«Татарларның бабалары исламны өч тапкыр кабул иткән»

0
129

Дамир Исхаков:

Дини аң һәм милли аң — ике төрле җисем. Элеккеге Югославия халыклары басняклар, серблар, хорватлар бер үк телдә сөйләшәләр, әмма диннәре үзгә. Басняклар мөселман, хорватлар католик, серблар православ булганнар. Дин белән милли аң арасында бик нечкә бәйлелек булуы күренә. Шул исәптән яңа күренешләр дә булып тора.

Бездә ислам динен Болгар чорына гына кайтарып калдырырга тырышалар. Ул тамырдан ялгыш. Татарларның бабалары исламны өч тапкыр кабул итәләр. Иң элгәре болгарлар, аннан соң XI гасырда көнчыгыш кыпчаклар кабул итә. Өченче тапкыр Алтын Урда чорында Үзбәк хан дәверендә кабул итәләр. Исламны төрле дәвердә кабул итү милли аңга йогынты ясаган.

Периферия зоналарын да истә тотарга кирәк, Себер татарлары исламны XII гасырның икенче яртысында гына кабул иткәннәр. Урта гасыр чорында булган катлаулы күренешләрне дә истә тотарга кирәк. XIV гасырга караган рус елъязмаларында Болгарда ике этник төркем булуы язылган. Берсе — бисермәннәр, ягъни мөселман дигән сүз. Икенчесе — татар. Ул кызыклы үзенчәлекләр татарның милли этник үзаңында чагыла.

Илнар Гарифуллин:

Яшьләрдә дин белән телне аерып карау проблемасы күзәтелә. Совет заманында ислам бердәмлеге буыннар арасында өзелеп кала. Ислам динен абыстайлар, бабайлар саклый, ә яшьләр арасында ул бик күренми. Яшьләрне партия, комсомол бик контрольдә тота. Яшьләр чын мөселман тормышы белән яши алмый.

2000 елларда ислам яшьләргә күбрәк чит ил мөселманнары белән килә. Ул яшь шәкертләрнең Шәрык һәм Гарәп илләренә чыгып китүе белән бәйле. Алар гарәп традициясенә таянган исламны алып киләләр. Исламны бердәмлек дине дисәк тә, ислам динендә булган һәр халыкның милли үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, Пакистанда, Индонезиядә, Мисырда төрле ислам.

Исламга кереп киткән вакытта аңлап бетермәгәннәр: ислам бер тирәле генә дин түгел, анда күп милли мәдәни компонентлар җыелган. Хәзер ул аңлау килде. Россиягә ул аңлау традицион булмаган дини хәрәкәт: ваһабичылык һәм сәләфичелек белән килде. Алар миллилекне кабул итмиләр. Миллилек ислам өммәтен өзгәли, диләр.

Ике ел элек ислам өммәтендә татар теленең урынын ныгытыр өчен Татарстанда мәчетләрдә вәгазьләрне татар теленә күчерделәр. Телгә басым ясалгач кына исламның телне, милли үзаңны саклауда зур роль уйнавын аңладык. Атеистик пропаганда вакытында ислам дине татар милләтен саклауда зур ярдәм итте.

«Абстракт мөселманнар күбрәк ваһабичылыкка тартыла»

Дамир Исхаков:

Мирза Мәхмүтов гарәп телен яхшы белә иде, ул әйткән: «Революциядән соң татар теленнән ун мең гарәп-фарсы алынмасын төшереп калдырылган. Шул алынмалар төшеп калгач, татарларның фәлсәфә өлкәсендә фикерләве бетә, чөнки терминнар юкка чыгарыла һәм автомат рәвештә марксизм тәгълиматына күчәләр».

Ул төшенчәләрне өйрәнеп карадым. Алар суфичылык заманында ислам белән бәйле булган. Без шушы нигездә дини тәгълиматны корганбыз һәм фәлсәфә дә шуның белән корылган була.

Терминнарның килеп чыгышы Урта гасыр чорындагы татар исламына бәйле. Һәр төбәктә җирле изгеләр күмелгән урыннар бар. Алар белән бәйле тарихлар бар. Изге таулар да, чишмәләр дә түгел, шунда күмелгән изге кешеләр. Аларның шактый өлеше суфичылык белән бәйле булган. Алар үз вакытында бу җирлеккә килгәннәр һәм исламны кертергә ярдәм иткәннәр. Ул күренеш Себердә ачык күренә.

Биләр шәһәрендәге Хуҗалар тавында күмелгән шәхес тә реаль кеше булган. Ул кыпчак кабиләсе юлбашчысы булган һәм Алтын Урдага ислам керткәндә катнашкан булса кирәк. Безнең ислам үзенчәлекләре җирлеккә бәйле һәм аның артыннан барган вакытта мәдәният тә, тарих та килеп чыга. Шуны белгән кеше чын татар кешесе була, белмәсә, абстракт мөселман була.

