Домой Поздравления Татарстан Республикасы, Казан шәһәре Дания Әсхәт кызы Туловага!

Татарстан Республикасы, Казан шәһәре Дания Әсхәт кызы Туловага!

0
Татарстан Республикасы, Казан шәһәре Дания Әсхәт кызы Туловага!

Кадерле Дания!

Авылдаш­ла­рың сине туган көнең белән тәбрик итеп, гомернең иң озы­нын, бәхетнең иң зурысын, шат­лыкларның иң олысын юллый­лар. Нурлы ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын, йомшак таң җилләре назласын. Җан тынычлыгы, зурдан-зур уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын.

Бөтен гомереңне, көчеңне ке­шеләр бәхете өчен биреп яши­сең. Акыллы, ярдәмчел, туган җан­лы, дуслыкның кадерен белүче, ик­сез-чиксез изгелек кылып яшәү­че гүзәл зат син! Эчкерсезле­гең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яула­дың. Һәрвакытта да шулай мөлаем, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Авыл һәм авылдашларың өчен кылган изге гамәлләрең өчен иксез-чиксез рәхмәт! Алдагы гомерең дә кадерле һәм бәхетле үтсен. Балаларың, туганнарың, якыннарың белән гөрләшеп, куанып яшәргә насыйп булсын. Әмин.

Сине бәйрәмең белән

Бик яратып котлыйбыз.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Һәм иминлек телибез.

Тормышың кабатланмас

                                      булсын,

Ходай үзе сине сакласын.

Йөзең гел балкып торсын,

Йөрәгең изге нур белән

                                      тулсын!

Изге теләкләр белән Гали авылы халкы исеменнән Кәүсәр Шәйхетдинова.