Татар нәкыше кайта

0
139

Киров өлкәсе татарлары конгрессы «“Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш»
III регионара форум кысаларында  милли киемгә багышланган “түгәрәк
өстәл” оештырган иде. Анда Нократ Аланы сәнгать мәктәбенең югары
категорияле укытучысы Фәния Рәкыйб кызы Мөхәммәтдинова да катнашты.
Бүген аның белән татар халкының милли киеме турында сөйләшүне дәвам итәбез.

– Фәния ханым, сез, сәнгатьче буларак, укыту эшеннән тыш, ятим,
караучысыз калган, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны югары сәнгать белән
кызыксындыру йөзеннән, 2007 елдан бирле “Тигез мөмкинлекләр
территориясе” дип исемләнгән инклюзив проект алып барасыз. Әлегә сезнең
эшчәнлек рус халык һөнәрчелегенең матур үрнәкләре белән генә бәйле, әмма
соңгы вакытта татар милли киеме белән дә кызыксына башладыгыз. Моңа
нәрсә этәргеч булды?

– Үзебезнең янәшәдәге халыкларның милли киеме белән дип төзәтер идем.
Моннан берничә ел элек шәһәрдә киң колачлы итеп удмурт халкы мәдәнияты
көннәре оештырылган иде, әлеге чарага удмурт милли киеме буенча
презентация тәкъдим иттем. Хәзер татар милли киеме традицияләрен өйрәнәм.
Сәнгать белгече буларак минем кызыксыну радиусында дөньядагы бар
халыкларның югары сәнгате ята. Милли киемгә килгәндә, аңа карата бүген
бөтен дөньяда кызыксыну арта бара. Тамак туклыгы бар, күңел рухи байлык
сорый. Моның өчен иң башта тамырларыңны белергә кирәк. Кем син? Милли
сорауга килгәндә, геном серләрен чишү кызыклы ачышлар ясады. Бер милләт
эчендә әллә ничә халык эзе бар икән. Моны мин бер телгә икенче телдән
кергән алынмалар күплеге белән чагыштырыр идем, шулай аңлаешлырак.
Үзебезнең шәһәрдә дә “Эшләпәләр музее” барлыкка килү  очраклы түгелдер.
Ике эшмәкәребез дөнья буйлап сәяхәт итеп милли баш киемнәре җыеп
йөриләр, шул коллекциядән даими эшли торган музей экспозициясе
оештырдылар һәм бу шактый уңышлы проект булып чыкты, музейдан кеше
өзелми. Төрле халыкларның баш киемнәре төрле һәм шул ук вакытта охшаш
та. Сәнгати яктан караганда, милли  баш киемнәре нигезендә, шул исәптән
төркиләрнеке,  нинди матур һөнәрчелек үрнәкләре күрдек! Үзаңым рус
мөһитендә формалашкан, башкаларга күңелем ачык, ә шулай да мин татар баласы.

– Кан тарта?
– Әйе, моны яшь барган саен күбрәк аңлыйсың. Әниемнең вафатын бик авыр
кичердем. Ул минем белән татарча сөйләшә иде. Һәм нәкъ шушы вакытларга
шәһәрнең тарих музеена Казан милли музееның ХIХ гасырның икенче яртысына
караган татар милли киемнәре һәм көнкүреш әйберләре күргәзмәсе белән
килүе туры килде. Экспозициягә куелган һәр әйбернең эшләнеше белән
горурланырлык иде. Хатын-кыз буларак, зәрканчылык һөнәре экспонатлары иң
беренче чиратта игътибарымны үзенә җәлеп итте. Татар хатыннарының
борынгы алкалары, йөзекләре, беләзекләре шулкадәр зәвык белән
эшләнелгән, бүген алып киярлек! Ә чигүле читекләр?! Ә күлмәкләре,
камзуллары?! Киемнәрендә төсләр сайланышы искитәрлек! Ә ирләр киеме?
Кияү егетләренең чигүле аяк чолгавын беренче күрдем, мин аны, чолгау
димәсәләр,  матур тастымал дип уйлар идем. Кыскасы, миндә халкым белән
горурлык хисе артты.

