Домой Жизнь татар Татар җырчылары үзләрен милләтне саклау эшендә актив катнашырга тиеш дип саный

Татар җырчылары үзләрен милләтне саклау эшендә актив катнашырга тиеш дип саный

0
Татар җырчылары үзләрен милләтне саклау эшендә актив катнашырга тиеш дип саный


“Татар-информ”да оештырылган “фатирник”та Татарстанның халык артистлары Равил Харисов, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнашты.

Татар җырчысы иҗтимагый тормышта үз сүзен әйтә белергә тиеш дип саный “Казан” шәһәр филармониясе җырчылары. Бүген журналистлар танылган татар җырчылары белән милләтне саклауда артистларның роле турында сөйләште.

“Татар-информ”да оештырылган фатирникта Татарстанның халык артистлары Равил Харисов, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнашты. Сөйләшүнең темасы – “Татар җырчыларының иҗтимагый тормышта тоткан урыны”. Очрашуның беренче өлеше фикер алышу булса, икенче өлешендә җыр белән дәвам итте.

“Татар җырчысы иҗтимагый тормышта катнашырга тиеш. Мин гаиләдә дә һәм гомумән татар кешесе белән татарча аралашам һәм минем белән фәкать татарча аралашырга кирәклеген әйтәм. Җырчыларга телне үстерү буенча эшләргә кирәк”, – диде Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.

Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева халыкка хезмәт итеп телне саклауда артистларның зур өлеш кертүен ассызыклады. “Без җырларыбыз белән халыкны тәрбиялибез. Халыкка якын булганга күрә без иҗтимагый тормышта катнашырга тиеш дип уйлыйм”, – диде ул.

“Җырчылар тормышта соңгы урын алып тормый. Без бернәрсәгә дә битараф булырга тиеш түгел. Без яхшылыкка өндәргә тиеш”, – ди Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев. Ул эстрадага тәртип кертү өчен артистларны җыеп тора торган орган булырга тиешлеген ассызыклады.

Татарстанның халык артисты Равил Харисов татар җырчысының дөнья буйлап татар җырын таратып зур эш башкаруын ассызыклады. Равил Харисов очрашуны үзенең 1988 елда җырлана башлаган “Жигули” җыры белән төгәлләде.

tatar-inform.tatar