Домой Жизнь татар Татары в России и в мире ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ БЕРДӘМЛЕК САГЫНДА

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ БЕРДӘМЛЕК САГЫНДА

0
ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ БЕРДӘМЛЕК САГЫНДА

Быел егерме биш еллыгын тутыручы татарлар Штабы үзенең эшчәнлеген алдан ук планлаштырып, 2022 елга зур өметләр баглап нык адымнар белән атлый башлады. Һәр ял көнне уздырыла торган һәм инде матур гадәткә кереп өлгергән “Яшьләр якшәмбесе” дә сизелерлек үзгәрешләр кичерә.

Штабның җылы мохитендә узган кичә үткән атнада музыкаль һәм театраль уку йортларыннан күпләгән яңа студентларның очрашу һәм танышу урынына әверелде.

Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев яңа килгән яшьләр өчен оешма эшчәнлегенең төп максатын, иң мөһим фикерен аңлатып күрсәтте. “Татарны милләт буларак саклау өчен, туган телне һәм  үз татарыңны яратуга, аның тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, гомумән, татарлыкны билгеләүгә кагылышлы төрле чаралар уздыру безнең өчен төп максат булып тора. Тормыш һәм эш тәҗрибәсе шуны күрсәтә – татарны татар буларак саклап калу, яшәтү өчен, хәзерге җәмгыятьтә үгет-нәсыйхәт, русча әйтсәк, критика белән генә ерак китеп булмый, моның өчен уңай  “пространство” яисә мохит  тудырырга  кирәк. Нәкъ менә шундый мохитне безнең оешма милли мәдәниятнең үзенчәлекләре, иҗаты, җырлары, гореф-гадәтләре, теле аша тудыра һәм саклап килә”, – дип аңлатты Р.Ямалеев.

Яшьләр кичәсенә килгән студентлар 2022 елда штаб эшчәнлеген тагын да яхшырту юнәлешендә үз тәкъдимнәрен, фикерләрен әйттеләр. Алга таба мондый очрашуларны аерым дискуссия формасында үткәрергә планлаштырыла.

Кичә гадәттәгечә танышу һәм аралашу белән генә чикләнмәде, аның беренче өлеше баян аккомпонементына, икенчесе гитара яңгыравында матур татар җырлары белән тулыланды.

Әмма бу мәҗлес башка “Яшьләр якшәмбе”ләреннән аермалы буларак, тагын бер үзенчәлекле ягы белән истә калды. Очрашуга килгән барлык яшьләр дә бик кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы сораштыруда катнаштылар. Соңрак аларның җавапларыннан торган фильм төшерәләчәк. Ул нинди сораштыру дисәгез, монда мәхәббәт, гаилә, шәхси тормыш мөнәсәбәтләре турында сүз бара. Бүгенге көн яшьләренә гаилә кору мәсьәләсенә карата нинди фикердә булулары, мәхәббәт хисенең үзенчәлекләре, аны ничек итеп озак елларга саклап калырга мөмкинлеге хакында, хәзерге заманда чын ир-ат һәм чын хатын-кыз нинди булырга тиешлеге турында сораулар бирелде. Аларның җавапларын фильм әзер булгач ук, татарлар штабының Ютуб каналыннан ишетә аласыз))

Кичә барышында яшьләр күмәкләшеп заманча татар җырларын башкардылар, кызыклы өстәл уеннарын уйнадылар, бер-берсе белән танышып үзара аралаштылар һәм татар телендә сөйләшү практикасын ныгыттылар.

Мондый очрашулар әлбәттә яшьләрьне бер-берсе белән якынлаштыра, бердәмлек сагында булырга чакыра. Чөнки үз гаиләләреннән чыгып киткәч, бары тик махсус тудырылган тирәлек шартларында гына татар йолаларын, гореф-гадәтлэрен, телен саклап калырга мөмкин. Мәскәүдәге татарлар Штабы оешмасы бу тирәлек шартларын югары дәрәҗәдә тудыручы зур шәһәрнең бердәнбер милли оешмасы булып тора! Шуңа күрә бергә булыйк дуслар, бердәм булыйк!

Лилия Галимова