Домой Общество Татар китабы йортында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен әдәби мәктәп эшли башлый

Татар китабы йортында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен әдәби мәктәп эшли башлый

0
Татар китабы йортында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен әдәби мәктәп эшли башлый
Фото Салават Камалетдинов

Татар китабы йортында әдәбиятның төрле юнәлешләрендә иҗат итә башлаучылар, милли әдәбиятны башка телләргә тәрҗемә итүчеләр өчен Шәриф Камал әдәби мәктәбе эшли башлый. 

Әдәби мәктәп остазы Ландыш Әбударова дәресләрнең февраль-май айларында булачагын әйтте.

«Шәриф Камал исемендәге премиягә ел саен 45-50 эш кабул итәбез. Кайбер авторларга бер остаз сүзе яки киңәш җитеп бетми. Шул максаттан остазлар мәктәбен оештыру идеясе барлыкка килде. Ул мәктәп кысаларында чәчмә әсәр, проза һәм әдәби тәрҗемә юнәлешендә дәресләр булачак. Без Шәриф Камал премиясе лауреатлары Габдулла Тукай премиясен алачак язучылар булырга тиеш, дигән амбицияле максат куябыз», – дип сөйләде ул. 

Фото: © Солтан Исхаков

Аның сүзләренчә, остазлар мәктәбендә уку бушлай була. Остазлар белән очрашулар онлайн һәм офлайн форматта булачак. Остазлар мәктәбендә катнашу өчен 28 гыйнварга кадәр гариза бирергә кирәк. Укулар 1 февральдә башлана. 

«Бу укларда төп игътибар хикәя жанрына бирелә. Проза әсәрләре арасында иң җиңел жанр булып тоела, әмма ул катлаулы. Без һәр очрашуга остазларны, галимнәрне, язучыларны чакырабыз. Фикер алышулар булачак», – диде ул. 

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин сүзләренчә, укуларга Шәриф Камал премиясенә дәгъва итүчеләр генә түгел, теләгән кеше килә ала. 

«Беренче чиратта без 14-30 яшьтәгеләрне көтәбез, өлкәнрәкләр дә, яшьрәкләр дә килә ала, без аларны кабул итәбез», – ди ул. 

Фото: © Солтан Исхаков

Остаз, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина мәктәпкә әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнүчеләрне көтүләрен әйтте.

«Дәрес кысаларында практик тәрҗемәчеләр, тел белгечләре белән очрашулар булачак. Ничек тәрҗемә итәргә, тәрҗемә иткәндә нәрсәгә нәрсәгә игътибар итәргә, символларны башка тел менталитетына яраклаштырып ничек бирергә – барысы да булачак. Бу дәресләр Татарстанда татар әдәбияты белән кызыксынучылар өчен генә түгел, башкаларның да катнашуын көтәбез», – диде ул.