Домой Жизнь татар «Татар телемне берничә сәгатькә онытырга туры килде»

«Татар телемне берничә сәгатькә онытырга туры килде»

0
«Татар телемне берничә сәгатькә онытырга туры килде»

«Ялкын» яшүсмерләр журналы корреспонденты Рәзилә Газизованың «УрамДа» видеопроектындагы социаль эксперименты YouTube караучылары арасында зур кызыксыну уятты. Интертат өчен әзерләгән мәкаләсендә Рәзилә бу эксперимент нәтиҗәләре турында фикерләрен җиткерә.

Социаль эксперимент уздырганда, гомеремдә беренче тапкыр татарча белмәгән кеше кебек кыландым. Авыр булды. Сценарий буенча мин Казан урамнарында кешеләрдән татарчадан русчага тәрҗемә сорап йөрергә тиеш идем. Барысы да уйланылган: мин, татарча белмәгән кеше, Казанда татар әбиендә фатир белешеп, аннан ачкыч алырга тиеш. Моңарчы ничек аралаштыгыз дигән сорауга мин «балалары белән» дип җавап бирә идем. Тик әбиең бары татарча гына аңлый, ә мин юк. Җитмәсә, ватсап аша тавышлы хәбәрләр җибәрә, ә аларны интернет аша гына тәрҗемә итеп булмый. Шуңа өстәп, аңа җавап итеп үзең дә татарча тавышлы хәбәр яздырырга тиеш. Бу социаль эксперимент Казан урамнарындагы кешеләр татарча аңлыйлармы, юкмы икәнен ачыклауга юнәлгән иде.

Экспериментны Казанның тимер юл вокзалы тирәсендә башладык. Мин әле генә поезддан төшкән, чемоданнар белән басып торам. Турист образы бар. Кызганыч, кемгә генә татарчадан тәрҗемә сорап мөрәҗәгать итмәдем, барысы да башларын селкеделәр. Бары тик тукталышта бер апаң гына миңа ярдәм итте.

Шулай итеп, тимер юл вокзалында татарлар бигрәк аз икән дигән нәтиҗәгә килдем.

Шуннан соң оператор белән Бауман урамына таба киттек.

Бауман – Бауман инде, монда татарлар җитәрлек, ичмасам. Кемгә генә «Тәрҗемә итә алмыйсызмы?» — дип барма, барысы да: «Әйдәгез, нәрсә анда, тырышып карыйм?» — дип ярдәмгә килделәр. Хәттә руслар да, татарча җавап кайтара алмасалар да, әз-мәз татарча аңлап, миңа төп фикерне җиткерә алдылар.

Иң кызык җавап бирүчеләр бер төркем яшүсмерләр иде. Әллә алдамакчы булды берсе, әллә чынлап шулай аңлады, миңа шаярыбрак тәрҗемә бирде. «Беләсезме, ә мин бит татарча аңлыйм, ә сез мине алдаларга тырышасыз», — дип бик тә әйтәсем килде үзләренә!

Бауман урамында олысы да, яше дә татарча белә икән дигән фикергә килдем.


Ә Камал театры белән Кабан күлендә ничек икән?

Беренче булып, бер матур парга юлыктык. Кире какмадылар, төгәл тәрҗемә итә алмасалар да, ярдәм иттеләр үзе. Аннары фонтанга сокланып торган бер кызга ярдәм сорап килдем. Янына барып, аңа да хәбәрне тыңлаттым, бик теләп җавап кайтарды, хәттә телефон номеры белән алышырга әзер иде. Үземне Мәскәүдә МДУда укыйм дип таныштырганыма бик үкендем, чөнки бу кыз да Мәскәүдән булып чыкты, Казанга кунакка кайткан чагы булган. Тырыша-тырыша тиз генә башка нәрсә килә, шуны әйтергә туры килде. Гомеремдә шулай ышанырлык итеп алдаганым юк иде, валлаһи, үзем дә ышандым хәтта.

Ә аннан Кабан күле буйлап кешеләр «аулый» башладым. Рәсми киенгән һәм җитди карашлы кешеләр дә елмаеп миңа барысын да аңлаттылар: үзләре белмәсәләр дә, дусларын чакырып тәрҗемә иттерделәр. Бер рус абые миңа онлайн тәрҗемә кушымтасын кулланып ярдәм итәргә бик тырышты, ләкин кушымта татар телен аера алмады. (Мин эчтән генә моның уңышсыз икәнен аңласам да, аңа өметле күзләрем белән карап тордым) Аннан соң ул үзе тыңлап аңлатты. Мин рәхмәтләремне укыдым да тагын киттем. Апалар да, балалар да бик теләп ярдәм иттеләр. Инде йөреп туйгач, экспериментны бетерик дигәндә генә бер төркем кешеләр янына ярдәм сорап килдем. Бу төркемдә торган апалар миңа якты чырай күрсәтеп, барын да аңлаттылар. Соңыннан, мин дөресен әйткәч, бер абыең явыз тонда бу апаның яздырган хәбәрен бетерергә боерды. Янәсе, мин законга каршы гамәл кылганмын! Менә шулай да була икән дип уйладым һәм эчтән үз-үземә: «Бүгенгә җитәр дисәң, вакытында бетерергә кирәк!» — дип сүз бирдем.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, Казаныбыз татарларга гына түгел, ә ярдәм итүче кешеләргә дә бай икән. Әгәр дә ярдәм сорап берәрсенә мөрәҗәгать итсәң, һичшиксез, ташлап калдырмаячаклар!

intertat.tatar