Домой Жизнь татар Татары в регионе Татарның асыл кызы иде ул

Татарның асыл кызы иде ул

0
Татарның асыл кызы иде ул

Самара татарлары арасында зыялы ханым булып танылган сәүдә хезмәткәре Сания Ибраһим кызы Каюмова вафат. “Бердәмлек” газетасының чын дусты, теләктәше, ярдәмчесе иде ул. Быелгы 8 Март бәйрәме алдыннан гына шалтыратып: “Эльмира, кил әле, сөйләшеп утырыр идек. Ысланган күркәм бар, сыйланырсың, хезмәттәшләреңә дә җибәрермен”, – дип ча­кыр­ган иде. Кызганыч, күрешә алмадык. Соңрак очрашырбыз, Сания апа, дип хушлаштым. Калган эшкә кар ява, дигән сүз дөрес икән ул…

Советлар чорында “Океан” кибете директоры булып эшләгән Сания Каюмованың балачагы җиңел булмаган. Ул 1932 елның 15 маенда Татарстанда туган. Әтисе Ибраһим абзый белән әнисе Таифә апа, егерменче еллар ачлыгы вакытында, башта Куйбышев өлкәсенең Кинель-Черкасс авылына килеп төшәләр, аннан Богатое районына күчәләр һәм тире җыю һәм эшкәртү бе­лән шөгыльләнә башлыйлар. Бер-бер артлы балалары Гөлҗиһан, Зәки һәм Сания туалар. Ачлыкны җиңеп, тернәкләнеп килүче гаиләгә тагын бәхетсезлек килә: әтиләре кинәт кенә үлеп китә. Өч бала белән калган Таифә апа озак еллар утиль-сырье складында эшен дәвам итә. Ятим калсалар да, ач-ялангач булмыйлар. Бу вакытта аларның йортында ат, сыер басып тора, кетәклектә тавык­лар йомырка сала, Степановка бистәсендә күпләп яшәгән татарлар арасында балалар укмашып үсә…

Олы кызы белән малае үз тормышлары белән яши башлагач, Таифә апа, Санияне алып, олы сеңлесе янына – Кинель-Черкасс районының Тимашево авылына күчеп китә. Ләкин гомере беткән була инде, ел ярым да үтми, 16 яшьлек кызын апасына калдырып, үлеп китә. Сания Куйбышевка китә һәм прокурор өенә җыештыручы булып эшкә урнаша. Хуҗалар аңа карата начар мөгамәлә күр­сәтмәсәләр дә, ятимлек, кемгәдер ялчы булу барыбер үзен сиздерә, яшь күңелне кимсетә. Тик дөньяда яхшы кешеләр дә күп. Шундыйларның берсе булган изге җанлы Нәгыймә апа белән Сания колонкага су алырга баргач таныша. Хатын кызны бик ошата һәм үз өенә фатирга кертә. Шулай итеп, Сания Нәгыймә апаның дүртенче кызы булып китә. Алар бергәләшеп укыйлар, татар кичәләренә, концертларга йөриләр. Тиздән сәүдә училищесын тәмамлаган Санияне Красная Глинка бистәсенә кибетче итеп эшкә җибәрәләр. Унсигез яшьлек кызның үҗәт­леген, тырышлыгын күреп, җи­тәкчеләр аңа җитди эшләр тапшыра башлыйлар.

Татар кызының сәүдә карьерасы тауга таба үрмәли башлый. 19 яшендә ул инде берь­юлы ике ипи кибетенә җитәкчелек итә, тиздән зур азык-төлек кибете директоры итеп билгеләнә, бер үк вакытта Сания читтән торып сәүдә институтында укый. Аның шәхси тормышы да үзгәрә – төбе Иске Усман авылыннан булган Әнгам исемле татар егетенә кияүгә чыга. Ул 9нчы подшипник заводында станокта эшли, рәсеме Мактау тактасыннан төшми. Яхшы эше өчен бирелгән 11 метрлы бүлмәсе дә бар икән.

Беренче вакытта Әнгаменең бүлмәсендә аның кияүгә чыкмаган өч сеңелесе белән яшәргә туры килә. Берничә елдан соң гына, ссудага акча һәм җир алып, үзләренә йорт салып керәләр. Шул өйдә Флюра исемле кызы һәм Әскар исемле малае туа. Шәһәр шартларында яшәсәләр дә, балаларына милли тәрбия бирергә тырышалар, моның өчен Нәгыймә апа һәм аның кызлары белән гел йөрешеп, ярдәмләшеп яшиләр.

Алт­мышынчы еллар ахырында Каюмованы Гагарин урамындагы яңа зур гастрономның директоры итеп билгелиләр һәм ул аны берничә ел эчендә алдынгылар сафына бастыра. Ә 1976 елның 30 мартында Ленин проспекты чатында төзелгән “Океан” кибетенең генераль директоры булып китә. Ул бу кибетне махсуслаштырып, балык продуктлары сату үзәгенә әйләндерә. Моның өчен продуктлар саклау базасы булдырыла, балык эшкәртү цехы сафка бастырыла. Генераль директорның, бу эшләрне башкарып чыгар өчен, ышанычлы ярдәмчеләре дә була инде – урынбасарлары булып улы Әскар Каюмов һәм кызы Флюра Габбазова эшлиләр. Шулай ук бу кибеттә күп кенә татар хатыннары хезмәт юлын башлап җибәрәләр. Үзгәртеп кору заманалары килеп җиткәч, Каюмовлар кибетне хосусыйлаштыралар һәм ул әлегә кадәр гаилә милке булып санала.

Лаеклы ялга чыккач та Сания апа татарларыннан аерылмый – концертларга йө­ри, мәҗлесләр уздыра, хәй­рия­челек итә. Ул бик тә татар җанлы кеше иде. Казаннан артистлар килгәндә яки Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа концерт куйганда, ул һәрвакыт зур чәчәк бәйләмнәре, затлы конфетлар күтәреп килә һәм ихлас күңелдән артистларга бүләк итә иде. Сания апа «Бердәмлек» юбилейларына китергән кызыл розалар да бүгенге кебек күз алдыбызда. Ә инде Самараның Җәмигъ мәчетен төзегәндә төзү материаллары белән дә, акчалата да ярдәм күрсәтүен әйтеп бетерерлек түгел.

Сания апаны барысы да хөрмәт итәләр, чөнки ул гаиләсе өчен, татарлар өчен җан атып яшәде. Зур дәрәҗәләргә ире­шүенә карамастан, гадилеген, татарлыгын җуймады. Үз халкының асыл кызы булып яши белде. Рухыгыз шат, урыныгыз оҗмахта булсын, кадерле Сания апабыз.

Эльмира Шәвәлиева.

(“Бердәмлек” газетасында чыккан басмаларга таянып язылды)