Домой Жизнь татар Татары в регионе Татар яшьләре көннәре лидеры Фәрзәнә Мәхмүтова: Чын лидерның командасы булырга тиеш

Татар яшьләре көннәре лидеры Фәрзәнә Мәхмүтова: Чын лидерның командасы булырга тиеш

0
Татар яшьләре көннәре лидеры Фәрзәнә Мәхмүтова: Чын лидерның командасы булырга тиеш
Салават Камалетдинов

Фәрзәнә Мәхмүтова үз төбәгендә татар яшьләрен уку йортларыннан җәлеп итәргә, битараф булган татарларны җәлеп итәргә җыена.

Казанда биш көн дәвамында XXXII Татар яшьләре көннәре узды. Ябылу тантанасында тавыш бирүчеләргә нәтиҗә ясалды һәм лидер сайланды. 64 тавыш белән Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Фәрзәнә Мәхмүтова җиңде.

«Бу грамота яки сын алу гына түгел, бу – зур җаваплылык. Бергәләп эшләрбез дип өметләнәм. Чын лидер үзе генә була алмый, ул кеше арасында йөри. Аның командасы булырга тиеш. Үзең генә булсаң, лидерлык сыйфатларын күрсәтә алмыйсың. Лидер тирә-яктагы кешеләрне үзе артыннан алып бара», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фәрзәнә фикеренчә, Самарада актив яшьләр бар, ләкин алар активлыгын уку йортларына юнәлдерә. «Мин педагогик белем бирү юнәлешендә укыйм, мин актив татар егетләрен, кызларын таптым, исемлекләрдән карап, татар кешеләрен барлап чыктым. Шулай итеп, активистлар җыям. Туйган татарлар да бар, аларга берни дә кызык түгел. Бар кешегә дә ярап булмый. Үзеңә ничек ошый, шулай эшлә. Кызыксынган кеше үзе сиңа тартыла», – ди лидер.

Татар яшьләре көннәре лидеры – актив эшчәнлек алып барган, милләтнең киләчәгенә битараф булмаган шәхес, дип аңлатты алып баручы. Кичә тавыш бирү оештырылган булган. Нәтиҗәләрне «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова игълан итте. Лидерларга кандидатларны «Идел» яшьләр үзәге тәкъдим иткән булган. Һәр кандидат үз проектын якларга тиеш булган.

«Барысы да җиңүгә лаек кешеләр. Милләтнең киләчәге өчен битараф түгелләр, алар үз төбәкләрендә эшли, татарлык өчен янып йөрүчеләр, без аларны менә инде берничә ел беләбез. Барыгызга да уңышлар. Шул очкыныгызны, көчегезне югалтмагыз. Актив эшегезне дәвам итегез. Без дә сезне киләчәктә куәтләп, көч биреп торырбыз», – диде «Идел» яшьләр үзәге директоры.

«Аерылышуы авыр. Өч көн эчендә генә барлык планнарны тормышка ашырып булмый. Без фән өчен генә эшләмибез, татар халкы, аның телен, мәдәниятен, динен саклау өлкәсендә булган белемнәрне яшьләргә дә тапшырасыбыз килә. Алга таба да монда килермен дип уйлыйм. Үзем кебек белемнәрне яшь кешеләргә җиткерә алган алмаш кеше эзлисем калды. Минем дә җаным тынычрак булыр иде», – диде Татарстан Фәннәр академиясе Археология институтының директор урынбасары, археолог Фаяз Хуҗин.

Галим, рус телле балаларга татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы Николай Максимов әйтүенчә, татар кешеләре татар әдәби телендә сөйләшсә тә, һәр өлкә, һәр авыл үзенчә татарча сөйләшә.

«Үзегездә булган матурлыкны сакларга кирәк. Татар әдәби теле дип әйтсәк тә, әдәби тел үзенчә матур. Бер көнне бер кыз белән егет чара алып барды, мишәрчә өйрәнеп бетә яздык. Шуңа күрә, үзебезчә сөйләшик, үзебезчә балаларны тәрбиялик, ләкин татарның үзәк сөйләшүе – әдәби сөйләме бар. Аны да өйрәнсәгез ярый», – диде галим.

Бию буенча педагог Роза Ибраева Татар яшьләре көннәрен һәр елны көтеп алганын әйтте. «Монда гына мин татар энергиясе белән күңелемне баетам. Һәм ул ел буена җитә. Кемнеңдер бөтенләй үз гомерендә биеп караганы булмаган. Алар өч көн эчендә биергә өйрәнде», – диде ул.

«Ватан» хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Галимов яшьләрне проектлар әзерләргә һәм грант бәйгеләрендә катнашырга өйрәткән. «Киләсе елларда үзегезнең төбәкләрдә татар чараларын, җыеннарын үткәрүегезне теләр идем. Татар оешмаларын ачып җибәрерсез дип ышанам. Мондагы яшьләр киләчәктә татар гаиләләре төзер дигән өметтә калам», – диде ул.

Татар яшьләре «Идел кызы» «Идел егете», «Идел моңы», «Танцпол йолдызы» кебек бәйгеләрдә үзләренең осталыкларын күрсәткән. «Катнашучыларыбыз тырыш, сәләтле, уңганнар», – дип бәяләде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

  • Татар яшьләре көннәре татар яшьләренең танышу, аралашу һәм фикер алышып, тәҗрибә туплау мәйданчыгына нигезләнгән. Ул татар яшьләре инициативасы белән башланып китә. Бирегә Россиянең 23 төбәгеннән, Татарстанның төрле районнарыннан 150 делегат килде. Чараны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештырды.

Фәрзәнә Мәхмүтовны җиңүе белән котлыйбыз!