Татарча яз!

0
Татарча яз!

Хөрмәтле якташлар!

2020 елның 26 сентябрендә татар теленә һәм мәдәниятенә битараф булмаган барлык кешеләрне Бөтендөнья «Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнашырга чакырабыз.

Кызганычка, илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, быел, узган еллардагыча, бөтен кешеләр дә диктантны махсус мәйданчыкларга барып яза алмас. Шуңа Бөтендөнья татар конгрессы акцияне онлайн уздыру инициативасы белән чыкты.

26 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә „ТНВ“ телеканалында  туры эфирда телевидение дикторы Илдар Кыямов диктант текстын укыячак. Димәк, сез өйдән чыкмыйча гына акциядә катнаша аласыз.

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте дә үз өстәмәләрен һәм тәкъдимнәрен кертә. 26 сентябрьдә нәкъ 12 сәгатьтә «Дуслык» сайтында урнаштырылган сылтама буеча YouTub-каналына кереп, татарча диктант яза аласыз. Анда урнаштырылган диктантның текстын үзегез өчен уңайлы теләсә кайсы вакытта тыңларга мөмкин булачак. Шулай ук сез «Мин татарча диктант язам» дигән кыска видео яздырып,  +7927294112 телефоны буенча Whatsappка җибәрә аласыз. Видео “Дуслык” сайтында урнаштырылачак.

Диктант язу өчен бланкны diktant.tatar сайтыннан алырга мөмкин. Диктант язганнан соң бланкны сканерларга һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки фотографиягә төшереп, +79030667012 номерына Whatsappка җибәрергә кирәк.

Хөрмәтле милләттәшләр! Барыгызны да «Татарча диктант» акциясенә кушылырга чакырабыз.