Татар теле: дәресме, уенмы?

0
21
vatantat.ru

Мәктәпләрдә татар телен кызыксындырып укыту алымнарын таптыкмы әле?  Казанда яңа уку елында ачылган «Унбер» мәктәбендә татар телен укытуда заманча  һәм нәтиҗәле ысуллар турында сөйләштеләр. Бу туган тел укытучылары өчен оештырган очрашуларның икенчесе иде. Дәресләр ничек үзгәргән?

– Быел татар теле укытучыларына зур игътибар юнәтергә тырышабыз. Беренче семинарда 300ләп кеше катнашса, бу юлы да шуның кадәр укытучы килде. Татар телен балаларны кызыксындырып укытырга кирәклеген беләбез. Шуңа күрә кызыклы, көчле белгечләрне чакырдык. Укытучыларга файдалы булыр дип уйлыйбыз. Казан мәктәпләрендә  укучыларның 50 проценттан  артыгы татар телен туган тел буларак өйрәнә, – диде Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

«Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин әйтүенчә, мәктәптә мавыктыргыч татар теле дәресләренә кызыгып, берничә дистә укучы туган тел өйрәнү турында гаризаларын  кабат язган, урыс теле урынына татар телен сайлаганнар.

Токио чит телләр университеты аспиранты Юто Һишияма  видеоформатта университетта   татар телен укыту тәҗрибәсе белән таныштырды. Юто татар теле буенча халыкара олимпиадада гран-при отып, КФУда магистратурада укып, Токио университетында татар телен өйрәтә. Студентларны татар теле, татар дөньясы белән кызыксындыра.

Казандагы «Бала-сити» мөгаллиме, мәктәпнең халыкара уку программасы җитәкчесе  Шеймус Колл да инглиз телен ничек өйрәтүе турында сөйләде. Әгәр бала инглиз телен сүз, ишарә яки рәсемнәр белән күрсәткәндә аңламаса, укытучы русча сөйләшүче укытучыны чакырырга мөмкин. Укытучы дәрестә укытучы түгел, ярдәмче ролен башкара.  Кыскасы, дәреснең күп өлешен укучылар алып бара.

«Сәлам» дәреслекләре турында дәреслек авторларының берсе, Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучы Эльвира Марковадан сораштык.

–  Бу дәреслек аралашуга нигезләнеп төзелгән. Без кагыйдәләрне генә өйрәтмибез. Билгеле, аннан башка да булмый. Әмма аны әзер сөйләм калыпларына нигезләнеп төзибез. Башлангыч сыйныфларда, аңлатып тормыйча, әзер калып бирә идек. Урта сыйныфларда кагыйдәне җиңелчә өйрәтәбез. Дәрес ахырында укучы үткән тема буенча сөйли белергә тиеш. Укыту алымнарын инглиз теленекенә яраклаштырдык. Моңа кадәр җөмлә төзетәләр, әмма аралашу юк иде. Әйдәгез, диалогны укыгыз да сөйләгез, дип кенә булмый. Башта сүзләрне өйрәнәсең. Шулай ук уен аша да мөмкин, укучыларны төрле ситуацияләрдә калдырып карыйсың. Шуннан чыгып, аралашу да үзгәрә. Укытучы бары татар телендә  генә сөйли. Укучы 9 нчы сыйныфка кадәр татар телендә ипи-тозлык булса да сөйләшә белергә тиеш. Артыгын таләп итеп булмый. Атнасына ике дәрес белән нәрсә  генә өйрәнәсең? – ди  Эльвира Маркова.

Казандагы 117 мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Мещерякова    системасы тьюторы Фәния Гаязова да үз дәресеннән мисаллар китерде.

– Укучыда татар теленә карата кызыксыну уяту барыбызны да борчый. Мин биш ел инде Мещерякова системасын кулланып укытам. Ул тулысынча аралашуга нигезләнгән. Методик кулланма, эш дәфтәрләре, электрон һәм күрсәтмә әсбаплар, схемалар, күп. Укыта башлаганда, Валерия Мещерякова безне сәхнәгә чыгарды да уен уйнатты. Шулкадәр кызык итеп уйната, уйныйсы да килә, әмма телне белмәү кыенлык тудырды. Безнең каршыда да шундый ук балалар. Кайберләре татарча бер сүз дә әйтә белми. Без алардан нәрсә булса да таләп итәбез. Шулай итеп булган кызыксынуны да киметергә, туктатырга мөмкинбез. Дәрестә татарча гына сөйләшергә тырышам. Кул-хәрәкәт, уен, җыр-биюләр аша аңлатам. Дәрестәге уеннарны, җырларны видеога төшереп, әти-әниләргә дә җибәрәбез. Алар балаларының татар телен өйрәнүен күргәч, бик нык сөенәләр, – диде Фәния Гаязова.

Башка районнарда рус телле мәктәпләрдә татарчага ничек өйрәтәләр икән? Бу хакта Арча районы Иске Чүриле мәктәбенең татар теле укытучысы Ләйсән Вәлиевадан кызыксындык.

– Безнең мәктәп – рус мәктәбе. Арада мари, таҗик, үзбәк, әрмән балалары да укый.  Татар телен ике төркемгә бүлеп өйрәтәбез. Рус балалары арасында да тел белән кызыксынучылар шактый.  Безнең максат –  укучыларны аралашырга өйрәтү. Татар теле аларга чит теле булуын онытмаска кирәк. Татар телендә узучы чараларда катнаштырабыз, олимпиадаларга алып барабыз. Алар  алдынгы урыннар яулый. Телне өйрәтү өчен мөмкинлекләр күп. Дәреслекләр бик уңайлы, электрон әсбаплар да бар. Безгә бары өйрәтергә генә кирәк. Инглиз теле укыту методикасына таянып эшлибез. Баштагы елларда аның методикасын белеп бетермәгәнбез. Кагыйдә өйрәтү белән шөгыльләнгәнбез дип уйлыйм. «Сәлам» дәреслеге бик кызык. Төрле уеннар уйныйбыз. Укучылар табиб, кибетче дә була. Сөйләшергә шулай өйрәнәләр, – диде Ләйсән Вәлиева.

Татар телен өйрәтү буенча кызыксындыру алымнарын эзләү яхшы анысы. Укытучылар дәресне яраттыра белгәндә, башка милләт балалары да, татарча белмәгән татар балалары да татар телен теләп өйрәнә башлар, бәлкем. Тик бу урында «Нигә мәктәптәге математика, физика яки башка фәннәрне дә кызыклы итеп өйрәтү турында баш ватмыйлар икән?» дигән сорау туа. Математиканы уйнап өйрәтеп карыйк әле, ә? Бәлкем, алай кызыграк булыр?

Сәрия Мифтахова

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here