5 декабрьдә Казанда Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура утырышы узды
Дөньядагы санитар-эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, утырышта Милли Шураның Татарстандагы 12 әгъзасы Татар конгрессының киңәшмәләр залыннан, ә Россия Федерациясе һәм чит илләрдәге милләттәшләребез Zoom элемтәсе аша катнаштылар.
Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Ринат Закиров эшчәнлегенә рәхмәтен җиткереп, Бөтендөнья татар конгрессының Съезд карамагына яңа җитәкче итеп Данис Шакиров кандидатурасын тәкъдим итте. Милли Шура әгъзалары бу кандидатураны бертавыштан хупладылар.
Утырышта күтәрелгән икенче мәсьәлә – 2020 елга хисап тоту һәм «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән Бөтендөнья татар конгрессының 2021 елга эш планы проектын раслау иде. Васил Шәйхразыев әлеге 352 чарадан торган план һәрбер татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесенә җибәрелүе һәм ул «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында әзерләнүен әйтеп узды. “Киләсе елда эшчәнлегебез Стратегияне тормышка ашыру кысаларында узачак”, — дип ассызыклады Милли Шура рәисе.
Шушы көннәрдә эш планы Конгрессның рәсми сайтына да урнаштырылачак. Бер атна эчендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре фикер-тәкъдимнәрен Татар конгрессына юллый алачаклар, аларны планга өстәү мөмкинлеге булачак.
Утырыш барышында Милли Шура әгъзасы, тарихчы Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы каршында Экспертлар Советы оештыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге тәкъдим Шура әгъзалары тарафыннан хупланды.
Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан 2021 елны Татар милләте бердәмлеге елы дип игълан итү тәкъдиме дә яңгырады. Алга таба да Милли Шура һәр елга аерым бер исем бирәчәк.
Булат Ибраһимов.
Бердэмлек