– Ул күргәзмә, чыннан да, без татарларда горурлык хисе арттырды, ә башка
милләт өчен ачыш булгандыр. Милли кием ул бит синең кайсы милләттән
икәнлегеңге бер күрүдә үк ачыктан-ачык күрсәтә торган бер билге. Син әле
авызыңны ачып бер сүз дә әйтмәгән, әмма инде кем икәнлегең билгеле.
Милли кием кию, бүген  ул күбрәк сәхнәдә күзәтелә, бик зур җаваплылык!
– Әйе, һәм бу турыда “түгәрәк өстәл”не дәвам итеп бик дөрес эшлисез.
Милли кием ул бит әле халыкның тарихи хәтере дә, шуңа күрә аңа бик сак
карарга кирәк. Әйе, иң беренче чиратта мәдәният хезмәткәрләренә кагыла,
чөнки бу кием, чыннан да,  бары тик сәхнәдә генә күренә дип әйтергә
була. Үзебезнең мәдәният хезмәткәрләренә килгәндә, мин аларны аңлыйм,
матди яктан кытлык киемнәрне иң очсыздан тегәргә этәрә. Алай булганда да
бу эшкә зур җаваплылык белән карарга кирәк. Шәхсән үзем шуңа игътибар
иттем. Шактый еллар элек музыка мәктәбе тарафыннан татар кызлары биюе
куелды. Ялгышмасам, Казаннан хореограф чакырылган иде. Татар биюенә
кызлар өчен күлмәк озын чалбар белән тегелде, чөнки татар кызлары бот
ялтыратып йөрмәгән. Рус биюләрендә, моннан аермалы буларак, нәкъ менә
бот ялтыратып бию бар, итәк астыннан тагын бер махсус итәк кисәләр дә.
Озын чалбарны сәхнә милли киемендә, татар аны озын ыштан ди инде,
кечкенә кыз бала гына күрсәтә ала, яшь кызлар өчен бу бармый, ыштан,
озын булса да, ул хатын-кызның эчке киеме.

– Татар бәйрәмнәренә читтән кунак артистлар чакырыла, жюри составында
Татарстаннан сәнгать белгечләре катнаша, алар да милли киемгә аерым
игътибар булуны ассызыкламый калмый. Кием бит гел үзгәреп тора торган
әйбер. Безнең әниләр милли кием инде кимәде. Алъяпкычны, әйтик, әнием
өйдә ризык әзерләгәндә генә яба иде, кунаклар килгәндә аны салып куйды.
Шулай да, мин үскәндә күршедәге әбинең аруга кия торган алъяпкычы
булганын хәтерлим. Өй тирәсендә йөргәндә кер күтәрә торган төстә
гадирәген киде, кешелеккә, мәсәлән, базарга барганда, канатлы итеп
тегелгән матурын  бәйли иде.

– Минем әнинең дә милли киеме юк иде, әмма гәрәбә муенса такты. Бүген
без муенсаны көндәлек такмыйбыз, ә әниләр, әбиләр аны салмаган да! Бу
бит татар хатын-кызларының һәрвакыт матурлыкка омтылуы! Ә чаршаулар?
Әллә ни бай тормадык, өй эчендәге бердәнбер күзгә ташланырлык бизәк дип
чигүле чаршауны атар идем. Юк, ул гына түгел, чигүле кечкенә мендәрләр
бар иде һәм әйбер өстенә яба торган чигүле япмалар. Милли чигү үрнәкләре
аерым бер тема. Бизәк сайлау, төс барлауда яшерен серләр бар.
– Әйе, безнең әби минем кызыл төстәге күлмәкне яратмады. Әниемнең яшь
чагында кара төстәге яхшы йон тукымадан мода буенча билләп тегелгән
күлмәге булган. Ул аны күкрәгенә матур брошь тагып кия иде. Берсендә,
каядыр кунакка баргач, кемдер, кимә кара төстә күлмәк, татарга килешми
дигән. Әниләр заманча киенергә тырышсалар да, миллилек кысалары булмаган
дип әйтеп булмый.
– Аны тарихи хәтер дип атап буладыр.
– Ак чуклы ефәк шәлләрне хәтерлисезме? Аны әбиләр ашка барганда
бөркәнәләр иде. Шул ефәк шәлнең озын чуклары кием нинди булса да инде
затлылык бирә. Татар затлылыкка омтылган! Әбиләребезгә, әниләребезгә бик
авыр заманнарда яшәргә туры килә, чабата киеп үскәннәр, әмма затлылыкны
югалтмаганнар. Ак чуклы ефәк шәлләр Иске Пенәгәр китапханәсендәге авыл
музеенда саклана.

