Кадерле Дания!
Авылдашларың сине туган көнең белән тәбрик итеп, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйлар. Нурлы ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын, йомшак таң җилләре назласын. Җан тынычлыгы, зурдан-зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын.
Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биреп яшисең. Акыллы, ярдәмчел, туган җанлы, дуслыкның кадерен белүче, иксез-чиксез изгелек кылып яшәүче гүзәл зат син! Эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай мөлаем, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Авыл һәм авылдашларың өчен кылган изге гамәлләрең өчен иксез-чиксез рәхмәт! Алдагы гомерең дә кадерле һәм бәхетле үтсен. Балаларың, туганнарың, якыннарың белән гөрләшеп, куанып яшәргә насыйп булсын. Әмин.
Сине бәйрәмең белән
Бик яратып котлыйбыз.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Һәм иминлек телибез.
Тормышың кабатланмас
булсын,
Ходай үзе сине сакласын.
Йөзең гел балкып торсын,
Йөрәгең изге нур белән
тулсын!
Изге теләкләр белән Гали авылы халкы исеменнән Кәүсәр Шәйхетдинова.