«Татарның акчасы булган икән!»

0
42

Каюм Насыйри урамында урнашкан борынгы бинада «Татар акчасы музее» ачылды. «Татар-информ» хәбәрчесе музей ачылышында булып кайтты һәм татарның акчасы тарихы бик бай икәнлеген ачыклады.

«Шоколад акчаны ашаганда, акча музее ясау идеясе туды»


Әлеге музейны оештыру идеясе… шоколадтан барлыкка килгән. «Без борынгы тәңкәләрнең образын шоколадта кулландык. Былтыр Алтын Урданың 750 еллыгына тәңкә формасында шоколад чыгардык, балаларга тараттык, ул шулкадәр популяр булды. Шул шоколад акчаны ашаганда, акча музее ясау идеясе туды», — диде музей җитәкчесе Артур Галимҗанов.

Шоколад тәңкәдә барс һәм кояш сурәтләнгән. Бу очраклы хәл түгел, шуңа охшаган тәңкәләр Алтын Урда чорында да кулланылган.

Музейдагы экскурсия вакытында чын тәңкәләр белән танышырга һәм кызыклы фактлар үзләштерергә була.

Экспонатлар берничә ай дәвамында тупланган, акчаларны төрле базарлардан, интернет кибетләрдән җыйганнар, кайберләрен бүләк итеп бирүчеләр дә булган. Борынгы акчалар турында китаплар да бар. Алардан борынгы тәңкәләрдә нәрсә язылганын аңларга була.

Коллекциядәге иң борынгы тәңкәләр сигезенче гасырдан. Туктамыш, Үзбәк, Җанибәк һәм башка ханнарның тәңкәләре, Болгар чорында акча ролен үтәгән көмеш кисәкләр дә бар. Татар акчаларыннан тыш, Кытай, Монголия, Африка, Һиндстан, Америка, Үзбәкстан, Төркия акчалары да бар.

Музей җитәкчесе ярдәмчесе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, тәңкәләрне тотып карау — тарихка кагылып карау мөмкинлеге. «Безнең турыдан-туры халкыбызның тарихына кагылу мөмкинлеге бар, һәм ул мөмкинлекне милләттәшләребезгә бирәсе килә», — диде ул.

Татар теле һәм акча


Артур Галимҗанов акча тарихы турында сөйләде.

Акча тарихы натураль алмашынудан башлана. Моның ачык мисалы — татар тиене. Татар акчасы тиен тиресеннән башланган. «Тиен» сүзенең җәнлек белән бәйле икәне билгеле, әмма менә «акча» сүзенең ак төсне билгеләгән сүздән килеп чыгуын әле сирәкләр генә беләдер. Ягъни акча ак төстә, ялтырап тора торган булган. Болгар дәүләтендә көмеш кисәкләр акча функциясен үтәгән.

Сум сүзе исә бөтен кисәк, тоташ кисәк дигәнне аңлата.

СУМ I«рубль», диал. (Тумашева 1992: 191) «форма (для литья)», «брус», (Гиганов) «дебелый» < гом. кыпч. сом «сум, бөтен, бөтен кисәк, кәбәрә», (к. Радлов IV: 562 һ.б. чыганаклар), сумның акча мәгънәсе бор. «тоташ кисәк (алтын яки көмеш), вакланмаган» сүзеннән, сум элек зур акча булган: «сом — ике колаклы көмеш коелмасы, ул 20 динарга тиң» (Сборник материалов, относящихся к Золотой Орде: 88). К. ш. ук диал. (Тумашева 1992: 194) һ.б.
Рус теленең этимологик сүзлегендә деньга сүзе дә татар телендә кулланылган тәңкә яки тамга сүзләреннән килеп чыккан дип бирелә.

Музейда да шундый кызыклы мисаллар белән татар теле һәм акча бәйләнешен күрсәтергә тырышалар.

Төркиянең икътисади концепциясенең нигезендә татар шәхесе хезмәтләре ята


Шулай ук «Татар акчасы музее»нда экскурсия вакытында уйгыр язулы Чыңгыз хан тәңкәсенең, Литва татарларына багышланган акча рәсемнәрен күреп була.

Музейда акча гына түгел, әлеге өлкәдә эшләгән кешеләр һәм төрле илләр икътисады турында мәгълүмат бирелә.

Мәсәлән, Артур Галимҗанов икътисад теориясен беренчеләрдән булып кем төзегәнен сөйләде.

«Югары белем йортларында һәм мәктәпләрдә икътисади концепция Ауропада уйлап чыгарылган дип укытыла. Безне Карл Маркс, Энгельс, Адам Смит белән таныштыралар. Ундүртенче гасырда гарәп илләрендә Ибн Халдун дигән зур галим яшәгән. Ул икътисад теориясен барлыкка китергән кеше. Карл Марксның биографиясенә карасагыз, ул гарәп телләрен белгән һәм яшь чагында гарәп илләренә барган. Бу сәяхәттән соң Карл Маркс үз китапларын яза башлый. Беркем моны төгәл әйтә алмый, әмма ул үз китапларын Ибн Халдунны укыганнан соң язган дигән фикер бар», — дип кызыклы факт белән бүлеште ул.

«Безнең үз шәхесләребезне танытасыбыз килә. Без моны милләттәшләребез белсен өчен эшлибез», — диде музей җитәкчесенең ярдәмчесе. «Мәсәлән, милләттәшебез Муса Акъегетзадә. Ул йөз ел элек илебездән Төркиягә китеп, Истанбул шәһәренең хәрби академиясендә икътисад фәнен укыткан. Аның укучылары арасында Төркиянең булачак президенты Мостафа Кемаль да булган. Ул, президент булгач, Муса Акъегетзадәнең лекцияләренә нигезләнеп Төркиянең икътисади концепциясен барлыкка китергән. Шулай итеп, Төркиянең хәзерге көндәге икътисади концепциясен уйлап чыгаруда татарлар өлеше дә бар дип әйтеп була», — дип сөйләде музей җитәкчесе.

