Татарча кушымта, итле пәрәмәч һәм башкортлар: Томск татарлары җанисәпкә әзерме?

0
33

Томск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезне нинди проблемалар борчый? Татарстаннан читтә татар телен саклап калып буламы? Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Җанисәпле сөйләшү»нең чираттагы кунагы — Томск татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов белән сөйләштек.

Автор: Гадел Әхмәтҗанов

«30 проценттан азрак булган халык ассимиляциягә дучар була»


-Томск өлкәсендә 2002 елдагы җанисәптә 20 меңнән артык татар булса, 2010 елда милләттәшләребез саны 17 меңгә генә калган. Томскиның үзендә дә шул ук вазгыять күзәтелә. Сигез ел эчендә шәһәрдәге татарлар 1 меңгә азайган. Моны ничек аңлата аласыз?

-Томск өлкәсендә татарлар күпләп түгел, җыйнак итеп төпләнгән. Милләттәшләребез Томскиның үзендә, Кара күл, Тахтамыш, Эушта, Тукай һәм башка авылларда яши. Кайбер татарлар безгә Идел буе, Урал якларыннан Столыпин реформасы, Бөек Октябрь социалистик революциясе вакытында күченеп килгән.

Чыннан да, соңгы халык санын алуларда татарлар саны кимүе күренә. Әмма җанисәп — ул статистик саннар гына. Ничек санауларына һәм язуларына карый бит. Җанисәпнең сыйфаты, дөреслеге, тулылыгы бик мөһим. Шуңа күрә халык санын быел ничек уздырырга кирәклеге турында уйларга кирәк. Төрле ысуллар, шул исәптән электрон форманы да, кулланып була.

Рамил Гали

Татарлар кимүне демография законы белән дә аңлатып була. Әлеге кагыйдә буенча, нәрсә яки кем булуына карамастан, берәр төр үсемлекме, хайванмы, безнең очракта кешеме, 30 проценттан азрак булса, әлеге популяция ассимиляциягә дучар була. Бу процессның күпме вакыт эчендә баруы — бүтән сорау.

Миңа калса, һәр эштә сан һәм сыйфат якларын карарга кирәк. Кайчак берәр җирлектә аерым кешеләр 3-4 процент кына булса да, сыйфат ягыннан күпкә кызыклырак булырга мөмкин. Бәлки ул җирләргә иң уңган, булган, курку белмәс кешеләр күченгәндер. Чөнки һәр кеше дә үзен яхшы хис иткән, ияләшкән тирәлектән ниндидер башка, чит-ят урынга чыга, күченә, тормышны яңа баштан башлый алмый, бөтен кешегә дә бирелмәгән ул.

Сез әйткән статистика һәм чынбарлык нишләп туры килми соң?

-Төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Барысын да тиешенчә, дөрес ысулларны кулланып, һәр кешене табып, һәр гаиләгә кереп ачыклаучы өстәмә сораулар бирү — бер эш. Хәзер икенче төрле мисал китерәм. Әйтик, баланың әтисе татар, әнисе рус кешесе. Җанисәп вакытында ата-ананың кайсы өйдә була, бала шул милләт кешесе итеп языла.

Өлкән яшьтәге кешеләргә активистлар булышырга тиеш дип саныйм. Әллә кайдагы авылдагы әби яки бабай интернетта утырамы икән? Шуңа күрә аларга электрон рәвештә теркәлергә ярдәм итәргә кирәк.

Быелгы җанисәптән нәрсә көтәргә?

– Иң мөһиме, булсын иде инде ул. Берничә тапкыр күчерделәр бит инде аны. Булсын дип кенә түгел, чын, дөрес булсын иде ул. Халык санын алу — чын мәгънәсендә Россия күләмендәге зур чара. Аның өчен күп көч, эш, ресурслар кирәк. Хәзер берничә тапкыр әзерләнгәч, шәп узарга тиеш инде ул.

Монда урыннардагы активистларның әһәмияте зур. Электрон сервислар белән эшләү, аңлату алып бару — барысы да зур роль уйный.

Татар теленә өйрәтүче «Алга!» кушымтасы турында


Урыннардагы активистлар сез әйткән әйберләрне башкарса, автономия татарлар санын саклап калу өчен нәрсә эшли?

– Бездә туксанынчы еллардан бирле Өлкә дәүләт мәдәният учреждениесе бар. Анда вокал коллективлары, төрле конкурс, фестиваль лауреатлары эшли. Бу — кая да булса килеп, үз телеңдә иҗат итәргә, гомумән, җаныңа ошаган әйбер белән шөгыльләнергә була дигән сүз.

