Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Татар һәм башкорт табиблары “Гиппократ”та очраша

Татар һәм башкорт табиблары “Гиппократ”та очраша

0
Татар һәм башкорт табиблары “Гиппократ”та очраша

18 ноябрьдә “Татарлар штабы” табиблар һәм студентлар өчен очрашу үткәрде.

Бүгенге көндә Штабта төрле юнәлештә эшләп килүче клублар бар һәм алар арасында “Гиппократ” клубы бик мөһим урынны алып тора. Чөнки биредә һөнәри яктан чыныккан тәҗрибәле табиблар, профессорлар, академиклар һәм медицинаның төрле өлкәләре буенча белем алучы биш уку йортыннан татар һәм башкорт студентлары очраша. Биредә алар фикер алышалар, катлаулы һәм җитди сорауларны күтәрәләр, эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар, ә студентлар үзләре өчен файдалы мәгълүматлар алалар.

“Гиппократ” кичәсе Штабның җитәкчесе Рөстәм Ямалеевның чыгышы белән башланып китте. Ул кичәгә килгән яшь һәм өлкән буын табибларын сәламләде, аларның һөнәрләре бик җаваплы һәм хөрмәтле булуын билгеләп үтте.

Шуннан соң очрашуга килгән барлык табиблар да үзләренең исемнәре, тәмамлаган уку йортлары һәм медицинаның кайсы өлкәсендә эшләүләре белән таныштырып киттеләр.

“Гиппократ” клубының җитәкчесе – РФнең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясенең академигы, Журналистлар союзының вәкиле, язучы, СССРның уйлап табучысы, Дәүләт думасының депутаты һәм юрист Каримова Дания Юсуфовна үз чыгышында бу клубның татар һәм башкорт медицина белгечләре өчен зур роль уйнавын белдерде.

“Мөселман нуры балкып тора бу йортта һәм мөселман нуры һәрберебездә булырга тиеш. – диде ул. – Монда бергә җыелышып без үзебезнең белгечлекне күрсәтеп, тәҗрибә белән уртаклашып кына калбыйбыз, ә шул исәптән, татарлыгыбызны, мөселманлыгыбызны саклап калырга тырышабыз”, – дип билгеләде Д.Каримова. Кичәдә яңа килгән кешеләрнең булуына ул бик шатланды.

 “Чыгышы белән теләсә нинди халыктан булган кеше үз телен, гореф-гадәтләрен кайчакта онытырга яисә бөтенләй белмәскә мөмкин, әмма һәрбер кешегә үз халкының көче, сәләте һәм рухы бернәрсәгә дә карамастан геннар аша күчә. Ә менә безнең татар халкы геннарына гасырлар буе эшчәнлек, кешелеклелек, җаваплылык, илтифатлык, олыларны ихтирам итү хисләре хас булды. Шунысы кызык, бары тик чыгышы белән татар яисә башкорт халыкларында гына табиблар, укытучылар, нефть чыгаручылар һәм хәрби кешеләр саны күбрәк була. Һәм монда туры бәйләнеш күрергә мөмкин, чөнки нәкъ менә бу һөнәр ияләренә генә түбәндә санап кителгән сыйфатлар күбрәк хас,” – дип раслап күрсәтте Дания Каримова.

“Гиппократ” кичәсендә шулай ук РФнең атказанган табибы, Сәламәтлек Министрлыгы үзәк поликлиникасының баш табибы Римма Шариповна да чыгыш ясады. Ул табиб һөнәренең бертуктаусыз практикага һәм зур тәҗрибә туплауга нигезләнгән озын һәм катлаулы юл икәнлеген аңлатты. Шулай ук тыңлаучыларны үзенең кызыклы тормыш юлы белән таныштырып үтте. Ә кичәгә килгән яшь табибларга һәм студентларга бәхетле кеше булыр өчен ни рәвешле шәхси тормышны һәм һөнәри юлны берләштерергә кирәклеге турында киңәшләр бирде.

Очрашуга килүчеләр арасында Мәскәүнең танылган неврологы, ФУВ Неврология кафедрасының профессоры, медицина фәннәре докторы, доцент Ринат Богданов та бар иде. Шулай ук кичәгә энә терапиясе белгече, теш дәвалау поликлиникаларының баш мөдирләре һәм медицина җайланмалары белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр килделәр.

Тиздән килеп җитүче Яңа ел бәйрәменең рухын сизер өчен яшь табиблар “Татарлар штабы”ның матур чыршысын бизәделәр һәм аны “Мәскәүнең беренче чыршысы” дип атадылар.

Менә шундый җылы, дусларча якын һәм татарча кунакчыл туганлык мөһиттә “Татарлар штабы” инде 24 ел дәвамында татар һәм башкорт табибларын бер-берсе белән очраштыра, таныштыра, аларга тәҗрибә белән бүлешергә һәм студентларга һөнәри яктан үсәргә ярдәм итә.

                                 Пресс центр штаба татар Лилия Галимова