Абстракт мөселманнар күбрәк ваһабичылыкка тартыла, чөнки аларның милли җирлеге юк монда. Ул безнең өчен куркыныч әйбер, шуңа күрә без үзебезнең милли аңны җирле исламга бәйләп карарга тиешбез. Шулай гына без чын татар һәм мөселман кешесе булабыз.

Казан ханлыгы таркалып, без дәүләтсез калгач, халык исламга береккән, чөнки ул милли аңны саклауның бер юлы булган. Шул ук вакытта кеше үзенең милләтен, халкын онытмаган, әмма ислам беренче урынга чыккан. Бигрәк тә XVIII гасырда басымнар башлангач, татарларда дингә берегү көчле булган. XIX йөздә татарлар дин тирәсендә аерым бер өммәт буларак оешырга тырыша. Шул нигездә бәйлелек җебе барлыкка килә һәм ислам милләте оеша башлый. Аны мин татар милләте оешуның беренче стадиясе дип саныйм.

Шиһабетдин Мәрҗани: «Мөселман булу һәм татарлык арасында аерма Нил белән Ифрат арасындагы аермага тиң», — дип язган.

«Дин әһеле милләт белән кызыксынмагандыр дип уйлау дөрес түгел»

Илнар Гарифуллин:

Мөселманнар арасында миллилекне үстерү өчен күренекле дин әһелләребезнең тормышларын, карашларын аңлатканда, аларның милли лидер булуларын күрсәтергә кирәк. Алар чыннан да милли җанлы фикер иясе булганнар. Дини сораулар белән генә шөгыльләнмәгәннәр, татар милләтен үстерүгә игътибар иткәннәр. Дин әһеле милләт белән кызыксынмагандыр дип уйлау дөрес түгел

Шиһабетдин Мәрҗани, Кол Шәриф — чын милли идеолог булганнар. Рус гаскәрләре Казан ханлыгын басып алыр алдыннан ул Осман солтаны белән хат языша. Осман солтаны үз солтанлыгына килергә тәгъдим итә. Кол Шәриф: «Үзебезнең җирне сакларга көчебез җитмәс, ләкин Идел-Урал яклары ул — мөселман җире. Ничек булса да, үз җиребездән китмәскә тиешбез», — дигән. Ул сәяси лидер буларак фикер йөрткән. Ул галимнәрне яшь мөселманнарга үрнәк итеп күрсәтергә тиешбез. Дини проблемага караганда да алар өчен ватанны саклау алгы планда булган.

 Дамир Исхаков:

Һәр халыкта исламның үзенчәлекләре бар. Ул гореф-гадәтләр һәм тарих белән бәйле. Татарда ул гадәтләр күп сакланмаган. Кеше үлгәннән соң аның өчесен, җидесен үткәрү бар, аларның борынгы вакыттан килгәне күренеп тора. Гореф-гадәт ислам нигезендә үткәрелсә, халык өчен аның кимчелеге дә, зыяны да юк. Шуның нигезендә исламны саклап калып та була.

Чит ил галимнәренең: «Ничек исламны саклап калдыгыз?» — дигән соравына мин: «Гореф-гадәтләр аша саклап калдык», — дип аңлаттым. Мәчетләрдә җыела алмаганда, халык зиратларда җыелган, өйдә аш җыйган вакытта «Коръән» укыганнар. Хәзер дә гореф-гадәтләр аша миллилекне сакларга тиешбез.

«Ваһабичылык һәм сәләфичелек милли үзаңны юкка чыгара»

Илнар Гарифуллин:

Ваһабичылык һәм сәләфичелектә миллилек юк дибез. Ни өчен? Чөнки алар мәзһәбләрне кабул итмиләр һәм мәзһәбләр булуга каршы. Без хәнәфи мәзһәбкә кергән мөселманнар. Нәкъ хәнәфи мәзһәбнең үзенчәлеге бар. Ул — җирле милли гореф-гадәтләргә уңай карый торган мәзһәб. Шуңа күрә татарларда исламга милли мәдәнияттән кергән гореф-гадәтләр – аптырарлык хәл түгел.

Без ваһабичылык һәм сәләфичелеккә каршы торырга тиеш, чөнки ваһабичылык, сәләфичелек милли үзаңны сыеклата, юкка чыгара. Үзебезнең хәнәфи мәзһәбендәге гадәтләрне сакласак, без үзебезнең миллилекне саклыйбыз.

Гөлүзә Ибраһимова

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here