Хөрмәтле әбиебез 1930 елда Татарстанның Казаклар Чаллысы (Козяково-Челны) авылында туган. Әбиебезнең балачагы бик авыр елларга туры килә. Сугыш елларында да, аннан соң да ул колхозда эшли, “Хезмәт ветераны” исемендә лаеклы ялга чыга. “Озак яшәү сере нәрсәдә?” – дип сорасак, ул: “Хезмәттә, балалар”, – дип җавап бирә. Әбиебезгә әле дә 90 яшь димәссең: яшьләрдән бер дә калышмый – бакчасында эшли, кышын кар чистарта, җәен урманда җиләк һәм гөмбә җыя. Гаиләдә бер генә вакыйга да аның катнашыннан башка узмый. Без бетен эшне әбиебез белән киңәшеп эшлибез, аның сүзләренә колак салабыз. Ул балалар үстереп зур тормышка чыгарды, оныкларын тәрбияләште, хәзер инде оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итә.
Без яраткан әбиебезне чын күңелдән туган көне белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Кадерле, газиз кешебез! Сау-сәламәт бул, безнең мәхәббәткә һәм хөрмәткә төренеп яшә!
Зур хөрмәт белән Самарадан Гороховлар гаиләсе.