Домой Жизнь татар Татар кызы — матурлык бәйгесендә

Татар кызы — матурлык бәйгесендә

0
Татар кызы — матурлык бәйгесендә

Гашыйклар көненә туры китереп (14 февраль), Түбән Новгородның авыл хуҗалыгы академиясе факультетлары студентлары арасында “Мисстер и Мисс НГСХА” дип исемләнгән, чын-чынлап искиткеч позитив чара узды. Әлеге конкурс кысаларында үзләрен төрле биремнәрдә сынаган 16 студент арасында якташыбыз, Кочко-Пожар кызы Галия ЖИҺАНШИНА да бар иде. Галия төп мәктәпне туган авылында тәмамлап, урта белемне Сергачның өченче номерле мәктәбендә ала. Һөнәр сайлау вакыты җиткәч, ул берничә югары уку йортына документлар тапшыра, әмма әнисе, туганы Алсу авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганга күрә, Галия дә НГСХАны сайлый. Бүгенге көндә ул җир төзелеше һәм кадастр юнәлеше буенча агрономия факультетының өченче курс студенты. ВУЗның җыелма командасы составында мини-футбол уйный, уку йортының мәдәни өлешендә дә актив катнаша.

Тулаем алганда, Галияне сәхнә кошы дип әйтергә була, чөнки туган авылының мәдәният йорты сәхнәсенә ул беренче тапкыр 5 яшендә чыгып үзен таныта һәм шуннан башлана да инде аның иҗади тормышы. Биредә төрле даталарга багышлап үткәрелгән чараларда катнаша башлый. Бию белән мавыгып китә һәм ул аның яшәү мәгънәсенә әверелә.
— Миңа үз авылыбыздан гайре, район, районара, өлкә күләмендәге бәйге-конкурсларга ләргә чыгарга ярдәм иткәне өчен мәрхүм Эльвира апа Мусинага зур рәхмәтлемен. Аның белән эшләргә бигрәк рәхәт иде – репетицияләргә йөреп, бергәләшеп хәрәкәтләрне өйрәнә идек, һәр чыгышка костюмнар кайгырта иде. Кызганычка каршы, Эльвира апабыз бик иртә арабыздан китте, — дип искә алды остазын Галия.
Сәхнә белән дус булганга, әлеге бәйгедә катнашуга да ул курыкмыйча алына, анда үзен иркен тота.

— Бәйге көнне зал дус-туганнар, студентлар, педагоглар белән шыгрым тулы иде, энергетика көчле, хис-кичерешләр әйтеп бетергесез.
Чараны без гомум бию белән ачып җибәрдек. “Визит карточкасы” биремендә һәр конкурсант үзе белән таныштырырга тиеш иде. Аны без факультетташ егет белән “Танышу сайты” формасында күрсәттек. Интернет челтәрендә бер-беребезне табып, очраштык, таныштык, шулай итеп үзебез турында сөйләдек. Иҗади
конкурста рус егете белән татар халык биюен башкардык. Дефиле, финал чыгышына да берничә атна дәвамында әзерләндек.
Әйтергә кирәк, сәхнәдә күптәннән булсам да, шушындый матурлык бәйгесендә катнашуым беренче тапкыр гына. Әмма ләкин бөтен конкурс дәвамында конкурсантлар арасында бик җылы һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде. Без бер-беребезгә ярдәм итешеп тордык, көндәшлек юк иде. Бу бит матурлык конкурсы, монда матур һәм якты күңелле кешеләр генә катнаша ала.

Мин конкурска бик күп вакыт һәм көч сарыф иттем һәм бер дә үкенмим. Киресенчә, репетицияләр, әзерләнүләр тәмамлануга моңсу хәтта. Конкурска тиешле рәвештә әзер булуымны кайгырткан деканатыма зур рәхмәтле мин, — диде Галия.
Бу көнне уку йортының миссы исемен башка кыз яуласа да, “Халык гүзәле” номинациясендә социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы белән ачыкланган җиңүче итеп нәкъ менә Галия табылды.
— Конкурста катнашудан ләззәт алдым, җиңү яуларга өметләнмәдем. Ә менә тавыш бирү буенча беренче минутлардан алга чыгуым мине шаккатырды һәм түземсезләнеп нәтиҗәләрне көттем. Өч көн дәвамында минем өчен 1249 кешенең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, 32,32 процент белән алга узып Тамашачы симпатиясе призын алдым.
Шуңа да “Туган як” газетасы аша иң кадерле кешеләремә — әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма, “Туган як” редакциясенә һәм минем өчен барча тавыш бирүчеләргә олы рәхмәтләремне белдерәм, — диде Галия.
Без матур һәм батыр кызыбызны ихластан котлыйбыз, тагын да зуррак җиңүләргә ирешүен теләп калабыз! Шушындый өметле яшь кызыбыз белән чын күңелдән горурланабыз!

Румия ХАМЗИНА.

«Туган як» газетасы