Домой Главные новости В стране и мире Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов вафат

Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов вафат

0
Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов вафат

Татар җәмгыять дөньясы зур югалту кичерә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево районының «Туган тел» татар оешмасы рәисе, Гали авылындагы “Хәләл” генераль директоры Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов вафат.

Самара татарлары исеменнән мәрхүмнең туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгыларын уртаклашам. Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!
Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!

Latypov-R.M.-nagrazhenie4-620x330


Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,
Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый
оешмасы Президенты
Канюкаев Ф.Б.