Домой Жизнь татар Татары в регионе Татарлар командасы оттырды

Татарлар командасы оттырды

0
Татарлар командасы оттырды

МТЛ «Арена» спорт комп­лексында «Халыклар дус­лыгы – 2020» традицион спорт фестивале узды. Төрле мил­ләт халыклары яшәгән Са­мара өлкәсендә шушын­дый милләтара спорт фести­вале инде унынчы тапкыр үткәрелә. «Юлле» Корея мил­ли уен кораллары ан­самбле барабаннары чарага спорт рит­мы биреп торды. Фес­ти­валь Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багыш­ланган иде.

Өлкә спорт министрының беренче урынбасары Андрей Харин, «Халыклар дуслыгы йорты» директоры урынбасары Петр Сучков, Самара шәһәренең Мактаулы гражданины, «Россия халыклары Ассамблеясы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы, «Самара өлкәсе халыклары берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаев һәм протоиерей Иоанн Мохов уенчыларга уңышлар теләделәр, үзара ярыш тик спорт мәйданчыкларында гына булсын иде, дип белдерделәр.

Футбол кырында һәм волейбол мәйданчыгында ярышлар иртәннән үк бара иде. Мини-футбол буенча турнирда 10 команда катнашты – «РКЦ Прогресс», «СОКЦ Дагыстан», белорусларның – «Зуб­ры», төркмәннәрнең – «Ватан», азәрбайҗаннарның – «ЛАСО», украиннарның – «Водограй», осетиннарның «Алания», «Татар автономиясе», «Әрмән яшьләр берлеге» һәм кыргызларның «Манас-Ата» командалары ярышты. Һәр команда җиңүгә омтылды, әмма һәр турнирда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булырга тиеш, әлбәттә. Быелгы футбол турнирында беренче урынны – “Дагыстан” мәдәни үзәге, икенче урынны – “Азәрбайҗаннар Лигасы”, өченче урынны «Әрмән яшьләре берлеге» командалары яулады. Ә волейбол командалары ярышында беренче урынга чуваш милли-мәдәни авто­номиясе, икенче урынга – «Ватан» төркмән милли-мәдә­ни үзәге, өченче урынга – «Манас-Ата» хәйрия фонды чыкты.

– Кызганыч, “Татар автономиясе” командасы быелгы футбол ярышларында призлы урын ала алмады. Жирәбә буенча безгә азәрбайҗаннарның «ЛАСО» командасына каршы уйнарга туры килде. Бу бик көчле һәм тәҗрибәле команда. Шуңа күрә киләсе ярышларга без тагын да тырышыбрак әзерләнәчәкбез. Шулай ук, чираттагы спорт фестивалендә волейбол ярыш­­ларында да катнашырга исәп бар, – ди команданың тре­не­ры Наил Тәрҗеманов.

Тәнәфесләрдә «Арена» фойесында җанатарлар өчен Бөек Ватан сугышы һәм спорт тарихына багышланган интеллектуаль викториналар узды, җиңүчеләргә Самараның Футбол музеена чакыру билетлары тапшырылды. Шулай ук фойеда милли баш киемнәре, курчаклар һәм «Без барыбыз да – Россия» конкурсында катнашучыларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Җиңүче командаларга ме­дальләр, кубоклар һәм ис­тәлекле бүләкләрне шәһәр Думасы депутаты, Самара футбол тарихы һәм үсеше Фонды президенты, Самараның Футбол музее директоры Александр Чернышев һәм «Халык­лар дуслыгы йорты» директоры Игорь Буров тапшырдылар. Ә бу ярышлардан соң Футбол музеенда урын алачак тупта мини-футбол һәм волейбол җиңүчеләре үзләренең автографларын калдырдылар.

Эльмира Сәйфуллина әзерләде.

Бердэмлек