Муса Акъегет, Муса Акъегетзадә — татар язучысы, мөгаллим. Муса Мөхәммәтҗан улы Акҗегетов 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасының Чамбар (хәзерге Белинский) шәһәрендә туган. «Хисаметдин менла» повесте авторы. Татар газеталары чыгара, икътисад буенча фәнни эшләр яза. 1923 елның 24 сентябрендә вафат була.

Акчалар — тарихны өйрәнүдә бик мөһим әйбер


Музейны оештыручылар кешеләр тарих белән танышып кына түгел, уйланып китсеннәр өчен тырышуларын әйтте. «Нәрсә мөһим: тормышмы, акчамы? Ничек алар бер-берсенә бәйле? Кеше акча белән идарә итәме, әллә акча кеше беләнме?» — алар менә шундый сораулар куя.

оештыручыларның иң зур хыяллары экспозицияне зурайту. Музей җитәкчесе Артур Галимҗанов белгечлеге буенча инженер-проектчы, шуңа да музей эшчәнлеген алып бару өчен алар даими рәвештә тарихчылар белән аралашып торачагын әйтте. «Бу безнең беренче адымнар гына, тәҗрибәбез юк», — диде алар.

«Үзем дә диплом эшемне Урта Азиянең акчалары буенча язган идем, вакытында бераз нумизматика фәнен укытып та алдым. Татар халкы ул төрле яклы, менә бу безнең яңа кыр. Яхшы эш башлагансыз. Сез соңгы арада бик акыллы эшлисез, шуның өчен сезне мактыйм, бу эшегез өчен ун бал», — дип бәя бирде Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов музей җитәкчесенә һәм аның ярдәмчесенә. Шулай ук килгән тарихчылар музей эшчәнлеген оештыру буенча үз киңәшләрен дә бирде, акчаларның күчермәләрен ясарга, аларны сувенир буларак сатарга тәкъдим ителде.

Галимә Лена Гайнанова әйтүенчә, бу музейда татар тарихын гына түгел, илләр, мәдәниятләр бәйләнешен күреп була.

«Бу бик зур эш. Акчалар — тарихны өйрәнүдә бик мөһим әйбер. Безнең татар тарихында бик күп кулъязмалар янган, ә акчалар, хәзинәләр җир астына күмелгән. Акчаларны һаман табып торалар. Ул тарихка яңа мәгълүмат өсти», -диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Музейга килүчеләр арасында «Өйдә акчаларны карап аласы, аларны монда китерәсе булыр әле», — дип, музей коллекциясен тулыландырырга теләүчеләр дә бар иде.

«Аллаһ боерса, аңа ит кунар, тазарып, май кушылып, матурланып, җилләнеп, рәхәтләнеп китәр»


Экскурсия тулысынча татар телендә булды. «Экскурсия рус телендә дә оештырылса, шәп булыр иде», — диде КФУда сәнгать тарихы юнәлешендә белем алучы Дарья Егорова. Аларны укытучылары университеттагы дәресләре урынына музейга алып килгән.

Дарья үзенең фикерләре белән бүлеште. «Акчаларның тарихын, аның әһәмияте ничек үзгәргәнен белү кызык булды. Монда бик тәмле чәйләр белән сыйладылар. Экспозиция, башка музейларныкы белән чагыштырганда, әлегә бераз фәкыйрьрәк күренә. Шулай да, бик кызыклы музей, киләчәктә ул үсеш алыр дип ышанам», — диде ул.

Дарьяга бөтен кызыклы мәгълүматны татарчадан русчага тәрҗемә итеп баручы укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатин да музей турында үз фикерен әйтте.

«Монда фәнни-методологик яктан әле эшлиселәре бар. Бу эшне башлап җибәрүләре бик яхшы. Үзем профессиональ нумизмат түгел, мин –тарихчы. Тарих укытучысы буларак, студентларга акчалар турында да сөйләргә туры килә, миңа үземә бу тема кызыклы», — диде ул.

«Татар акчасы дигәч, бик сәер хәлдә каласың. Беренче ишеткәч, бик гаҗәпләнгән идем, татарның акчасы булмаган бит аның дип әйтәсе килгән иде. Бүген монда килгәч, безне шундый бай экспозиция белән таныштырганнан соң, татарның акчасы булган икән дигән фикер туды. Музейга килгәндә, ул әле яңа туган бала кебек кенә, әле ул күзләрен теге якка, бу якка карап кына мөлдерәтеп тора торган музей. Киләчәктә, бер ярты елдан соң тагын килеп карарбыз. Әлегә бу җиңелчә репетиция генә, скелеты гына. Аллаһ боерса, аңа ит кунар, тазарып, май кушылып, матурланып, җилләнеп, рәхәтләнеп китәр. Ә аның булуы һәм алга таба эш итүе, әлбәттә, бу бик куанычлы. Татар зыялылары, татар милләте һәм гомумән татар халкы өчен бик тә кирәкле эш бу», — диде «Татар акчасы музее» турында блогер Рәфис Атаказ 

Музей һәр көнне 10:00–18:00 вакыт аралыгында эшләячәк. «Әлегә керү бушлай, соңрак түләүле керү ясарга планлаштырабыз», — диде музей җитәкчесе. Дарья мактаган тәмле чәйләр белән һәр килгән кешене сыйларга сүз бирделәр.

Гөлия Хәсбиуллина

intertat.tatar

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here