Домой Поздравления Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы

0
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!


Сезне чын күңелдән илебезнең төп законы – Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн белән котлыйм.

29 ел элек, 12 декабрь көнне, бу мөһим документ безнең тормышыбызга гражданлык хокуклары һәм ирекләренең, илебез бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты буларак керде.

Бүген безнең уртак бурычыбыз Конституциядәге гомуммилли кыйммәтләрне хөрмәт итү, үтәү һәм саклау. Татар халкы башка милләт вәкилләре белән берлектә Ватаныбызның үсешенә һәм иминлегенә лаеклы өлеш кертәләр. Россия дәүләтчелеген һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгыту һәр кайсыбызның иминлеге өчен алшарт булып тора.

Кадерле дуслар, чын күңелдән сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев