Домой Ислам Ислам в стране и в мире Татарстан мөфтие Кадер кичәсе уңаеннан Татарстан мөселманнарына мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Кадер кичәсе уңаеннан Татарстан мөселманнарына мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Кадер кичәсе уңаеннан Татарстан мөселманнарына мөрәҗәгать итте

“Дөньякүләм пандемия шартларында Татарстан Республикасы мәчетләре әлегә ябык. Әмма “Кадер кичә”сен без өйдә дә каршы ала алабыз. Моның өчен безгә бер намазлык яки хәтта бер чиста почмак та җитә”, – ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кадер кичәсе уңаеннан Татарстан мөселманнарына мөрәҗәгать итте.

«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Кадерле дин кардәшләрем! Рамазан аеның соңгы ун көнендә бөтен дөнья мөселманнары Ләйләт әл-Кадер — Кадер кичәсен көтә. Раббыбызның хикмәте белән әлеге төннең төгәл вакыты кешеләрдән яшерелгән. Әмма күпгасырлык мөселман традицияләре һәм сөекле Пәйгамбәребез хәдисләренең гомум мәгънәсеннән күренгәнчә, «Кодрәт кичәсен» Рамазан аеның 27-нче төнендә каршылау кабул ителгән.

«Кадер кичә”сендә Кәлам Шәриф әл-Ләүх әл-мәхфүздән Бәйт әл-гыйззәгә күчерелгән. Бу төндә безнең Пәйгамбәребезгә беренче вәхи килә. Ул ялгызы гына Хира мәгарәсендә ятканда Җәбраил фәрештә кешелеккә Коръәннең беренче сүзен җиткерә: «Икра!» — «Укы!» Коръән ул — исламның йөрәге: без аны биш вакыт намазларыбызда укыйбыз, тормыш юлыбызда аның боерыклары белән яшибез. Менә ни өчен бу төн мең айдан да кадерлерәк һәм ул безгә шулкадәр кыйммәт!

«Кодрәт төне”нең тагын бер мәгънәсе бар. Кадер кичәсе Рамазан-шәриф аеның ахырына туры килә. Аллаһы Тәгалә аның соңгы ункөнлеген аерым рухи тырышлык кую белән бизәкләгән. Рамазан аеның барлык 30 көне дәвамында без изге гамәлләрдә берләшәбез: көн саен ураза тоту белән бергә Коръән-Кәрим, тәравих намазлары укыйбыз, авыз ачу өчен азык-төлек таратабыз, мохтаҗларга ярдәм итәбез, дини китапларга чумабыз, имамнарыбызның нәсыйхәтләрен көтеп алабыз, волонтерлар булып хезмәт итәбез… Һәм менә бу изгелек һәм тәкъвалык марафоны тиздән төгәлләнәчәк. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә «Кодрәт төне”н бүләк иткән. Ул безгә «икенче сулыш» алу өчен бирелә, бу төнне эзләп, без яңа көч белән гыйбадәт кылырга һәм Раббыбызны олугларга тотынабыз. Хакыйкатьтә, Аллаһының рәхмәте чиксез! 

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Дөньякүләм пандемия шартларында Татарстан Республикасы мәчетләре әлегә ябык. Әмма «Кадер кичә”сен без өйдә дә каршы ала алабыз. Моның өчен безгә бер намазлык яки хәтта бер чиста почмак та җитә. Иң мөһиме — калебләребездә Раббыбызга карата мәхәббәт дөрләсен. Монда миңа исламның тагын бер хикмәте күрелә: динебездә гыйбадәт кылу җәмәгать белән генә түгел, ялгызың да башкарыла ала. Әйдәгез әле, мөэмин-мөселманнарга елына бары бер генә тапкыр бирелүче бу мөмкинлекне кулыбыздан ычкындырмыйк һәм Кадер кичәсен Пәйгамбәребез каршы алганча — уяу хәлдә һәм Раббыбызга гыйбадәттә булып каршылыйк!

Аллаһы Тәгаләдән Изге Рамазан аеның калган көннәрен лаеклы хәлдә үткәрү өчен көч бирүен сорыйм. Рәхимлелек һәм Рәхмәт иясе булган Бөек Раббыбыздан барлык мөэминнәрне сәламәтлек, гаилә иминлеге белән бүләкләвен һәм безне яхшылык, изгелек юлында берләштерүен сорап догалар кылам! Аллаһы Тәгаләнең сәламе һәм рәхмәте булсын!», — диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/religion/19-05-2020/tatarstan-m-ftie-kader-kich-se-u-aennan-tatarstan-m-selmannaryna-m-r-gat-itte-5743699