгенең итәге ике кат була. Элгәре күлмәкнең итәге башка төстән була торган иде, инде күлмәге белән бертөсле була. Ситса булса, унике аршын яки унөч аршын ситса кирәк, һәркемнең буена күрә. Бәгъзе хатыннарның күлмәге өчәр кат итәкле була, бигрәк купшы булса (ләкин өч кат итәкле күлмәкне бәгъзеләр яратмыйлар, күтләк сыман була дип, чөнки трактирдагы кызларның күлмәге шулай була), һәм ефәк күлмәк, йон күлмәк булсын, формасы бәрабәр була. Ул күлмәкнең изүләре була укадан, яки тәңкә тезәләр. Ул ука изүне ясыйлар пырзумиттан[2]  кат-кат итеп, ягъни бер рәт була сары ука, бер рәт була ак ука, янә лента; һәйбәтләп түгәрәкләп изү тирәсенә ясыйлар; яки бер кат ука була, аның янына лента, ул лента өстенә көмеш тәңкә тезәләр, янә аның янына бер кат лента тоталар. Аннан башка янә муенга кия торган нәрсә бар, яка чылбыры, диләр. Әүвәле укадан яка ясыйлар. Ул каты була, аны тамак астына китереп каптырмалыйлар. Каптырмасы була көмештән, дәхи аңар асалар: көмештән ясаган чылбыры була. Ул чылбыр башларына көмеш тәңкә тагалар, һәркем хәленә күрә; яки тәңкә булмаса, көмештән бер төрле нәрсә ясыйлар, челтәр, дип әйтәләр.

Асыл хатыннарның бу украшениеләре чуваштан калган түгел микән? Чуваш хатыннарының шуның кебегрәк нәрсәләре була.

Дәхи хатыннар тирәсендә бар чәч тәңкәләре, чулпы дигән нәрсә. Артка чәч буена лента өстенә яки бер тасма өстенә тәңкә тезәләр, һәркем хәленә күрә, полтинниктан була, четвертактан була, җилкәдән, пожалый, билгә чаклы. Ул тәңкәне бәгъзе баераклар алтынга маналар; ул тәңкәләрнең башына ясыйлар көмештән ахак каш утыртып: аны чулпы диләр; бөтенешәр тәңкә тагалар…

Әмма хатыннар ыштанының ирләр ыштаныннан аермасы юк. Бәгъзе хатыннар бар, күлмәк астыннан кернәлин кияләр. Ләкин кисәләр дә, мөселманнарга килешә торган түгел, һәм күп мөселманнар яратмайлар. Ул килешер иде башларына зур шәл ябынып йөрсәләр, әмма алар чапан бөркәнеп йөриләр: килешми, сыерга камыт киерткән кебек була.

Камзул

Янә хатыннарның камзул дигән киемнәре бар. Ул камзулны тегәләр бик яхшы штуфтан, хәленә күрә. Баераклары штуфның бик яхшысын алалар; эченә төлке тамагы яки гайре нәрсә куялар, һәркем үзенең күңеленә охшаганча. Камзулның әйләнәсенә тоталар бик яхшы камчат, киңлеге ике бармак, өч бармак иллесе. Тагы ул камчат янына тоталар кыйммәтле ука, шулай киң була. Бәгъзе кешеләр бар, салкын эчле итеп тегәләр. Ул камзул җиңсез була, озынлыгы тезгә чаклы.

Тун

Хатыннар туны һәм төрле материядән була. Тышы, эче һәм төрле мехтан була. Формасы һәм ирләр туны кебегрәк өч билле; мәгәр китекле яка була, яки шалевый була. Якасына камчат яки кондыз куялар. Бәгъзе кешеләр бар, марҗа туны кияләр, ягъни урыс хатыннары кебек салоп итеп тектерәләр. Ләкин күп кешедә юк, бөтен Казанда җиде, сигез, ун кешедә бардыр, хатыннары салоп кияләр бик олы җиргә кунакка барганда. Янә хатыннарның кесәбикә дигән киемнәре бар, белмәймен кайдан чыккандыр, яңарак чыккан кием. Тышы әдрәс, йә бикасап, яки башка бер төрле материядән була, мамык белән сырган. Җиңе кыска була. Әйләнәсенә тиен тоталар.

Хатыннар бүреге

Дәхи хатыннарның башка кия торган киеме була — бүрек. Ул бүрекнең кырпуы камчат була. Түбәсен ука белән, энҗеләп, кашлар утыртып чигәләр, бик кыйммәт төшә, бәһасенең чиге юк. Дәхи бәгъзе хатыннар күп вакытны калпак кияләр, ефәк калпак була. Гадәттә фабрик эше, бәрхетле калпак диелә. Биш тәңкә, алты тәңкә була простое. Шул калпакны янә төзәтәләр энҗеләр, тапаслар белән, кыйммәт төшә. Ул калпакка ука чачак һәм ука чук тагалар, бик арзан тормый. Дәхи ул калпакны ясыйлар кыйммәтле бәрхеттән. Кыз-хатын бар — бик осталар калпак ясарга. Бик кыйммәтле калпак эшлиләр Казан кызлары, энҗе белән кыйммәтле ташлар утыртып.

Читек

Дәхи хатыннарның читеге ирләр читегеннән башка була. Ул хатыннар читеген яхшы сәхтияннән каеп тегәләр ефәк белән яки ука белән, төрле төсле сәхтияннәр кыстырып тегәләр. Гадәти читек була байларда өч тәңкәдән ун тәңкәгә чаклы; әмма һәркемнең хәленә күрә була; илле тиен көмешлек читек һәм була, мин аны әйтмәймен, моннан соңрак әйтермен. Әүвәл байлар киемен сөйләрмен.

Хатыннар күп вакытны башмак кияләр җәй көне. Ул башмакны һәм бик яхшылап ука белән энҗеләр, ташлар утыртып ясаган була. Биек үкчәле башмакның очы очлы була. Дәхи кәвеш һәм кияләр, кыйммәтле була; төрлечә эшлиләр ука белән каеп, кыйммәтле ташлар утыртып. Вә дәхи бәгъзе хатыннар бар: урыс хатыннары кия торган кәвешне, ярты итекне кияләр, һәркем үзенең теләгәненә күрә, мәслихәтенә карап.

Хатын-кыз киеме: сумма

Менә инде күреп тор, бер хатынны яки кызны киендерермен. Аның киеме кыйммәткә төшәр микән?

Менә гадәти байларның хатыны киенә кунакка барса: әүвәл кия ыштан, ситсадан була, яхшы, бер тәңкә ярым; ефәк күлмәк кия, уртача бай булса — 25 сум; күлмәк изүе тора, ким булса — 10 сум; янә артында чәч буена чәч тәңкәсе ука чугы белән — 20 сум; янә муенына кия яка чылбыры; бик аз исәпләгәндә — 15 сум; әмма яка чылбыры бу заманда ташланып бара, яки муенга энҗе чук кияләр. Янә кия хәситә дигән нәрсә, иңбашыннан китереп култык астыннан бәйли, кыйммәт төшә; бик яхшы булса, йөз тәңкә тора. Янә камзул кия, гадәти байларның 2 йөз тәңкә тора. Янә энҗеле калпак яки простой гына калпак — 10 тәңкә; бүрек булса — кыйммәтрәк. Энҗе белән төрләп ясаган колак алкасы, ким булса, 25 тәңкә, янә башына ябына шәл, арзан булса — 5 тәңкә (яки ефәк шәл — 15 тәңкә, ким булмас). Янә тун кия — атлас тун, гадәти төлке карны эчле яки корсак карны, ким булса — 50 тәңкә; аның өстеннән чапан ябына — 15 тәңкә; аягына читек гадәти 3 тәңкә генә булсын; кәвеш кисә — 2 тәңкә. Барлыгы — 481 сум 50 тиен!

Искәрмәләр

[1] Әдрәс, бикасап, пустау, нанке, лачтек, саранчы, бәнарис — тукыма төрләре

[2] Пырзумит — дөресе: позумент

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов эшкәртүендә

Иллюстрацияләр: wikimedia, vk.com/tatarsyratlari