Домой Поздравления Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыевның Яңа 2023 ел уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыевның Яңа 2023 ел уңаеннан котлавы

0
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе  В. Г. Шәйхразыевның Яңа 2023 ел уңаеннан котлавы

Кадерле дуслар, хөрмәтле милләттәшләр!



Татар дөньясы һәрвакыт хәрәкәттә. Без, бердәм булып, Яңа 2023 елга аяк басабыз. 2022 ел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы, Бөтендөнья татар конгрессы оешуның 30 еллыгы һәм башка мөһим тантаналы чаралар белән тарих битләренә күчә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзалары “Милли дастаннар елы” дип игълан иттеләр. Безнең барыбызның да максат-бурычларыбыз бер, һәм аларны тормышка ашыруда, Җир шарының төрле кыйтгаларында гомер итүче милләттәшләребез белән бердәм булып, һәркем кулыннан килгәнчә, уртак эшебезгә үз өлешләрен кертәчәгенә ышанычыбыз зур. 

Кадерле дуслар, 2023 ел барыбызга да саулык-сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек алып килсен. Бер-беребезнең кадерен белеп, тигезлектә яшик. Эшегездә зур уңышлар, бәхет-сәгадәтле тормыш һәм җан тынычлыгы телим!

Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В. Г. Шәйхразыев