Безнең оешма Себер Сабан туен үткәрергә булыша. Анда хәтта кечкенә генә татар авылы да бар. Без аны төзекләндерергә ярдәм иттек. Әлбәттә, нинди генә иҗтимагый оешма булмасын, алар барысы да — беренче чиратта, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, элемтәләр. Менә без Казанда, Томск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезне берләштерергә, алар арасында яхшы элемтәләр булдырырга тырышабыз.

https://play.google.com/

Грантлар алуда да хезмәттәшлек күрсәтәбез. Мәсәлән, 2019 елда Ринат дигән егет татар телен өйрәнү өчен «Алга!» дип аталган телефон кушымтасы уйлап чыгарды. Грант алырга аңа безнең автономия советы ярдәм итте. Әлеге программаны Play Market`тан йөкләп алырга була (Бүгенге көнгә кушымтаны 10 меңнән артык кулланучы күчереп алган — редакция).

Кушымтада татарча-русча сүзлек бар. Сүзләрне парлап та өйрәнергә мөмкин. Әйтик, бер сүз русча, аның янәшәсенә татарча тәрҗемәсе язылган. Бу татарча өйрәнергә теләүчеләргә булыша. Шулай ук анда онлайн рәвештә башка кулланучылар белән махсус чатта баттлда көч сынашырга була. Мин үзем баттлга кадәр барып җитмәдем әле. Кушымтадан төрле төбәкләрдәге татарлар куллана.

«Башкортстанда башкортлар руслар, татарларга караганда күпкә азрак»


– Томск өлкәсендә татарларның гына түгел, ә башкортларның да кимүен күрергә була (2002 елда 1953, 2010 елда 1656 башкорт булган). Әйтергә кирәк, соңгы арада алар бик нык агитация алып бара. Быел башкорт дусларыбыз саны кисәк артып китәр дип уйламыйсызмы?

– Татарстан белән Башкортстан чигендәге районнарда андый күренешләр булса, бездә мондый хәлнең булганы юк. Бездәге берничә дистә татарны башкорт дип яздыруның мәгънәсе дә булмый.

Рамил Гали

Башкортларны да аңлыйм. Башкортстанда башкортлар руслар, татарларга караганда күпкә азрак. Ялгышмасам, алар хәтта 30 проценттан да азрак. Демография кагыйдәсен искә төшерсәк, мондый популяция акрынлап ассимиляцияләнә.

Башкорт халкын ничек итеп арттырулары безгә мәгълүмат чаралары аша гына килеп ирешә, ишетеп, укып кына беләбез. Үзем дә бик кызыксынып, аларның нәрсә эшләгәннәрен күзәтәм.

Янә Альберт Исмаил…


– Ата-бабалары, үзе башкорт булмаган кешене башкорт итеп язу дөресме?

– Катырак итеп әйттерәсегез килсә, әйтәм! Җырчы Альберт Исмаил — минем дустым. Мин аны 2001 елдан беләм. Ул бик сәләтле музыкант, монда, Казанда, танылырга теләде. Ләкин монда аның иҗатын аңламадылар. Казанда гармун ише әйберләр кирәк. Шуңа күрә аны халык кабул итмәде. Ул бик нык үпкәләде. «Яшә, татар!» җырын башкарып йөргән кеше бит ул. Нәтиҗәдә аны кабул итмәделәр… (Татарстанда танылу ала алмагач, Альберт Исмаил Башкортстанга күченеп китте һәм үзен башкорт дип игълан итте — редакция).

Халык кабул итмәде дип үз милләтеңне саталармыни?

– Максат чараларны аклый, диләр бит. Ләкин аклану үзе матур күренеш түгел. Башкортларны алсак та, яхшы, аларның үз халыкларын 35-40 процент итеп күрсәтү максаты бар ди. Әмма нәрсә белән аклый соң алар моны? Нәрсә генә дисәләр дә, аклану түбән булып күренәчәк.

Альбер Исмаилны әйтсәк, Татарстан аны кабул итмәде. Бәлки моның өчен күбрәк вакыт кирәк булгандыр…

Ә Башкортстан кабул иттеме соң аны?

– Монысы да кызык сорау. Син үзеңне аргентиналы итеп хис итә аласың, ә Аргентина сине үзенеке итеп кабул итәчәкме соң? Монда да шул ук. Альберт Исмаилны продюсерлары ташлады, тегесе-монысы туры килмәде…

«Интернет заманында татарча өйрәнүнең бер кыенлыгы да юк»


– Мәгариф өлкәсенә кагылсак, сездә татар сыйныфлары, якшәмбе мәктәпләре бармы?-

– Юк, әлбәттә… Хәзер Татарстанда да татар телен укыту кимеде бит инде. Томскида ике ай элек кенә мәгариф темасына кагылышлы түгәрәк өстәл булды. Татар теле укытучылары алга таба ничек эш алып бару турында фикер алышты.

Рамил Гали

Бүген, интернет заманында, читтән торып укуның бер авырлыгы да юк. Инглиз, испан, гарәп телләрен өйрәнәләр бит әле. Махсус сайтны ачалар да, укытучы, репетиторлары белән рәхәтләнеп аралашалар. Татар телен өйрәнергә бернәрсә дә комачауламый. Элек кенә ул укытучыны төбәккә чакырып китерәсе, акчасын түлисе, фатир белән тәэмин итәсе иде. Хәзер уку — проблема түгел. Теләк кенә булсын.