– Затлылык дигәннән, бүген зыялы хатын-кызлар тарафыннан калфак кию
күзәтелә башлады. Мин аны, әбиләрнең чуклы ефәк ак шәл бөркәнү белән бер
рәткә куеп, шул ук затлылыкка омтылу дияр идем.
– Татар хатын-кызларының Бөтендөнья «Ак калфак» оешмасы тарафыннан
оештырылган төрле чараларда катнашу безне дә калфаклы итте. «Ак калфак»
җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова яңа тарихка безгә калфак кидерткән шәхес
булып кереп калыр. Хәзер мин татарлар яши торган җирләрдә булганда, кая
гына барсам да, музейдагы калфакларга игътибар итәм. Киров өлкәсенең
төньягында урнашкан Слободской район музеенда да бар ул татар калфагы.
Әлеге калфак Нократ авылыннан, ХIХ йөзнең ахырына карый. Тегелеше һәм
бизәлеше белән Казан татарларыныкы кебек. Баш өстенә генә киелә торган
кечкенә, ак мәрҗән белән кабартылып чигелгән. Нократ татарлары ни ерак
торсалар да Казанга караганнар!

– Калфак бүген көндәлек баш киеме була алмас. Ә менә олы яшьтәгеләр
яулык астыннан бик теләп киярләр кебек. Хәер, яулык өстеннән кию дә бар,
ул чагында ул зуррак итеп тегелә. Аның заманча эшләнештәге матур
үрнәкләре бар инде. Заманча дигәннән, милли бизәкләрне интерьер
бизәлешендә куллануны яшьләр дә ошатыр иде кебек. Бүген ул юнәлештә эшли
торган дизайнерлар бар. Хәтерләсәгез, без яшь чакта кунаклар килеп табын
артына утырышкач,  алар алдына кызыл башлы озын тастымал җәяләр иде.
Миндә ул бар, әнием сеңлесе Закирә апада сакланган.
– Кунак алдына җәелә торган тастымал бүген дә татарның  матур
гореф-гадәте булып тора. Тастымал булмаса, сые бар, хөрмәте юк диләр. Ул
тастымалларны заманча итеп милли бизәкләр белән чигеп куярга була, бүләк
өчен дә бик әйбәт.

– Бүген татарча чигү элементларын татарның яшь дизайнерлары тәкъдим итә
торган кием коллекцияләрендә дә күреп була, татар нәкыше кайта дип моңа
бик сөенәм. Артык чуарламый, килешле генә итеп куллану бик уңай тәэсир
калдыра. Татар милли киеме дигәндә, үрнәк өчен Бакый Урманченың милли
кием коллекциясен өйрәнергә тәкъдим итәм. Үзебезнең җирлеккә кайтканда,
мәдәният хезмәткәрләре милли киемгә багышланган китапларны ачып
укысыннар иде, андый басмалар җитәрлек. Интернет бу юнәлештә тагын да
күбрәк мөмкинлек бирә. Фольклор белән эстраданы бутамыйча, сәхнә
киемнәрен милли горурлыгыбыз итеп күрсәтә белү мөһим. Сүз ахырында
күптән түгел белгән бер яңалык турында әйтәсем килә. Башкортостан 17
апрельне милли кием көне итеп бәйрәм итте. Безгә үрнәк булып Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тора. Ул татарча озын сюртук киеп йөри
башлады.
– Ә минем тәкъдим: милли кием көне илебез тарафыннан аерым бер көндә
билгеләп үтелсен иде. Ул ял көне булмасын, кешеләр эшкә милли киемнән
килсеннәр!

Әңгәмәне Шәмсия ХӘЛИМОВА алып барды.
Автор фотолары.

«Дуслык» газетасы

1
2
3

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here