Домой Культура «Татармультфильм» 7 еллык эшен күрсәтте – «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы чыкты

«Татармультфильм» 7 еллык эшен күрсәтте – «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы чыкты

0
«Татармультфильм» 7 еллык эшен күрсәтте – «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы чыкты

«Татармультфильм» берләшмәсенең җиде еллык хезмәте булган «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы анимацион фильмының премьерасы Камал театрының зур залында узды.

«Бүген сез күрәчәк анимацион фильмны барлыгы 3 дистәгә якын рәссам җанландырды. Дөресрәк итеп әйтсәк, 96 кешедән торган иҗат төркеме эшләде», дип таныштырды фильм башланыр алдыннан Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша.

«Алар тарафыннан 650 фон булдырылды, 1126 күренешне үз эченә алды. Сез бүген 26 музыкаль тема һәм 12 төп ария ишетәчәксез», дип дәвам итте ул. Алып баручы сәхнәгә рәссамнар командасын, тавыш яздыру студиясе хезмәткәрләрен, административ төркемне чакырды.

«Танылган спектакльнең алтын актерлар составы рәссамнар өчен илһам чыганагы булды. Безгә халыкның иң яраткан спектаклен яңа формаларда иҗат итү мөмкинлеге туды. Без бу әсәрне бүгенге һәм киләчәк буынга тапшырабыз», диде «Татармультфильм» студиясенең баш режиссеры Сергей Киатров.

«Бүгенге көн бик дулкынландыргыч. Без бүген сезгә җиде ел дәвамында тырышып эшләгән эшебезнең нәтиҗәсен – «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын тәкъдим итәбез. Ул спектакльнең күчермәсе түгел. Алар икесе ике төрле жанрдагы сәнгать әсәре», диде фильмның сценарийлар төркеме җитәкчесе, студиянең башкарма директоры, үзен «Фәрештә кызы» дип таныштырган Алсу Низамиева.

«Мин бу фильмга катнашырга ризалык бирдем һәм тавышымны катнаштырдым. Монда шулкадәр талантлы, фантазияле команда эшләде. Мин аны эшләгән кешеләргә сокланам. Яхшы булса – шушы команданыкы, начар – минеке», диде Әҗәл тавышын яңгыраткан Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев.

«Фильмны Әлмәттә күрсәткән булганнар. Аны караган кеше – Әлмәт театры директоры бик шаккатып мактап сөйләде. Сезгә дә ошаса, мин куаныр идем, команда да куаныр иде», диде ул.

  • Анимацион фильмның режиссеры – Сергей Киатров. Әлмәндәр тавышын Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов яздырган. Башка тавышларны Илнур Закиров, Гөлнара Гайнетдинова, Ләйсән Гатауллина һәм башкалар яздырган.