Телне саклауда татар мохитенең әһәмияте турында


Теләк дигәннән, хәзерге яшьләрдә татар телен өйрәнергә омтылыш бармы соң?

– Томскида балаларына кечкенәдән татар телен сеңдергән, бары тик татарча аралашкан гаиләләр бар. Алар әз, әмма бар. Бала белән идарә итеп була бит. Ата-ана кирәк юнәлеш бирсә, бала өйрәнә. Кызыксыну да бар. Кешеләр форма эзли. Кемдер читтән торып укый, кемдер үз көче белән өйрәнә. Хәзер тау хәтле видеоконтент бар бит. Ютуб, башка сайтлар. Җаның теләгән нәрсәне табарга була.

Моннан тыш, татар мохитен тоярга, шул мохиттә булырга кирәк. Ни өчен без Казанга бик яратып киләбез. Чөнки монда тел яши, татарча аралашалар. Шуңа да мин йортны кайдандыр шәһәр читендә түгел, ә авылдан алдым. Анда русча юньләп аңламаган татарлар яши. Алар белән теләсәң-теләмәсәң дә татарча аралаша башлыйсың. Минем абый татар мохитеннән бераз ераграк, башта аңа авыр иде. Аны да аңламыйлар, ул да аңламый… Хәзер, бер-ике атна вакыт үткәч, ияләнде.

Якшәмбе мәктәбенә килгәндә, Татар үзәгендә бию, җырлау түгәрәкләренә йөрүче балаларга укытучы татар телен дә өйрәтә. Менә хәзер чын тел белгечен табу мәсьәләсе туды. Аны каяндыр табарга, Себергә күчүне сорарга кирәк бит әле.

«Балалардан сер итеп саклыйсы нәрсәләр турында тормыш иптәшем белән татарча сөйләшәбез»


– Нигә без бүген татарча түгел, русча аралашабыз? Сезнең татарчагыз алай ук начар түгел бит.

– Мин Томскида тудым. Томск — минем яраткан туган шәһәрем. Ләкин Казан да чит-ят түгел. Столыпин реформасы вакытында әти ягыннан бабай моннан Томскига күченгән. Әтинең әнисе, әби, 1921 елда күченеп килгән. Җитмешенче елларга кадәр туганнар аралашып, хатлар алышып, очрашып яшәгән. Минем әти заманында элемтә өзелгән.

Гаиләмдә татар телен сакларга, татарча аралашырга тырышабыз. Мин татар телен яратам, өйрәнәсем килә, укыйм, тапшырулар карыйм. Балалардан сер итеп саклыйсы нәрсәләр турында тормыш иптәшем белән татарча сөйләшәбез.

Рамил Гали

Балаларга да татарча өйрәтәбез. Ничәдер яшькә җиткәнче, алар кушкан әйберне эшли. Ләкин гел алай гына булмый. Бала үрнәк күрергә, татар мохитен тоярга тиеш. Менә мәсәлән, балам белән Татар үзәгенә кердек, анда коридорларда милли ризыклар төшерелгән рәсемнәр бар. Шулай коридор буйлап барганда: «Пәрәмәч ашыйсым килә», — ди. Өйгә кайттык, пәрәмәч әзер. Менә шундый кечкенә генә мизгелләрдән җыела инде ул. Тагын бер мисал, беркөнне улым телевизордан бер кешене күрде дә: «Йөзе татар кешесенеке кебек», — ди. Менә шулай.

Телне саклау җиңел түгел. Фантазияләргә бирелергә кирәкми. Тирәлек русча. Тулысынча башка мәдәнияттә булганда… Кемдер тиз генә бер телдән икенчесенә күчә дә аладыр инде. Урамда русча, өйдә татарча аралашадыр. Төрлечә була.

Томскидагы татарлар мәчетләргә йөриме?

– Татар булу — мөселман булу дигән сүз түгел бит әле ул. Менә мин Казан буйлап йөргәндә, кулларына әллә нәрсәләр язылган кешеләрне күрәм. Ә бу бит дин кануннарына бөтенләй каршы килә. Шуңа күрә дөньяга ал күзлек аша карарга кирәкми. Шуның белән беррәттән, сездәге авыл мәчетләрендә азан яңгырап тора. Шулай булганда, Аллаһы Тәгалә турында онытып булмый. Сездә кирәк әйбернең бөтенесен дә әйтәләр, күрсәтәләр. Бездә андый нәрсә юк.

Томскиның үзендә ике борынгы мәчет эшли. Аларның икесенә дә татарлар нигез салган. Икесе дә шәһәр үзәгендә. Теләгән һәр кеше кереп, намаз укый ала.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here