Домой Жизнь татар Татарстан Президенты: Татар стилендәге киемне без күтәрергә тиеш

Татарстан Президенты: Татар стилендәге киемне без күтәрергә тиеш

0
Татарстан Президенты: Татар стилендәге киемне без күтәрергә тиеш

Рөстәм Миңнеханов традицион татар стилендәге киемдә үзенең уңайлы хис итүен әйтте. Бүген ул 186нчы лицейда һәм журналист хатын-кызлар белән традицион очрашуга күтәртмә якалы татар стилендәге костюмнан килгән иде.
«Бу — традицион татар стилендәге киемнәр. Аны без киеп күрсәтергә, шулай күтәреп алырга тиешбез. Мондый костюм белән галстук та кирәкми, ул бик уңайлы», — диде ул журналистларның бу хактагы сорауларына җавап биреп.

Үткән гасыр башында татар зыялылары киеп йөргән френч рәвешендәге күтәртмә якалы костюмнарны «Тукай стиле» дип атау гадәткә кергән. Бу татар стиле булып санала.
Бүген Татарстан Президенты 186нчы лицейда булып, балалар туклана торган кайнар ризыклар белән танышты. Соңыннан ул журналист хатын-кызлар белән очрашып аларның сорауларына җавап бирде, бәйрәм белән котлады.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar