Домой Культура «Татар радиосы»ның 20 еллык юбилей концертына җиде мең тамашачы җыелды

«Татар радиосы»ның 20 еллык юбилей концертына җиде мең тамашачы җыелды

0
«Татар радиосы»ның 20 еллык юбилей концертына җиде мең тамашачы җыелды

Биш сәгатьлек бәйрәм концерты «Татнефть Арена»да үтә.

“Татнефть Арена”да “Татар радиосы”ның 20 яшьлек юбилеена багышланган зур концерт үтә. Радионың баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев сүзләренчә, бәйрәм чарасына барлык билетлар да сатылган, җиде мең тамашачы җыелган.

“Чараны уздыру урынын сайлауга килгәндә, зуррак мәйдан булса, аларын да караган булыр идек. Масштабны уйлап бу мәйданны сайладык. Барлык билетлар да сатылып бетте – зал тулы булачак”, – диде ул журналистлар белән очрашуда.

Радионың алып баручысы Назлыгөл Сөнгәтова әйтүенчә, «Татар радиосы» – Россиянең иң зур милли радиостанцияләре бишлегенә кергән татар телендәге беренче радиостанция.

Юбилей концертын алып баручы Гөлназ Сәфәрова сүзләренчә, «Татар радиосы» эфирында иң беренче яңгыраган җырчы Айдар Галимов булган. Концерт та аның җыры белән башланды. Эфирны иң беренче алып баручысы Булат Бәйрәмов булган. 

Концертта төрле буын җырчылар чыгыш ясады. Алар арасында мэтрлар Салават Фәтхетдинов, Зөлфәт Хәким бар. Концертта Мәликә, Ильмира Хамматова, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Иркә, Ришат Төхвәтуллин һәм башка артистларның җырлары яңгырады. 

Оештыручылар сүзләренчә, концертта һәрвакыт динамикада, «топ»та булган артистлар катнашты. 

Радио 2000 еда эшли башлаган. Пандемия булу сәбәпле юбилей концерты быел гына узды. Тамаша биш сәгать булыр дип көтелә, 47 җыр яңгыраячак.